МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
X “Сандугач-Соловей” Халыкара вокалистлар фестивалендә уңышлар / В X Международный фестиваль вокалистов “Сандугач-Соловей”
28.02.2023
26 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә узган “Сандугач-Соловей” X Халыкара вокалистлар фестивалендә катнашып Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Нургалиева Айзилә 3 нче дәрәҗә лауреат, 8 класс укучысы Туктарова Адилә 2 нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучылары: Төхбәгалиева Илина Котдусовна. Кызларыбыз жюри рәисе РФ һәм РТ ның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Винера Ганиеваның кул имзалы Диплом, медаль һәм диск белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!
В X Международном фестивале вокалистов “Сандугач-Соловей” обучающиеся МБОУ «Сафаровская СОШ» Нургалиева Айзиля и Туктарова Аделя стали лауреатами III и II степеней (учитель Тухбагалиева Илина Котдусовна). Они были награждены Дипломом, подписанным председателем жюри народной артисткой РТ и РФ Винерой Ганиевой, медалью и диском. Молодцы!
-
Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләренең сәхнәдә чыгышлары / Выступление воспитанников Новоалимовского детского сада
28.02.2023
Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны сәхнә сәнгатенә тарту, аларның артистлык сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырып кына калмыйлар, ә аларны чын артистлар кебек , сәхнәләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге дә булдыралар. Шул уңайдан нәниләр 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләштереп, авыл халкын мәдәният йортында үзләренең күп санлы чыгышлары белән сөендерделәр.
Воспитатели Новоалимовского детского сада не только создают условия для приобщения детей к сценическому искусству, развития их артистических способностей, но и дают им возможность выступать на сцене как настоящие артисты. В связи с этим, объединив праздники 23 февраля и 8 Марта, малыши порадовали сельчан своими многочисленными выступлениями в Доме культуры.
-
Физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы нәтиҗәләру
28.02.2023
Физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә Гуманитар гимназия мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ямалов Азамат (укытучысы Ямалов Филарис Фәнис улы), 8 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмирхан (укытучысы Багаутдинова Римма Гранит кызы), 9 сыйныф укучысы Тимеров Ислам (укытучысы Ямалов Филарис Фәнис улы), 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вилдан (укытучысы Багаутдинова Римма Гранит кызы) призер булдылар! Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективын, Гуманитар гимназия мәктәбе җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
“21 нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муницпаль туры / Муниципальный тур республиканской олимпиады юных изобретателей «Кулибины XXI века»
28.02.2023
28 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында табучыларның “21нче гасыр Кулибиннары” республика олимпиадасының муницпаль туры үтте.Әлеге бәйгегә районның барлык белем бирү оешмаларыннан 60 артык эш белән катнаштылар.Нигезләмә буенча, катнашучылар өч яшь категориясендә, 4 номинация буенча көч сынаштылар.Техник яктан бик тә уйланылып,иҗади якын килеп эшләнгән эшләр бик күп иде.Әлеге бәйгенең төп шартларыннан берсе булып,проект эшчәнлеген яклау торды.Укучылар һәркайсы үзләренең эшләнмәләрен эзлекле,нигезле итеп яклый да белделәр.Балаларга уйлап табу осталыкларын ачу һәм үстерү,бергә хезмәттәшлек итүдә көчләрен,энергияләрен кызганмаган остазларына да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.
Республиканская олимпиада юных изобретателей «Кулибины XXI века» - это комплексное состязание в сфере интеллектуального творчества, направленное на совершенствование техники и технологий, включающее публичную защиту и демонстрацию исследовательских проектов и изобретений. 28 февраля на базе Центра детского творчества прошел муниципальный этап олимпиады. На конкурс представлены более 60 работ учащихся и воспитанников образовательных учреждений района. Конкурсные работы оценены по четырем номинациям среди трех возрастных категорий. По итогам конкурса твердо можно сказать, что поставленная цель-создание условий для раскрытия творческого потенциала детей и школьников в сфере науки и техники, знакомство с деятельностью, достигнута.
-
Хәтер кыясы мәңгелек/Скала Памяти вечна
28.02.2023
Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде. Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.
Воспитывать у детей любовь к Родине и уважение к героям войны идет с детского сада. С этой целью сегодня в детском саду «Умырзая» было проведено мероприятие под названием «Скала памяти вечна». На мероприятие был приглашен Айнур Фирдависович, который был в чеченской войне и сейчас живет в Актаныше со своей семьей и родителями. Он поделился своими воспоминаниями, ответил на вопросы детей. Встреча была очень теплой. Наш гость также подарил детям красивую песню.
-
“Тел – күңел көзгесе” районара конференциясе нәтиҗәләре / Итоги межрайонной конференции “Язык-зеркало души”
28.02.2023
20-28 нче февраль көннәрендә Сарман районы МБГББУ "Сарман гимназиясе"базасында “Тел – күңел көзгесе” районара конференциясе үтте. Такталачык мәктәбеннән "Татар халык җырлары " номинациясендә Нурисламова Р., Шайхразиева А., Гайсина Ч., Гайсина Ә. призер булдылар. Укытучы Вәлиева И.М. Укучыларны һәм остазларын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!
Подведены итоги межрайонной конференции “Язык-зеркало души”. Ученицы Такталачукской ООШ Нурисламова Р., Шайхразиева А., Гайсина Ч., Гайсина А. стали призерами в номинации "Татарские народные песни".
-
"Укытучы һәм остаз елы" – 2023 / "2023 - Год педагога и наставника"
27.02.2023
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ел миссиясе-педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк. 22 февральда Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә дә Педагог һәм остаз елына багышланган чара үткәрелде.
2023 год Указом Президента России Владимира Путина объявлен Годом педагога и наставника. Миссия Года – признание особого статуса педагогических работников, в том числе выполняющих наставническую деятельность. Мероприятия будут направлены на повышение престижа профессии учителя. 22 февраля АСОШ №1 было организовано и проведено мероприятие, посвященное Году педагога и наставника.
-
Халыкара Туган тел көненә багышланган "Без "Туган тел"дән туганнар" шигырь бәйгесе / С большой организованностью прошел поэтический конкурс "Без " Туган тел"дән туганнар"
27.02.2023
Халыкара Туган тел көненә багышланган "Без "Туган тел"дән туганнар" шигырь бәйгесе зур оешканлык белән үтте. Укучыларның чыгышларын дүрт номинациядә бәяләп жюри өч яшь категориясендә урыннар чыгарды. Призлы урыннар алучылар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән, шулай ук барлык катнашучылар да бүләкләнде. Укытучы-тәрбиячеләр дә үз күңелләрендә йөрткән шигырьләрне тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.
Кичә Туган тел гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Кичәне алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллинага, оештыру эшләрендә катнашкан Л.Ф.Галиева, Р.Р.Гыйләҗевага, укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучы, тәрбиячеләргә дирекция зур рәхмәтләрен белдерде.С большой организованностью прошел поэтический конкурс "Без " Туган тел"дән туганнар", посвященный Международному дню родного языка. Оценивая выступления учащихся в четырех номинациях, жюри распределило места в трех возрастных категориях. Призеры и все участники были награждены дипломами и памятными подарками. Учителя и воспитатели также представили вниманию зрителей свои стихи.
Завершился вечер песней "Туган тел", ставшей гимном родного языка. Дирекция выразила огромную благодарность ведущей вечера учителю татарского языка и литературы З. М. Гибадуллиной, участницам организационной работы Л. Ф. Галиевой, Р. Р. Гилязовой, учителям и воспитателям, подготовившим учащихся к конкурсу. -
Бер күрешү – бер гомер / Встреча с наставниками
27.02.2023
2023 ел – Россиядә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 27 февраль көнне “Ромашка” балалар бакчасында хезмәтләрен яратып, җиренә җиткереп башкарган, һөнәри яктан үзләрен дими үстереп, остаз булып бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле апалар белән күңелле чара уздырдык. Балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирүче педагогларга әлеге очрашуга килгән һәр кунакның үз киңәшләре, үткән хезмәт юллары аша тупланган үз тәҗрибәсе, әйтер сүзләре күп иде. Кемдер элеккеге елларда балаларга әхлак тәрбиясенә игътибар зуррак иде дип искә алса, кемдер татарча программалар булмауны, группаларда кырык-иллешәр бала йөрүен искә төшерде. Бала тәрбияләү эше авыр булса да, коллективта аңлашып, бердәм эшләгәч кыенлыкларны җиңел үткәреп җибәрүләрен сөйләделәр.
2023 год объявлен в России «Годом педагога и наставника». В связи с этим, 27 февраля в детском саду “Ромашка” было проведено мероприятие с педагогами-наставниками, которые с любовью, профессионально и самоотверженно выполняли свой труд в дошкольном образований. Педагоги, находящиеся на заслуженном отдыхе, благодарны за то, что воспитанные ими дети и их родители до сих пор им относятся уважением. Наставники - педагоги, посвятившие всю свою энергию, здоровье, профессиональные знания, трудовой путь воспитанию и обучению детей, посещающих детский сад “Ромашка”, дали молодым педагогам советы быть терпеливыми, справедливыми, уважать личность ребенка, на протяжении всей жизни развивать профессиональное мастерство и в любой ситуации применять правильный педагогический подход. Они также пожелали оставаться верными выбранной профессии, вносить достойный вклад в развитие образования, достигать высоких высот и здоровье в воспитании детей, которые являются будущим нашего района. Их трудовой путь - славный, поучительный и примерный. Встреча для всех нас была полезной и запоминающейся. Наставники и сегодня помогают нам ценными полезными советами, являются для нас образцом для подражания.
-
Республика робот техникасы олимпиадасы нәтиҗәләре/ Результаты республиканской роботехнической олимпиады
27.02.2023
Республика робот техникасы олимпиадасында Гуманитар гимназия-интернатның 7 сыйныф укучысы Ямалов Азамат (укытучысы Ямалов Филарис Фәнис улы) призер булды! Ямалов Азаматны, Филарис Фәнис улын, мәктәп коллективын, Гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызын котлыйбыз хәм алга таба да уңышлар телибез!
На республиканской робототехнической олимпиаде ученик 7 класса гуманитарной гимназии-интерната Ямалов Азамат (учитель Ямалов Филарис Фанисович) стал призером! Поздравляем Ямалова Азамата, Филариса Фанисовича, коллектив гимназии, руководителя гуманитарной гимназии-интерната Венеру Хаматнасыховну и желаем дальнейших успехов!