МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
-
"Парламент дәресләре-2023" 02.03.2023
Бүген башкалабызның Дәүләт Советында "Парламент дәресләре-2023" темасы астында мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм тарих, жәмгыять белеме фәннәре буенча район методик берләшмә житәкчеләре белән очрашу үткәрелде. Биредә мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы һәм тарих, җэмгыять белеме фәннәре буенча район методик берләшмә җитәкчесе Сафиуллин Руслан Наил улы катнашты. Очрашу барышында "Парламент дәресләре"н үткәрүдә актуаль проблемалар, тәкъдимнәр турында сүз алып барылды.
-
Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз осталары бәйгесе нәтиҗәләре 31.01.2023
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нәзлия Латыйпова Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган Республикакүләм "Моң кайтавазы" нәфис сүз осталары бәйгесендә Гран-при яулады! Нәзлияне һәм остазы Гөлназ Кашафовнаны зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Ученица 8 класса МБОУ «Поисевскя СОШ» Латыпова Назлия участвовала в Республиканском конкурсе чтецов, посвященной Эльвире Ибраһимовой и стала победителем Гран-при. Руководитель: Муллагалиева Гульназ Кашафовна.
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәне буенча нәтиҗәләр 30.01.2023
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында физика фәненнән Актанышның гуманитар гимназия-интернатынын 8 сыйныф укучысы Шәймарданов Әмирхан (укытучысы Баһаветдинова Римма Гранит кызы) призёр булды! Шәймәрданов Әмирханны, укытучысын, гимназия коллективын, гимназия директоры Венера Хәмәтнасыйх кызын котлыйбыз һәм һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз!