МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тыл ветераннары - Ветераны тыла 05.05.2023
Җиңү бәйрәме алдыннан Кәзкәй башлангыч мәктәбенең 3,4 сыйныф укучылары, җирлектән район советы депутаты Хаев Айдар, авыл җирлеге башлыгы Камил абыйлары белән тыл ветераннары Батталов Зиннур бабай һәм Хөрмәев Мөхәммәтулла бабай янында кунакта булдылар.Укучылар аларның шул чордагы тормышлары турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар.Без бабайларга исәнлек,сәламәтлек телибез.
В преддверии праздника Победы учащиеся 3,4 класса Казкеевской начальной школы вместе с депутатом районного совета от поселения Хаевым Айдаром, главой сельского поселения Камиль абый побывали в гостях у ветеранов тыла Батталова Зиннура и Хурмаева Мухаматуллы. Учащиеся с большим интересом слушали рассказы об их жизни в тот период.Мы желаем дедушкам крепкого здоровья.
-
Җиңү көне уңаеннан бәйрәм / Праздник в честь Дня Победы 05.05.2023
9 Май-Җиңү көне! Бу – барыбыз өчен дә тантаналы бәйрәм. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын онытырга ярамый! 5 майда «Умырзая» балалар бакчасында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм узды. Бәйрәмдә төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр генә түгел, ә ата-аналар, педагоглар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре дә катнашты. Куллардагы ак күгәрченнәр, кызыл флаглар, хәрби киемдәге балалар, сугыш елларындагы җырлар, балаларның матур биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Тантаналы чара «Җиңү тавышы» флешмобы белән тәмамланды.
9 мая – День Победы! Это очень важный и торжественный день со слезами на глазах. Подвиг участников Великой Отечественной Войны забыть нельзя! 5 мая в детском саду «Умырзая» прошёл праздник в честь Дня Победы. Участниками праздника стали не только воспитанники групп, но и родители, педагоги и сотрудники детского сада. Множество белых голубей, красные флажки, дети в военной одежде, звучащие песни военных лет, прекрасные танцы воспитанников никого не оставили равнодушными. Торжественное мероприятие завершилось общим флешмобом «Голос Победы».
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе / Акция "Окна Победы" 05.05.2023
Быел илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә. Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калып бара. Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм "Җиңү тәрәзәләре" акциясе башланып китте. Яңа Әлем мәктәбе укучылары да шушы акциягә кушылды. Бу искиткеч акциягә кушылып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Без чын күңелдән геройларны котлыйбыз һәм аларга "Рәхмәт!" дибез.
В этом году наша страна празднует 78-летие Великой Победы. До Великой Победы остаются считанные дни. В рамках мероприятий по памяти о беспрецедентном подвиге наших дедов началась национальная акция "Окна Победы". К этой акции присоединились и учащиеся Новоалимовской школы, выразив огромную благодарность всем, кто подарил мирного неба. Присоединившись к этой замечательной акции, мы искренне поздравляем героев и говорим им "Спасибо!".
-
"Җиңү алып килгән яз" "Җиңү тәрәзәләре" акциясе / 05.05.2023
Быел илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә.Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр санаулы гына көннәр калып бара.Бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу чаралары кысаларында илкүләм "Җиңү тәрәзәләре" акциясе башланып китте.Яңа Әлем мәктәбе укучылары да шушы акциягә кушылды.Бу искиткеч акциягә кушылып, без тыныч күк йөзе бүләк иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.Без чын күңелдән геройларны котлыйбыз һәм аларга "Рәхмәт!" дибез.
В этом году наша страна празднует 78-летие Великой Победы.До Великой Победы остаются считанные дни. В рамках мероприятий по памяти о беспрецедентном подвиге наших дедов началась национальная акция "Окна Победы". К этой акции присоединились и учащиеся Новоалимовской школы, выразив огромную благодарность всем, кто, присоединившись к этой замечательной акции, подарил мир неба. Мы искренне поздравляем героев и говорим им "Спасибо!".
-
"Жиңү көнендә" / "День Победы" 05.05.2023
Бөек Ватан сугышы елларында геройларыбызның батырларча сугышуы һәм илне дошманнардан саклап калулары турында күзаллауларын булдыру, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү максатыннан Такталачык коррекцион мәктәбенең 3 нче группада "Жиңү көнендә" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Җитәкчесе:Кулиева Л. Ф.
В целях формирования представления о героизме наших солдат в годы Великой Отечественной войны, воспитания уважения к ветеранам войны в 3-й группе Такталачукской коррекционной школы был проведен воспитательный час "День Победы". Руководитель: Кулиева Л. Ф. -
"Җиңү тәрәзәләре - 2023" 05.05.2023
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алган бу көннәрдә "Җиңү тәрәзәләре - 2023" патриотик акциясе башланды. Әлеге акция кысаларында Бөек Җиңү символлары белән Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , үз төркемнәре тәрәзәләрен бизәп, әлеге акциягә кушылды.
С 1 по 9 мая 2023 года проводится Всероссийская патриотическая акция «Окна Победы». Ее целью является создание атмосферы одного из самых важных праздников в России, передача молодому поколению традиций, выражение благодарности героям Великой Отечественной войны, почитание памяти об ушедших ветеранах. В рамках акции воспитанники Новоалимовского детского сада с символами Великой Победы украсили окна своих групп и присоединились к акции.
-
Җиңү көне – Бөек бәйрәм / День победы – Великий праздник 05.05.2023
Балаларның патриотик хисләрен тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтү кысаларында, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, «Кояшкай» балалар бакчасында әлеге бөек бәйрәмгә багышланган тематик чара узды. Ветераннар калмаганлыктан, бәйрәмгә тыл балалары һәм педагоглар остазлар чакырылган.
В рамках воспитания патриотических чувств детей и уважения к ветеранам Великой Отечественной войны, в преддверии празднования Дня Победы в детском саду «Кояшкай» прошёл тематический праздник, посвящённый этому великому празднику. Дети на военную тему пели, танцевали. Так как ветеранов уже не осталось, были приглашены на праздник дети тыла и педагоги наставники.
-
“Язгы бөреләр" 05.05.2023
“Язгы бөреләр" балалар курчак театры коллективлары район бәйгесендә “Тылсым” бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштереп, беренче урынга лаек булдылар. Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
В районном конкурсе коллективов детского театра кукол" Язгы бөреләр " воспитанники средней и старшей группы детского сада “Тылсым” заняли первое место, поставив татарскую народную сказку "Три девочки". Поздравляем ребят с большой победой. Желаем дальнейших успехов. -
Нәрсә ул батырлык? / Что такое подвиг? 04.05.2023
Балаларда патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан районда уздырылган “Нәрсә ул батырлык?" темасына иншалар бәйгесендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова икенче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! Энҗе үзенең иҗат эше белән радио тапшыруында чыгыш ясады. Энҗене чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары теләп калабыз. Җитәкчесе - Инзилә Кирамова.
В целях воспитания у детей чувства патриотизма проводился районный этап республиканского конкурса сочиненй на тему “Что такое подвиг?”. Ученица 8 класса МБОУ “Бугадинская ООШ” Эндже Хисамова заняла второе место. Со своей творческой работой Эндже выступила по радио. От всей души поздравляем Энже и желаем творческих успехов. Руководитель - Инзиля Кирамова.
-
"Туган як" музеена экскурсия / Экскурсия в музей "Туган як" 04.05.2023
Буген, 4 нче май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп, экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. Балалар монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре, мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән танышты. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрде. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек. Барлык балалар үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Сегодня, 4 мая, дети подготовительной к школе группа отправились на экскурсию в музей "Туган як". Районный музей ведет свою деятельность с 1975 года. Он полностью посвящен нашему району и разделен на разделы, в которых размещены экспонаты. В каждом отделении музея Экскурсовод подробно ознакомил с историей Актышского района. Здесь ребята познакомились с видами зверей, птиц, рыб и насекомых, обитающих в нашем районе, костями мамонта, орудиями труда, бывшими в употреблении, интерьером сельского дома и двора. Сохранилось много сведений о выдающихся людях района. Особого внимания в музее заслуживает раздел, посвященный теме Великой Отечественной войны. Всем ребятам было очень интересно познакомиться с историей нашего края. Выражаем благодарность сотрудникам музея и желаем им успехов в работе!