МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
2023 нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы/2023 год в Республике Татарстан - Год национальных культур и традиций.
07.03.2023
2023 нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә шул уңайдан бик матур чара булып узды. Әниләр белән бергә сыйныфлар арасында төрле милләт халыкларының яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Актаныш районында яшәүче мари, рус,башкорт, әрмән, үзбәк халыкларының милли мәдәниятен күрсәтүгә барлык сыйныфлар да ныклап әзерләнгән иде. Һәр милләтнең төрле ризыкларын пешереп алып килгәннәр, биюләрен өйрәнгәннәр. Кичә бик әзерлекле һәм оешкан төстә узды, кичәдән соң барлык сыйныфларда да әниләр белән укучылар үзләренең пешереп алып килгән милли ризыклары белән чәй өстәле артында дәвам иттеләр.
2023 год объявлен в Республике Татарстан Годом национальных культур и традиций. В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" состоялось торжественное мероприятие. Вместе с родителями был организован вечер, на котором были представлены быт, обычаи, национальная кухня народов разных национальностей. Подготовленность к демонстрации национальной культуры марийцев, русских,башкир, армян, узбеков, проживающих в Актанышском районе, всех классов была на высоком уровне. Приготовили блюда каждой национальности, изучили их танцы. Вечер прошел очень подготовительно и организованно, мероприятие было продолжено во всех классах совместным чаепитием с приготовленными национальными блюдами.
-
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Төньяк Кавказда һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган хоккей туриры/ Хоккейный турнир памяти участников специальной военной операции на Украине и воинов-интернационалистов, участвовавших в боевых действиях на Северном Кавказе и в Афганистане
06.03.2023
4 март көнне "Лачын" боз сараенда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Төньяк Кавказда һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә зур хоккей турниры булды. Анда Татарстан Республикасы Югары Суды ("Фемида"), прокуратура ("Чайка"), ТР ЭЭМ ("Динамо") һәм Актаныш районының "Лачын" җыелма командасы катнашты.,
Турнир нәтиҗәләре буенча Югары суд командасы 1 нче урында, ТР Прокуратурасы командасы - 2, ЭЭМ хоккейчылары 3 урынны алды. "Лачын" командасы соңгы уеннарда "Фемида" ның иң көчле хоккейчыларын җиңеп, гомуми очко буенча 4 нче урынны алды.
Гуманитар гимназия-интернат укучылары "Лачын" турнирында иң актив җанатарлар булды.
4 марта в Ледовом дворце "Лачын" состоялся большой хоккейный турнир памяти участников специальной военной операции на Украине и воинов-интернационалистов, участвовавших в боевых действиях на Северном Кавказе и в Афганистане. В нем приняли участие Верховный Суд Республики Татарстан ("Фемида"), прокуратура ("Чайка"), МВД РТ ("Динамо") и сборная Актанышского района "Лачын".
По итогам турнира команда Верховного суда заняла 1 место, команда прокуратуры РТ - 2 место, хоккеисты МВД - 3 место. Команда" Сокол "заняла 4-е место по общему количеству очков, обыграв в последних играх сильнейших хоккеистов" Фемиды".
Учащиеся гуманитарной гимназии-интерната стали самыми активными болельщиками "Лачын".
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль
06.03.2023
2023 нче елның 6 мартында Уразай мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
6 марта 2023 года в Уразаевской школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 1-4 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.
-
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллык юбилее / ЮИД отмечает 50-летний юбилей
06.03.2023
2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 4 нче класс Салахова Зөһрә, 5 нче класс укучысы Закирова Мәдинә, 7 нче класс укучысы Валиева Алия һәм педагог Гимазов Нияз катнаштылар.
6 марта 2023 года в центре "Яшьлек" состоялось торжественное мероприятие, посвященное 50-летию группы пропагандистов безопасности дорожного движения. В мероприятии приняли участие ученица 4 класса МБОУ “Уразаевская ООШ” Салахова Зухра, ученица 5 класса Закирова Мадина,ученица 7 класса Валиева Алия и педагог Гимазов Нияз.
-
Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасы /Образовательная программа Университета Талантов "Проектный коллайдер"
05.03.2023
4-5 март көннәрендә Татарстан Республикасының сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасы узды. Ике көнлек чарада Яңа Әлем мәктәбенең ике укучысы физика һәм информатика укытучысы И.И. Шәрипов җитәкчелегендә катнашты. Биредә укучылар проект күнекмәләрен үстерделәр, стендта яклау, идеяләр краш-тесты һәм үз проектларын эшләп бетерү буенча экспертлардан консультацияләр алдылар. Укучылар үзләренең проектларын конкурс кысаларында тормышка ашыру өчен ни дәрәҗәдә яраклы икәнен ачыкладылар, дөрес юнәлеш сайланганмы-юкмы икәнен бәяли алдылар һәм Татарстан Республикасында "Зур чакырулар" фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашуның мөһим нюансларын аңладылар.
4-5 марта в Республиканском центре выявления и поддержки одаренных детей и молодежи Республики Татарстан состоялась образовательная программа Университета Талантов "Проектный коллайдер". В двухдневном мероприятии участвовали двое учащихся Новоалимовской школы в сопровождении учителя физики и информатики Шарипова И.И. Здесь ученики развивали проектные навыки, прошли стендовую защиту, краш-тест идей и консультации экспертов по доработке своих проектов. Ученики смогли понять, насколько ихние проекты подходят для реализации в рамках конкурса, и смогли оценить, верное ли выбрано направление и разобрались с важными нюансами участия в конкурсе научно-технологических проектов «Большие вызовы» в Республике Татарстан.
-
Татарстан халыклары республика фестивале кысаларында рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре / Итоги конкурса рисунков в рамках Республиканского Фестиваля народов Татарстана
05.03.2023
2023 елның 3 мартында Минзәлә муниципаль районы «Мәгариф бүлеге» тарафыннан уздырылган, Татарстан халыкларының Республика фестивале кысаларында, ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап «Татарстан халыкларының экологик традицияләре» дигән темага рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Ихсанова II урынны, ә 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл һәм 6 нчы сыйныф укучысы Нурлыгаянова Дилбар катнашучы сертификаты алдылар. Җитәкчесе: рәсем укытучысы Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы. Котлыйбыз!
3 марта 2023 года подвели итоги конкурса рисунков в рамках Республиканского Фестиваля народов Татарстана на тему «Экологические традиции народов Татарстана», приуроченного к Году национальных культур и традиции РТ, проводимой МКУ «Отдел образования» Мензелинского муниципального района. Ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ихсанова Айгуль заняла II место, ученица 5 класса Шайдуллина Назлыгуль и ученица 6 класса Нурлыгаянова Дильбар получили сертификат участника. Руководитель: учитель ИЗО Шайдуллина Лейля Наиловна. Поздравляем!
-
1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне / 1 марта - Всемирный день гражданской обороны
03.03.2023
Беренче март көнне гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре М.Д. Арсланов һәм И.А.Рашитов килеп Яңа Әлем балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары белән очрашып әңгәмә кордылар. Шырпы уенчык түгеллегенә басым ясап, төрле мисаллар китерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта әзер торырга өндәделәр.
Первого марта сотрудники МЧС Арсланов М. Д. и Рашитов И. А. встретились с детьми и сотрудниками Новоалимовского детского сада. Акцентируя внимание на том, что спички - это не игрушки, привели разные примеры, объяснили правила безопасного поведения. Призывали быть готовыми к чрезвычайным ситуациям.
-
Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу / Встреча с представителями Молодёжного экологического движения РТ "Будет чисто!"
03.03.2023
Буген, 3 март көнне, 4 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Галимова Ләйлә Назыйр кызы белән берлектә Татарстан Республикасы яшьләр экология "Будет чисто!" хәрәкәте вәкилләре белән очрашу булып узды. Яр Чаллы дәүләт педагогия көллиятеннән килгән " Будет чисто!" экоактивистлары балаларга экодәрес күрсәттеләр. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы һәм музыка җитәкчесе Бәдертдинова Ирина Ригель кызы белән берлектә "Урманны саклыйк!" дип исемләнгән әкият куйдылар. Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ахырда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бердәм эшчәнлек киләчәктә дә дәвамлы булсын!
Сегодня, 3 марта, в детском саду №4 была встреча с ведущим специалистом Прикамского территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Галимовой Л. Н. совместно с представителями Молодёжного экологического движения РТ "Будет чисто!". Из Набережночелнинского государственного педагогического колледжа экоактивисты "Будет чисто!" провели детям экоурок. А подготовительная группа с воспитателем Арслановой Гульназ Мирзануровной и музыкальным руководителем Бадертдиновой Ириной Ригельевной показали им сказку "Сохраним лес!". Встреча была интересной и увлекательной. В завершении ребятам были вручены памятные подарки. Пусть совместная деятельность продолжится и в будущим!
-
Бөтендөнья язучылар көне / Всемирный день писателя
03.03.2023
Бүген 3 март Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Каенкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме нәниләре тәрбиячеләре Шәйхетдинова Гүзәл Роберт кызы белән РТС бистәсенең китапханәсенә юл тотты. Безне һәрвакыттагыча моләем, якты йозле китапханәче Ләйлә апа каршы алды. Ул безгә татар язучылары, аларның язган әсәрләре белән таныштырды, китапларны саклап кына тотарга кирәклеген искәртте. Без, үз чиратыбызда, Ләйлә апага якынлашып килуче 8 март, Халыкара хатын- кызлар көне белән котлап үзебез ясаган чәчәкле кәрзин бүләк иттек, өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп күрсәттек. Очрашу бик кызыклы булды.
Сегодня, 3 марта, во всем мире отмечается День писателя. Воспитанники средней группы детского сада №6 села Актаныш тоже не остались в стороне, а вместе с воспитателем Шайхутдиновой Гузель Робертовной посетили местную библиотеку, где их встретила приветливая Ляйля апа. Она рассказала о татарских писателях, об их творчестве. И строго наказала беречь книги. В, в свою очередь, дети поздравили ее с наступающим праздником, подарили свой букетик в корзинке и рассказали стихи, которые приготовили к празднику. Встреча была очень интересная и познавательная.
-
Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясы / Республиканская научно-практическая конференция
03.03.2023
3 мартта Актанышның 1 нче мәктәбендә "Яшь буында экологик культура формалаштыру" исем астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкиле Галимова Ләйлә Назир кызы, экологик тәрбия буенча методист Загирова Алсу Миннур кызы катнашты. 5Т сыйныф укучылары килгән кунакларны үзләренең фитокүргәзмәләре белән таныштырды.
3 марта в АСОШ №1 прошла республиканская научно-практическая конференция "Формирование экологической культуры подрастающего поколения". В мероприятии приняли участие представитель Прикамского территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Галимова Лейла Назировна, методист по экологическому воспитанию Загирова Алсу Миннуровна, представители НГПУ. Учащиеся 5Т класса ознакомили гостей со своими фитособытиями.