МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында/ Церемония вручения премии года "Самрух"
27.02.2023
Гуманитар гимназия-интернатның 8В сыйныф укучылары "Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булды. Укучылар өчен "Сәләт" йортында, кич "Звездный" лагеренда кызыклы чаралар оештырылды.
Учащиеся 8В класса гуманитарной гимназии-интерната приняли участие в церемонии вручения премии года "Самрух". Мероприятие прошло в Казани в развлекательном центре "Пирамида". Для школьников были организованы интересные мероприятия в доме "Сэлэт", вечером-в лагере "Звездный".
-
Технология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы нәтиҗәләре
23.02.2023
Технология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында Гуманитар гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Гаянова Әминә (укытучысы Валиева Лилия Глюс кызы) призер булды! Гаянова Әминәне, Лилия Глюс кызын, гимназия коллективын, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызын котлыйбыз хәм алга таба да уңышлар телибез!
-
“Ягез әле, егетләр!”/ “А ну-ка, парни!”
22.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбебенең укучы егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән спорт чарасы үткәрелде. Егетләр ике командага бүленеп үзләрен төрле ярышларда: ату, турникта күтәрелү, кул көрәше, бәрәңге әрчү һәм турау, баскетбол кәрзиненә туп ату, автомат сүтеп җыюда үзләрен сынадылар. "Разведчиклар" командасындагы егетләр: Исламов Гадел, Гыйлемьянов Камил, Зарипов Рәсүл, Рәшитов Илнурлар җиңү яуладылар. Чараны физкультура һәм тормыш иминлеге нигезе укытучысы Зиязетдинов Хатип Хаккый улы оештырды.
В рамках военно-патриотического месячника среди учащихся Старокурмашевской школы прошло спортивное мероприятие "А ну-ка, парни!". Ребята разделились на две команды и попробовали себя в различных соревнованиях: стрельбе, поднятии на турнике, армреслинге, чистке картофеля, сбрасывание мяча в баскетболную корзину, сборке и разборке автомата. Победителями стали ребята из команды "Разведчики": Исламов Гадель, Гилемьянов Камиль, Зарипов Расуль, Рашитов Ильнур. Организатор мероприятия учитель физической культуры и ОБЖ Зиязетдинов Хатип Хаккиевич.
-
«Яратам Татарстан» бәйгесе нәтиҗәләре / Итоги конкурса макетов культурных объектов Республики Татарстан «Яратам Татарстан»
22.02.2023
Татарстан Республикасының мәдәни мирасына якынайту аша, укучыларның иҗади активлыгын формалаштыру максатыннан “Яратам Татарстан” бәйгесе үткәрелде.Бәйгегә Татарстан Республикасының мәдәни объектлары макетлары җибәрелде.Бәйге шартлары буенча әвәләү,кәгазь яки агач белән, катнаш материаллар белән эшләнгән эшләр арасында,яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып нәтиҗә чыгарылды.Балалар иҗат үзәгенең “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнүче Фазаелов Айгизнең эше беренче урынга лаек булды.Остазы –өстәмә белем бирү педагогы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы.Котлыйбыз!
В целях формирования творческой активности обучающихся, через приобщение их к культурному наследию Республики Татарстан государственным ГБУДО «Республиканский центр внешкольной работы» совместно с МБУДО «Центр внешкольной работы» Приволжского района г. Казани в период с 10 января по 31 января 2023 года был проведен Республиканский конкурс макетов культурных объектов Республики Татарстан «Яратам Татарстан». Педагог МБОУ ДО “Центр детского творчества”Мухамадиев Д.С. со своим воспитанником Фазаеловым А.Х. участвовали в конкурсе и заняли первое место в номинации “Смешанная техника,13-15 лет”. Поздравляем!
-
Ватанны саклаучылар көненә кулдан ясалган хәрби техника күргәзмәсе/ Выставка самодельной военной техники своими руками в честь Дня защитников Отечества
22.02.2023
22 нче февраль көнне Уразай мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кулдан ясалган хәрби техника күргәзмәсе оештырылды.
22 февраля в МБОУ «Уразаевской ООШ» состоялась выставка самодельной военной техники своими руками в честь Дня защитников Отечества.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты/Праздничный концерт посвящённый ко Дню защитника Отечества
22.02.2023
Ватанны саклаучылар көненә багышлап авыл мәдәният йортында Иске Кормаш мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты куелды.Концерт бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Тамашачылар чыгышларны бик җылы кабул иттеләр һәм үзләренең рәхмәтләрен балаларга җиткерделәр.
В честь Дня защитника Отечества в сельском Доме культуры состоялся праздничный концерт, подготовленный учащимися Старокурмашевской школы и детского сада. Концерт был организован очень содержательно. Зрители приняли выступления очень тепло и выразили свою благодарность детям.
-
Ватанны саклаучылар көне-Хәрби батырлык һәм намус бәйрәме / День защитника Отечества-это праздник воинской доблести, чести и мужества
22.02.2023
Такталачык коррекцион мәктәбенең барлык төркем тәрбиячеләре дә уз укучылары өчен 23 февральгә буләк открыткалары ясау буенча иҗади остаханә оештырдылар Балалар дәрестә бик теләп hәм кызыксынып эшләделәр, фантазия hәм хезмәт сөючәнлек курсәттеләр. Тәрбиячеләр яшь дизайнерларга иҗади идеяләрне тормышка ашырырга, чын-чынлап авторлык открыткаларын ясарга булыштылар. Балалар аларны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан туганнарына- әтиләренә, бабаларына, абыйларына буләк итәчәкләр. Иҗади остаханә шатлык hәм илhам атмосферасында утте.
Воспитатели всех групп Такталачукской коррекционной школы провели для своих учеников творческую мастерскую по изготовлению подарочных открыток к 23 Февраля. Дети с удовольствием и интересом работали на уроке, проявили фантазию и трудолюбие. Воспитатели помогали юным дизайнерам реализовать творческие идеи, сделать по-настоящему авторские открыткиТворческая мастерская прошла в атмосфере радости и вдохновения.
-
Өч буын очрашуы/ “Встреча трех поколений”
22.02.2023
Шәҗәрә,буыннар төшенчәләрен ачыклау, халкыбызның гореф-гадәтләре, авылыбызның тарихы турында белемнәрне камилләштерү, туган якка,туган нигезгә мәхәббәт уяту,өлкән буын һәм яшь буын арасында туганлык,татулык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан Яңа Әлем балалар бакчасында “Өч буын очрашуы” дип исемләнгән чара узды. Чарага балаларның әтиләре һәм бабайлары, дәү әтиләре чакырылган иде. Чара җырлар, биюләр һәм ярышлар белән бергә үрелеп барып бик кызыклы узды.
В целях выявления родословных, понятий поколений, совершенствования знаний о традициях и обычаях нашего народа, истории села,привития любви к родному краю,родной основе,воспитания добрососедских отношений между старшим и младшим поколениями в нашем саду прошло мероприятие под названием “Встреча трех поколений”. На мероприятие были приглашены отцы и дедушки детей. Мероприятие сопровождалось песнями, танцами и соревнованиями.
-
"Нәниләрнең кул җылысы" / "Тепло рук малышей"
22.02.2023
Ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе.
Район күләм "Солдатка хат" акциясына 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасының ясле төркеме нәниләре дә кушылды. Алар тәрбиячеләре Закирҗанова Лилия Рэмзил кызы hәм Башарова Айзилә Айнур кызы ярдәме белән кулларының эзләрен төшереп рәсем ясадылар. Бик кечкенә булуларына карамастан, хәр бала үз өлешен кертте. Шушы рәсем аша алар илебез чигендәге солдатларны "Ватанны саклаучылар" көне белән котлап, исән-имин кайтуларын теләп калдылар.Безгә кирәкми кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Патриотическое воспитание - одна из важнейших задач воспитания подрастающего поколения.
В районной акции "Письмо солдату" присоединились малыши ясельной группы детского сада № 6" Каенкай". С помощью воспитателей Закирзяновой Лилии Рамзилевной и Башаровой Айзили Айнуровны они нарисовали отпечатки рук. Несмотря на то, что они очень маленькие, каждый ребенок внес свой вклад. Этим рисунком они поздравили пограничников с Днем защитника Отечества и пожелали им благополучного возвращения домой. -
Тылсым балалар бакчасында “Масленица” бәйрәме / Праздник "Масленица" в детском саду “Тылсым”
22.02.2023
22 февраль көнне “Тылсым” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Масленица” бәйрәме булып узды. Бәйрәмне рус теле тәрбиячесе Шакирова Альфира Индус кызы һәм физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы оештырды. Балалар атна буе бу бәйрәмгә әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көтеп алдылар. Әлеге бәйрәмдә балалар рус халык җырларын җырладылар, уеннарын уйнадылар, конкурсларда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәм азагында, балалар «Масленица»ның төп бизәге булган тәмле коймаклардан авыз иттеләр.
22 февраля в детском саду “Тылсым” состоялся праздник "Масленица" с участием детей средней, старшей, подготовительной к школе групп. Организовали праздник воспитатель русского языка Шакирова Альфира Индусовна и инструктор по физической культуре Абдарова Регина Рафитовна. Дети всю неделю готовились к этому событию и ждали его с нетерпением. Как положено на празднике дети от души веселились: пели русские народные песни, играли в народные игры, участвовали в конкурсах. В завершение праздника дети отведали вкусные оладьи, ставшие главным украшением «Масленицы».