МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия / Экскурсия в пожарную часть 20.09.2023

20 нче сентябрь көнне, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 2 нче санлы Актаныш мәктәбенең 5 "В" сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Миршәрипова Т.К.белән бергә янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар һәм яңгын сүндерү-техник кораллануы белән таныштырдылар, янгын сүндерү техникасы турында сөйләделәр һәм укучыларга машиналарның ничек һәм нәрсә белән җиһазландырылганын күрсәттеләр. Часть хезмәткәрләре балаларга машинага менәргә, үзләрен яшь яңгын сүндерүчеләр итеп хис итәргә рөхсәт итте. Укучылар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
В рамках месячника безопасности, 20 сентября 2023 года учащиеся 5 "В" класса АСОШ №2 совместно с классным руководителем Миршариповой Т.К. побывали на эксурсии в пожарной части. Экскурсия вызвала большой интерес у детей. Сотрудники пожарной части приветливо встретили ребят и ознакомили с пожарно-техничекским вооружением пожарной части. Они рассказали о пожарной технике и показали учащимся как и чем оборудованы машины. Сотрудники части разрешили ребятам подняться в машину, ощутить себя юными пожарными. Ученики остались очень довольны экскурсией. -
Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы / Неделя безопасности дорожного движения 20.09.2023

2023 елның 20 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип аталган спорт уены үткәрде.
20 сентября 2023 года отряд ЮИД МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках недели безопасности дорожного движения, провели спортивную игру «Мы за ЗОЖ».
-
«Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара / Внеклассное мероприятие «История моего села» 20.09.2023

2023 елның 20 сентябрь көнне, авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты: укучыларны авыл тарихы белән таныштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
20 сентября 2023 года, совместно с сельским клубом было проведено внеклассное мероприятие «История моего села». Цель данного мероприятия: учащиеся должны знать историю своего села и формировать чувство патриотизма и гордости за свою родину.
-
Козге урманга сэяхэт 20.09.2023

Буген "Алтынчэч" балалар бакчасы мэктэпкэ хэзерлек торкеме балалары белэн икенче кечкенэлэр торкем балалары козге урманга сэяхэткэ бардылар, шулай ук юл йору кагыйдэлэрен искэ тошереп , жэяулелэр кичуе билгесен тирэнтен ойрэнеп истэ калдыру максат итеп куйдылар ..Районыбыздагы "Юл хэрэкэте куркынычсызлыгы атнасы" на бездэ кушылдык..Бу чарага махсус кунагыбыз, ЮХИДИнын пропаганда булеге житэкчесе Лэйсэн Радиф кызы Мохэммэтова балаларга изге телэклэрен житкерде hэм булэклэрен тапшырды.
Сегодня воспитанники 2 младшей и подготовительной к школе группы МБДОУ "Детский сад 7 с.Актаныш" в рамках Всероссийской "Недели безопасности дорожного движения" отправились на экскурсию в осенний лес. По пути они вспомнили правила безопасного поведения на дорогах, закрепили знания о сигналах светофора, о знаке "Пешеходный переход".На данном мероприятие приняла участие Л.Р.Мухаметова, начальник отдела пропаганды ОГИБДД ОМВД России по Актанышскому району.Лейсан Радифовна провела с детьми беседу о необходимости соблюдения ПДД и подарила детям памятные подарки.
-
ЮИД эшчәнлеге/ Деятельность ЮИД 20.09.2023

Такталачык төп гомуии белем бирү мәктәбенең ЮИД оешмасы беренче класс укучылары белән профилактик эш оештырды. Оешма әгъзалары балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, җәяүлеләр юлыннан чыгу тәртибен аңлатып уздылар. Шулай ук яктылык кайтаргыч брелоклар тараттылар.
Отряд ЮИД Такталачукской ООШ провел мероприятие для первокоассников. Члены организации объяснили ПДД и правила перехода через пешеходный переход. И в конце мероприятия раздали светоотражающие брелки.
-
«Движение первых» / «Алдынгылар хәрәкәте» 20.09.2023

2023 нче елның 18 нче сентябрь көнне "Алдынгылар хәрәкәте" республика автобус туры Актанышка килде. Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да әлеге чарада актив катнашты. Укучылар модераторлар белән берлектә командаларга бүленеп лидерлык, активлык, төркемнәрдә эшли белү буенча мастер-класслар үттеләр.
18 сентября 2023 года в Актаныш прибыл Республиканский автобусный тур "Движение первых". Учащиеся МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” приняли активное участие в этом мероприятии. Ученики совместно с модераторами прошли мастер-классы по лидерству, активности, умению работать в группах.
-
Артист белән очрашу / Встреча с артистом 19.09.2023

Әлмәт татар дәүләт театрының атказанган артисты, авылдашыбыз Әбүнәгыймова (Камалова) Дилбәр Рәшит кызы Яңа Әлем мәктәбе укучылары, укытучылары белән очрашты. Дилбәр Рәшит кызы үзенең балачагын, мәктәптә укыган вакытларын бик тәфсилләп сөйләде.Укучыларның сорауларына җавап бирде.Аның матур итеп шигырьләр укырга яратуын белдек.Ул безгә Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев шигырьләрен бик яратып укыды.Дилбәр Рәшит кызына киләчәктә дә иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек телибез.Без авылдашыбыз белән горурланабыз.
В Новоалимовской школе состоялась встреча с заслуженным артистом татарского государственного театр г.Альметьевска Абунагимовой Дильбар Рашитовной.Звучали стихи и песни любимых поэтов.Она рассказала интересные случаи из школьной жизни.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшыру / Вручение культурных дневников. 19.09.2023

Гимназиянең 1 сыйныф укучыларына педагог-китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова мәдәни көндәлекләр тапшырды. Әлеге көндәлекнең максаты - беренче сыйныф укучыларын Татарстан һәм Россия тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштыру. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.
19 сентября педагог- библиотекарь гимназии Эльвира Мавлетдиновна вручила первоклассникам культурные дневники. Цель данного дневника- познакомить детей с важными событиями в истории России и Татарстана. Кроме этого, дневник развивает навыки общения, воспитывает гражданскую позицию, любовь к Родине и патриотизм.
-
"Чиста яр" аксиясе / Акции "Чистый берег" 18.09.2023

Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да "Чиста яр" аксиясенә кушылдылар. Пакетлар, капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, балалар һәм тәрбиячеләр яр буен җентекләп җыештырдылар, хезмәт тәрбиясенә өйрәтү күнекмәләрен ныгыттылар. Табигатьне сакларга, чиста тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Балалар бу эшне бик теләп башкардылар. Акция "Без авылны яратабыз, аның тарихы белән горурланабыз һәм аның һәрвакыт чиста , матур булуын телибез» дигән сүзләр белән тәмамланды.
К акции "Чистый берег" присоединились и воспитанники Новоалимовского детского сада. Вооружившись пакетами, мешками и перчатками, дети и воспитатели тщательно убирали, закрепляли навыки трудового воспитания. Завершилась акция со словами “ Мы любим деревню , гордимся ее историей и хотим, чтобы она всегда была чистой, красивой".
-
Россиякүләм йөгерешчеләр көне - "Милләтләр кроссы"/Всероссийский День бега – "Кросс нации" 18.09.2023

«Умырзая» балалар бакчасында спорт һәм сәламәтлек көне узды. Россиякүләм йөгерешчеләр көне - "Милләтләр кроссы" уңаеннан балалар бакчасыныж иң җитез малай һәм кызлары ачыкланды. Физкультура инструкторы Резеда Ильясовна 1,2,3 урын алган малай һәм кызларны җиңүче грамоталары һәм медальләр белән бүләкләде.
В детском саду «Умырзая» прошёл праздник спорта и здоровья посвященный Всероссийскому Дню бега – "Кросс нации". Инструктор по физической культуре Резеда Ильясовна наградила медалями и грамотами мальчиков и девочек, занявших 1,2,3 места.











