МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Физик очкын” мәсьәләләр чишү бәйгесе / Конкурс решения физических задач “Физический огонек”
17.02.2023
17 нче февраль көнне “Үсеш ноктасы” үзәге – Сәфәр урта гомуми белем бирү базасында районның 7-8 класс укучылары өчен “Физик очкын” мәсьәләләр чишү бәйгесе уздырылды. Шул ук вакытта районның физика укытучылары өчен “Физика дәресләрендә эффектив эш методлары” темасына семинар булды. Семинар барышында мәгариф идарәсе методисты Кадырова Ләйсән Рәшитовна яңартылган ФДББС шартларында физика предметын укытуда үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Нургалиев Әхсән Әзһәрович “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында кайткан физик приборларны практикада эшләп күрсәтте. Соңыннан укытучылар БДИ мәсьәләләре чиштеләр.
17 февраля на базе центра “Точка роста” - МБОУ “Сафаровская СОШ” состоялся конкурс решения физических задач для обучающихся 7-8 классов района “Физический огонек”. В то же время прошел семинар для учителей физики на тему “Эффективные методы работы с обучающимися по физике”. В рамках семинара методист управления образования Кадырова Ляйсан Рашитовна ознакомила с изменениями, новостями преподавания предмета физики в условиях реализации обновленных ФГОС. Учитель физики МБОУ “Сафаровская СОШ” Нургалиев Ахсан Азгарович показал практические работы с применением приборов “Точки роста”. После этого учителя решали задачи второй части ЕГЭ по физике.
-
"Җәлил укулары" V Халыкара әдәби бәйгесенең нәтиҗәләре
17.02.2023
17 нче февраль көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Җәлил укулары" V Халыкара әдәби бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Актаныш муниципаль районы "Алтынчәч " балалар бакчасында тәрбияләнүче Гиздуллин Илнур(җитәкчесе Әминә Галимардан кызы Шәйхулова) "Фронтовик язучылар" номинациясендә 2 урынга лаек дип табылды һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
«Муса Җәлил» атналыгы / Тематическая неделя «Муса Джалиль»
17.02.2023
Тематик атна кысаларында Актанышның 5 нче санлы балалар бакчасында Муса Җәлил иҗатына багышланган чаралар үткәрелде. Кунакка китапханәче Эльвира Халаф кызы килде һәм шагыйрьнең иҗаты турында сөйләде. Аның бөтен биографиясен, туганнан алып үлеменә кадәр белделәр. Шагыйрь хөрмәтенә аталган театр, һәйкәл, урамнар турында белделәр. Аның китаплары белән таныштылар. Икенче кечкенә-уртанчы төркем балалары да Муса Җәлилнең китаплары белән таныштылар. Тәрбиче Әлфия Нурым кызы аларга шигырьләр укыды. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркем балалары рус теле тәрбиячесе белән берлектә шагыйрь истәлегенә чара әзерләделәр. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә өйрәнделәр һәм сөйләделәр. Атна бик эчтәлекле булды.
В рамках тематической недели в МБДОУ №5 были проведены мероприятия, посвященные творчеству Мусы Джалиля. В гости пришла библиотекарь Эльвира Халафовна и рассказал о творчестве поэта. Познакомились с его биографией, от рождения до смерти. Узнали о театре, памятнике, улицах, названных в честь поэта. С книгами Мусы Джалиля познакомились и дети второй младшей и средней группы. Воспитатель Альфия Нурумовна прочитала им стихи поэта. Старшая-подготовительной к школе группа совместно с воспитателем русского языка подготовили мероприятие, посвященное памяти поэта. Они выучили и рассказывали стихи Мусы Джалиля на татарском, русском, английском языках.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында волейбол ярышы / Соревнования по волейболу в рамках военно-патриотического месячника
17.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында һәм гаилә һәм мәктәп бердәмлеген пропагандалау максатыннан, 17 нче февраль көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә әтиләр һәм уллар командалары арасында дусларча волейбол ярышы оештырылды. Җиңүче командалар мактау грамоталары белән бүләкләнде. Укучы кызларыбыз җиңүчеләрне тәбрикләп концерт номерлары бүләк итте. Чара барышында җанатар әниләр, балалар көч биреп утырды.
Единство усилий, постоянный дружеский контакт семьи и школы — это залог достижения успеха в воспитании подрастающего поколения. Укрепление взаимосвязи семьи, школы и общественности на сегодняшний день является одной их важных проблем воспитания. В связи с этим, 17 февраля в школе была организована дружеская игра между командами отцов и сыновей.
-
Җәлил укулары V халыкара әдәби бәйгесенең йомгаклау концерты
17.02.2023
17 февраль көнне Казан шәһәре "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә Җәлил укулары V халыкара әдәби бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Актаныш муниципаль районы Байсар мәктәбенең укытучылары Рамил Җәмигънур улы, Эльвира Дәннур кызы, Лилия Хәмзә кызы, Луиза Гыйлемҗан кызы, Инзилә Хәмзә кызы "Җәлил татар телендә" номинациясендә I урынга һәм 2 класс укучылары Садриева Язгөл, Мурзина Зәмирә, Хуҗакаева Мәликә (җитәкчеләре Нәзлия Мәхиян кызы, Рамил Җәмигънур улы) "фронтовик язучылар" номинациясендә II урынга лаек дип табылдылар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе утырышы / Районное методическое объединение воспитателей по обучению детей дошкольного возраста русскому языку
16.02.2023
16 февраль көнне Әтәс балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе узды. Балалар белән "Туган авылым" темасына белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Рус халык бәйрәме "Масленица" уздырылды. Балалар бу ачык эшчәнлек вакытында туган авыл турында белемнәрен ныгыттылар. Уеннар, шигырьләр аша сөйләм телләре үсте. Бәйрәмгә ата-аналар, укучыларның катнашуы тагын да ямь өстәде. Балаларнын, рус халкының көнкүреше, гореф - гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары турында күзаллаулары артты.
16 февраля в Атясевском детском саду прошло районное методическое объединение воспитателей по обучению детей дошкольного возраста русскому языку. С детьми была показана образовательная деятельность на тему "Родное село". Провели русский народный праздник "Масленица". Дети закрепили свои знания о родном селе во время этого открытого занятия. Развили разговорный язык с помощью игр и стихов. Еще больше краски добавило участие родителей и школьников в этом празднике. Возросло представление детей о быте, обычаях, праздниках и играх русского народа. -
Әфган сугышында катнашкан якташыбыз Дильшат Галимуллин белән очрашу/Встреча с земляком Галимуллином Робертом,который прошёл Афганскую войну
16.02.2023
Уразай мәктәп укучылары Әфган сугышында катнашкан якташыбыз Дильшат Галимуллин белән очрашуда булдылар. Әлеге чара файдалы информациягә бай, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Учащиеся Уразаевской школы побывали на встрече с нашим земляком Галимуллином Робертом, который прошёл Афганскую войну Мероприятие было интересным и увлекательным и насыщено полезной информацией.
-
Яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары
16.02.2023
16 нчы февраль көнне Гуманитар гимназиядә район мәгариф хезмәткәрләренең уку семинары узды. «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе мөгаллимнәре Некрасов А.Ю. һзм Нотфуллина Г.Р. яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары буенча укыту уздырдылар.
-
“Экология - киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәсе / Итоги научно - практической конференции “Экология - шаг в будущее”
16.02.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Зарипова Нурия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Экология - киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 3 урынга лаек булды. Җитәкчесе – Аскарова Рәмилә Ситдыйк кызы.
Ученица 9 класса МБОУ “Старокурмашевской ООШ” Зарипова Нурия приняла участие в научно - практической конференции “Экология - шаг в будущее”, организованной Министерством образования и науки РТ, и заняла 3 место. Руководитель-Аскарова Рамиля Ситдиковна. -
Муса Җәлил иҗатына багынланган кичә / Вечер, посвяәенный творчеству Мусы Дңалиля
15.02.2023
15 февраль - татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә узды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
15 февраля - День рождения Героя татарского народа, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии, поэта Мусы Джалиля. В связи с этим в центре "Точка роста" Новоалимовской школы прошел вечер, посвященный творчеству поэта. Учащиеся вспомнили стихи поэта-героя, ответили на вопросы.