МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Журналистлар белән очрашу / Встреча с журналистами 15.05.2023
2023 нче елның 12 маенда «Актаныш таннары» газетасы редакциясе, радио, «Актаныш информ» һәм Актаныш телевидениесы хезмәткәрләре белән Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләренең очрашуы оештырылды. Әлеге очрашуның максаты: укучыларның интеллектуаль- иҗади активлыкларын стимуллаштыру, уку культурасын үстерү, туган җирлегебезгә мәхәббәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү. Хөрмәтле кунакларны укучылар һәм Аккүз авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре җыр- бию, нәфис сүз белән каршы алдылар. Очрашу барышында укучылар Актаныш районы җирлегендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралар эшчәнлеге, «Актаныш таннары» газетасының үзенчәлеге һәм журналист һөнәренең нечкәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Очрашу ахырында мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Нурания Вазих кызы Пугачева кыскача гына мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәп директоры Ринат Флүн улы Җәмилов хөрмәтле кунакларга җылы, эшлекле очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде. Очрашу укучылар өчен бик тә файдалы булды.
12 мая 2023 года была организована встреча учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ», учителей и работников культуры сельского поселения с сотрудниками редакции газеты «Актаныш таннары», радио, «Актаныш информ» и Актанышского телевидения. Цель данной встречи: стимулирование интеллектуально - творческой активности учащихся, развитие культуры чтения, воспитание любви к родному краю и профессиональной ориентации. Почетных гостей встретили учащиеся и работники культуры Аккузевского сельского поселения песнями, танцами, художественными словами. В ходе встречи учащиеся получили информацию о деятельности средств массовой информации, действующих на территории Актанышского района, об особенностях газеты «Актаныш таннары» и тонкостях профессии журналиста. В завершение встречи председатель родительского комитета школы Нурания Вазиховна Пугачева вкратце ознакомила с деятельностью школы. Директор школы Ринат Флунович Зямилов поблагодарил почетных гостей за теплую, деловую встречу.
-
“Туган тел” нәфис сүз осталары онлайн-бәйгесе / Международный онлайн-конкурс мастеров художественного слова “Туган Тел” 15.05.2023
Магнитогорск шәһәре “Халыклар дуслыгы йорты” һәм “Татар рухы” милли-мәдәни татар автономиясе Татарстанның Республикасының халык язучысы Роберт Миңннуллинның тууына 75 ел тулуга багышлап, халыкара “Туган тел” нәфис сүз осталары онлайн-бәйге уздырды. Әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург, Чибәбе өлкәләреннән , Пермь краеннан әдәбият сөюче укучылар катнаштылар. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Арсланова Әдилә Гран-прига , 2нче сыйныф укучысы Шәйхеразиева Зилия 2 урынга лаек булдылар. Укытучылары Фаттахова Л.Д. Галлямова Г.М. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган нәфис сүз осталарыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез.
«Дом дружбы народов» г. Магнитогорска и Магнитогорская местная национально-культурная автономия татар «Татар рухы» провели международный онлайн-конкурс мастеров художественного слова “Туган Тел”, посвященный 75-летию со дня рождения Народного писателя Республики Татарстан Роберта Миннуллина. В конкурсе приняли участие любители литературы из Татарстана, Башкортостана, Удмуртии, Оренбургской , Челябинской областей, Пермского края. Ученица 3 класса Бугадинской ООШ Арсланова Адиля завоевала Гран-при , ученица 2 класса Шайхеразиева Зилия-2 место. Преподаватели Фаттахова Л. Д. Галлямова Г. М. Поздравляем победителей конкурса мастеров художественного слова, желаем им дальнейших успехов.
-
Спорт яңалыклары - Новости спорта 15.05.2023
Казан шәһәрендә узган җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 1 нче мәктәп укучылары: Басырова Резеда - 2 урын (дистанция 1500 м) , 3 урын (дистанция 800 м) 1 урын (дистанция 3000 м); Ибрагимов Искандер - 4 урын (дистанция 1500 м) , 2 урын (дистанция 3000 м); Гайнанов Ринат - 2 урын (дистанция 2000 м с/п), 3 урын (дистанция 3000 м) яулады. Остазлары Хазиев Равиль Фагыйтҗан улы. Котлыйбыз!
На чемпионате Республики Татарстан по легкой атлетике, проходившем в г. Казань, учащиеся АСОШ №1 успешно выступили и выиграли на соревнованиях: Басырова Резеда - 2 место (дистанция 1500 м), 3 место (дистанция 800 м), 1 место (дистанция 3000 м); Ибрагимов Искандер – 4 место (дистанция 1500 м), 2 место (дистанция 3000 м); Гайнанов Ринат - занял 2 место (дистанция 2000 м с/п), 3 место (дистанция 3000 м). Их наставником является Хазиев Равиль Фагитзянович. Поздравляем!
-
"Әбиләрдә кунакта" / "В гостях у бабушек" 15.05.2023
2023 ел -Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан Такталачык коррекцион мәктәбендә бик күп чаралар үтә. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллина җитәкчелегендә туган телне сөюче укучылар "Әбиләрдә кунакта" исемле сәхнә хезмәте күрсәттеләр, рольләрен бик оста башкардылар.
Сегодня под руководством учителя татарского языка и литературы 3. М. Гибадуллиной ученики Такталачукской коррекционной школы любящие родной язык, продемонстрировали сценическое представление "В гостях у бабушек", мастерски исполнили свои роли.
-
Илһам алам хезмәтемнән: Бүген районыбызның иҗат итүче педагоглары очрашты 15.05.2023
Укытучылар һәм остазлар елы җирлегебезнең мөгаллимнәре, лаеклы ялдагы педагогларына йөз белән борылырга ныклы этәргеч бирде. Күптән түгел районыбызның технология укытучылары табын янында тәҗрибә уртаклашса, бүген иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр «Яшьлек» яшьләр үзәгендә очрашты. Күңелләрендәге тәэсир, хис-кичерешләрне мәктәп кысаларында гына калдырмыйча, тагы да киңрәк гавәмгә яңгыратучы шагыйрь, язучы, драматургларыбызның яшь коллегаларына, бүгенге заман укучыларына әйтер сүзләре күп. Иҗатчы укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде, киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә уртак хезмәт итәргә чакырып, бүгенге бәйрәм белән котлады.
-
«Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте» 15.05.2023
Бүген районыбызда мөһим вакыйга - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актанышка килде, район җитәкчелеген, мәгариф җитәкчеләрен, укучыларны «Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте»нең максаты, хәрәкәтнең төп юнәлешләре белән таныштырды.
- Бу хәрәкәтнең миссиясе - Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу. ”Алдынгылар хәрәкәте” ул - иң яхшы укучы, имтиханнарда йөз балл туплаучы, олимпиада җиңүчеләренеке генә түгел, ә бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Бу энергияне кая юнәлтергә? Әлбәттә, яхшы якка. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак», - диде Тимур Сөләйманов. -
"АгроНТРИ -2023"
15.05.2023
Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен оештырылган "АгроНТРИ -2023" бөтенрәсәй конкурсының регионара этабы быел да Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укучылары Валиева Алинә (7А) һәм Ямалов Азамат (7Б) читтән торып үткәрелгән турда җиңүче исеменә лаек булып, Казан дәүләт аграр университетында үткәрелгән бәйгедә унышлы чыгыш ясадылар. Валиева Алинә - "АгроБио" (җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы), Ямалов Азамат "АгроКоптер"(җитәкчесе Ямалов Филарис Фәнис улы) юнәлешләрендә практик һәм теоретик биремнәр буенча сынау биреп, диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларны котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Межрегиональный этап Всероссийского конкурса "Агронтри-2023", организованного Фондом развития малых форм предприятий в сфере науки и техники для учащихся малых городов и сельских школ, прошел и в этом году на базе Казанского государственного аграрного университета. Учащиеся гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей Валиева Алина (7А) и Ямалов Азамат (7Б) стали победителями заочного тура и успешно выступили на конкурсе, проводимом в Казанском государственном аграрном университете. Валиева Алина - "Агробио"(руководитель Валиева Алсу Рифовна), Ямалов Азамат - "Агрокоптер" (руководитель Ямалов филарис фанисович). Поздравляем учащихся, желаем им дальнейших успехов!
-
Авыл халкына зур концер/ Большой концерт односельчанам 12.05.2023
Милли мәдәният һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан 12 май көнне Кәзкәй балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм Кәзкәй башлангыч мәктәбе укучылары авыл халкын зур концерт белән сөендерделәр. Алар өчен татар, рус, башкорт халыкларының дәртле биюләре, төрле темага җырлар башкарылды. Һәр бала үзен конферансье буларак сынап карады.
По случаю года национальной культуры и обычаев, 12 мая, воспитанники Казкеевского детского сада и учащиеся Казкеевской начальной школы порадовали жителей села большим концертом. Для них были исполнены зажигательные танцы татарского, русского, башкирского народов, песни на разные темы. Каждый ребенок попробовал себя в роли ведущего.
-
«Ир намусы - ил намусы» дигән проект эшчәнлеге / Поектная деятельность «Честь мужчины - честь страны» 12.05.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ир намусы - ил намусы" дип исемләнгән бик матур чара булып зды.Ул мәктәптә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үзөлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде. Проект 4 өлештән тора: үз хезмәтен үтәгәндә вафат булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гелүс Шәрәфуллин, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән укучыларыбыз һәм хәзерге көндә Украинада барган махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар турында мәгълүматлар, аларның фотолары урнаштырылган. Чарабызның хөрмәтле кунаклары Гелүс абыйның тормыш иптәше Шәрәфуллина Альбина, Әфган сугышы ветераны Хамматуллин Фикус,озак еллар мәктәптә егетләргә башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтүче Латыйпов Рәшит, ватанпәрвәр егетләр үстерүче Сәлимова Хөллия, махсус хәрби операциядә катнашып кайткан Гизамов Илсур, аның тормыш иптәше Лилия, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре Басыроы Радик һәм Мирзаянов Динар, авыл җирлеге башлыгы Кәшбразыев Илшатлар булды. Бу чара килгән кунаклар,балалар, укытучылар күңелендә озак сакланыр.
В МБОУ "Старокурмашевская основная общеобразовательная школа" прошло замечательное мероприятие "Честь мужчины - честь страны". Он был посвящен проектной деятельности в школьном музее "Краеведение" и открытию стенда под этим названием. Цель: демонстрация проектной деятельности музея в течение длительного времени; сбор информации о земляках, внесших свой вклад в сохранение мира Родины, страны, родного края. Проект состоит из 4-х частей: информация о сотруднике ОВД Гелусе Шарафуллине, погибшем при исполнении служебного долга, о воинах-интернационалистах, выпускниках, проходивших службу в горячих точках и участниках специальных военных операций, проходящих в настоящее время на Украине, их фотографии. Почетными гостями мероприятия стали супруга Гелюса Яухатовича Шарафуллина Альбина, ветеран Афганской войны Хамматуллин Фикус, преподаватель - пенсионер начальной военной подготовки Латыпов Рашит, мать, воспитавшая сыновей - патриотов Салимова Хуллия, участник специальной военной операции Гизамов Ильсур, его супруга Лилия, представители районного отдела внутренних дел Басыров Радик и Мирзаянов Динар, глава сельского поселения Кашбразыев Ильшат. Это мероприятие надолго запомнится гостям, детям, учителям.
-
«Игелекле бакча» Бөтенроссия социаль агроволонтер проектлары конкурсы нәтиҗәләре / Итоги Всероссийского конкурса социальных агроволонтёрских проектов «Добрый огород» 11.05.2023
2023 елның 11 маенда «Игелекле бакча» Бөтенроссия социаль агроволонтер проектлары конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яхшылык планетасы» отряды катнашучы сертификаты алды. Җитәкчесе: Р. Г. Җәмилова.
11 мая 2023 года подвели итоги Всероссийского конкурса социальных агроволонтёрских проектов «Добрый огород». По итогам конкурса отряд «Планета добра» МБОУ «Аккузовская ООШ» получил сертификат участника. Руководитель: Зямилова Р.Г.