МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
А.М. Терентьев исемендәге XXIX Иделбуе фәнни-экологик конференциясе нәтиҗәләре
22.02.2023
А.М. Терентьев исемендәге XXIX Иделбуе фәнни-экологик конференциясендә Киров мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шакирова Мәликә "Промышленная и химическая экология" номинациясендә, 10 сыйныф укучысы Ибрагимова Инзилә "Агроэкология" номинациясендә призер булдылар! Укытучылары- Халиулина Мария Владимировна. Ибрагимова Инзиләне, Шакирова Мәликәне, Мария Владимировнаны, мәктәп коллективын, Киров мәктәбе җитәкчесе Даниал Дәниф улын котлыйбыз хәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында география фәненнән нәтиҗәләр
21.02.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында география фәненнән Гуманитар гимназия-интернат мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Солтанов Самат җиңүче, 8 сыйныф укучысы Хаҗиев Румил призер булдылар! Укытучылары- Фәйзуллин Рөстәм Уел улы. Солтанов Саматны, Хаҗиев Румилне, Рөстәм Уел улын, мәктәп коллективын, Гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз хәм алга таба да уңышлар телибез!
-
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне / 21 февраля – Международный день родного языка
21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны укучыларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Шул уңайдан Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үткәрелде.
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Этот международный праздник, объявленный ЮНЕСКО, призван сохранить языки мира, передать их будущим поколениям. Сегодня ученые говорят, что на земном шаре насчитывается более 7 тысяч языков. Несомненно, среди них есть языки, на которых говорят миллиарды людей и при этом десятки людей. В настоящее время большинство из нас в совершенстве владеет как минимум 2-3 языками. Язык каждого народа уникален, знание многих языков расширяет кругозор, способствует более глубокому познанию культуры народов разных национальностей. Но родной язык он только один. Наш язык – татарский. Поэтому каждый татарский человек должен с уважением относиться к своему языку. Расширение сферы применения нашего языка, передача его нашим детям – наша главная задача. В связи с этим в МБОУ "ТАтарско-Суксинской СОШ" было проведено мероприятие, посвященное Международному дню родного языка.
-
"Ягез әле, әтиләр!" / "А ну-ка, папы!"
21.02.2023
Әтиләрне ихтирам итү, хөрмәтләү, балалар бакчасы белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, әти hәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан бүген Актанышның 7 нче санлы балалар бакчасының 1 кечкенәләр төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, әтиләр!" дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Әлеге чарада балалар белән әтиләр дә көч сынаштылар. Спорт уеннарын балалар бик яраттылар. Чараны 1 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы һәм физкультура инструкторы Басыйрова Нурия Муллаян кызы үткәрделәр.
С целью установления тесной связи между детским садом и семьей, укрепления взаимоотношений отца и ребенка, сегодня в 1 младшей группе МБДОУ № 7 в честь Дня защитника Отечества было организовано спортивное мероприятие "А ну-ка, папы!". На мероприятии соревновались отцы с детьми. Спортивные игры очень понравились детям. Мероприятие провели воспитатель 1 ой младшей группы Асылова Дильбар Мударисовна и инструктор по физической культуре Басыйрова Нурия Муллаяновна.
-
“Әфган- йөрәк ярам”
21.02.2023
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында балаларда патриотлык хисе, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан Геройлары батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Әфган- йөрәк ярам” исеме астында, рус гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 34 ел булу уңаеннан , төрле елларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар белән очрашу узды. Очрашуда балалар бәйрәм рухы өстәп чыгыш ясадылар, ә кунак егетләре үзләренең хатирәләре белән уртаклашып балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, балаларны тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга өндәделәр.
Сегодня, с целью формирования у детей чувства патриотизма, гражданственности, уважения к памяти защитников Отечества и подвигам Героев Отечества, в Новоалимовском детском саду пошла встреча под названием “Әфган - йөрәк ярам” с односельчанами, которые в разные годы служили в Афганистане. На встрече гости поделились своими воспоминаниями, ответили на вопросы детей, призвали их быть порядочными, честными, относиться к взрослым с уважением.
-
Балаларны патриотик рухта тәрбияләү / Патриотическое воспитание детей
21.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Пучы балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Салимов Салават белән “Солдат абый бездә кунакта” дигән очрашу үтте. Балалар солдат абыйның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, аңа кызыклы сораулар бирделәр. Соңыннан солдат абый белән спорт ярышларында көч сынаштылар.
В средней группе Поисевского детского сада было проведено мероприятие “У нас в гостях солдат”, где дети встретились с недавно вернувшимся с военной службы Салимовым Салаватом. Ребята внимательно выслушали рассказ солдата и задавали ему интересные вопросы. Потом вместе с солдатом соревновались в спортивных состязаниях.
-
21 февраль Халыкара туган тел көне / 21 февраля Международный день родного языка
21.02.2023
Бөек шагыйребез, Габдулла Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята, ата-бабаларыбызның үткәненә, алар калдырган мираска хөрмәт хисе белән карарга мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, балаларны туган телгә, татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный. Шуны истә тотып, балалар бакчаларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, бик күп чаралар уздырыла. Бүген исә иң зур бәйрәм – “Халыкара туган тел көне” билгеләп үтелә.
Бакчабызда бүген бәйрәм
Бәйрәмнең дә ниндие.
Барыбыз да көтеп алган,
Безнең туган тел көне!
“Умырзая” балалар бакчасында узган бәйрәм иртәсен әлеге матур шигырь юллары башлап җибәрде. Балалар үз туган телләрендә матур шигырьләр сөйләп, матур җырлар җырлап, уеннар уйнап үрелеп барды әлеге күңелле чара. Бәйрәм барлык катнашучылар башкаруында татар иленең гимнына әйләнгән “И туган тел” җырын җырлап, тәмамланды.
-
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне / 21 февраля – Международный день родного языка
21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, ул беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үткәрелде.
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Самое дорогое в мире для каждого – это его родной язык, на котором он впервые заговорил. В Международный день родного языка все языки признаются равными, потому что каждый из них отвечает за судьбу человека, и мы должны его беречь. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом расширяет свой горизонт и становится любимым среди школьников. В связи с этим в МБОУ «Аккузовская ООШ» была проведено мероприятие, посвященное Международному дню родного языка.
-
Әлифба бәйрәме / Праздник Азбуки
21.02.2023
21 нче февраль көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Чарада ата-аналар, мәктәп администрациясе, укучылар катнашты. Укучылар станцияләр буенча сәяхәт итте. Чара җырлар, шигырьләр, күңелле ял минутлары, сюрпризлар белән аралашып барды. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан балаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, әти-әниләр үз теләкләрен җиткерде.
21 февраля для первоклассников МБОУ “Такталачукская ООШ” был проведен праздник Азбуки. Первоклассники путешествовали по разным станциям. На мероприятие были приглашены родители. Дети рассказали стихи, пели, танцевали, получили дипломы и подарки.
-
"Ил белеме буенча Quiz-викторина"/ "Quiz-викторина по страноведению"
20.02.2023
Балалар иҗат үзәгендә инглиз теленнән "Ил белеме буенча Quiz-викторина" район конкурсы үтте. 17 команда арасында гуманитар гимназия-интернатның 5-6 сыйныф укучылар командасы гран-при яулады. Укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова.
В Центре детского творчества прошел районный конкурс по английскому языку "Quiz-викторина по страноведению". Команда учащихся 5-6 классов гуманитарной гимназии-интерната завоевала гран-при среди 17 команд. Учитель Сания Мударисовна Гимранова.