МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Актанышның “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт / Посещение Актанышского краеведческого музея 28.03.2024
28 нче март көнне Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе укучылары Актанышның “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар. Музей хезмәткәре ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм асылына ныклап төшенергә ярдәм иткән төрле экспонатлар белән таныштырды, Актаныш җирлеге тарихын җентекләп аңлатты. Укучылар экспонатларны кызыксынып карадылар. Укучыларга бигрәк тә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар йорты интерьеры ошады. Укучылар бу сәяхәттән канәгать калдылар. Сәяхәтне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова оештырды, класс җитәкчеләре – Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова, Ч.Р.Шәвәлиева да катнаштылар.
Музей хезмәткәре ачык йөз белән каршы алдылар һәм озатып калдылар./ 28 марта ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” побывали в Актанышском краеведческом музее. Сотрудница музея ознакомила с различными экспонатами, которые помогли понять быт наших предков и понять его суть, подробно рассказала об истории Актанышского поселения. Учащиеся с удовольствием слушали, с любопытством рассматривали экспонаты. Ребятам особенно понравился интерьер татарской избы конца XIX века – XX века. Ученики остались довольны этой поездкой. Организовала поездку ЗДВР - А.Р.Исрафилова, участвовали классные руководители - Р.С.Амирова, А.Т.Рахимова, Ч.Р.Шавалиева.
-
Актаныш янгын күзәтчелеге бүлегенә сәяхәт / Поездка в Актанышский отдел пожарного надзора 28.03.2024
28 нче март көнне Чалманарат төп гомуми белем мәктәбе Актаныш янгын күзәтчелеге бүлегенә сәяхәттә булдылар. Бүлек җитәкчесе янгынны булдырмау юллары, аннан саклану, коткару чаралары, бу һөнәрнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар белгәннәрен практик яктан да ныгыттылар. Сәяхәтне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова оештырды, класс җитәкчеләре – Р.С.Әмирова, А.Т.Рәхимова, Ч.Р.Шәвәлиева да катнаштылар. Актаныш янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар һәм озатып калдылар.
28 марта ученики МБОУ “Чалманаратская ООШ” побывали в Актанышском отделе пожарного надзора. Сотрудник отдела ознакомил с путями продотвращения, с мерами защиты и спасения от пожара, с особенностями профессии. Учащиеся закрепили полученные знания и в практическом плане.Организовала поездку ЗДВР - А.Р.Исрафилова, участвовали классные руководители - Р.С.Амирова, А.Т.Рахимова, Ч.Р.Шавалиева.
-
ЯРДӘМ ЯНӘШӘ / ПОМОЩЬ РЯДОМ 27.03.2024
ЯРДӘМ ЯНӘШӘ: Гимназиябезнең 2Б һәм 3Б сыйныф укучылары һәм ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтте.
ПОМОЩЬ РЯДОМ: Ученики 2 б и 3 б класса гуманитарной гимназии-интернат присоединились ко сбору гуманитарной помощи для участников СВО.
-
Белем күтәрү курслары / Курсы повышения квалификации 27.03.2024
Балаларга кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә нәкъ менә тәрбиячеләр нигез сала.Төрле уен,күнекмәләр,сәяхәтләр,әнгәмәләр,күңелле чаралар аша балаларның күңелендә калырлык итеп оештыра алар эшчәнлекне. “Умырзая” балалар бакчасының тәрбиячеләре Резеда Ильяс кызы, Миләүшә Роберт кызы һәм Эльвира Бәһрәм кызы Казанда үз белемнәрен күтәрәләр. Уку темасы: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлда куркынычсыз тоту кагыйдәләрен укыту өчен заманча белем бирү технологияләре". Уңышлар Сезгә!
Именно воспитатели закладывают основы обучения детей правилам дорожного движения с раннего возраста. Они организуют деятельность таким образом,чтобы она оставалась на душе детей через различные игры, упражнения, путешествия, беседы, веселые мероприятия. Воспитатели детского сада “Умырзая” Резеда Ильясовна, Миляуша Робертовна, Эльвира Баграмовна повышают свои знания в Казани. Учебная тема: "Современные образовательные технологии для обучения дошкольников правилам безопасного поведения на дороге". Удачи Вам!
-
Мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсия / Экскурсия в школьном краеведческом музее 26.03.2024
2024 елның 26 март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Радик Рәсүл улы мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда экскурсиядә булдылар. Хөрмәтле кунакны мәктәп директоры Җәмилов Ринат Флүн улы музей экспонатлары белән таныштырды.
26 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» заместитель директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдинов Радик Расулович побывал на экскурсии в школьном краеведческом музее. Почетного гостя ознакомил с экспонатами музея директор школы Зямилов Ринат Флунович.
-
Ата-аналарның Актаныш технология техникумы вәкиле белән очрашуы / Встреча родителей с представителем ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» 26.03.2024
2024 елның 26 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Актаныш технологик техникумының укыту- производствога өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары Садртдинов Р.Р. белән очрашу булды. Әңгәмә барышында Радик Рәсүл улы ата-аналарга уку йортына кабул итү кагыйдәләре, практика, социаль партнерлык һәм эшкә урнашу, кызыклы студент тормышы турында сөйләде. Шулай ук ата-аналарга техникумда укып алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләре һәм секцияләре турында презентация күрсәтте. Очрашу ата-аналар өчен эшлекле һәм мәгълүмати булды.
26 марта 2024 года в МБОУ Аккузовская ООШ» состоялась встреча с заместителем директора по УПР ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Садртдиновым Р.Р. В ходе беседы Радик Расулович рассказал родителям о правилах приема в учебное заведение, практике, социальном партнерстве и трудоустройстве, об интересной студенческой жизни. Также родителям продемонстрировал презентацию о профессиях и специальностях техникума, дополнительном образовании, кружках и секциях. Встреча была деловой и информативной для родителей.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы / Общешкольное родительское собрание 26.03.2024
26 нчы мартта Чалманарат ТГББМндә гомуми ата-аналар җыелышы узды. 7 нче класс җитәкчесе Р.С.Әмирова “Гаилә кыйммәтләре” темасына дәрес-тренинг уздырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова 2023-2024 нче уку елында тәрбия эше юнәлешендә мәктәптә башкарылган эшләр белән таныштырды. Язгы каникул чорында балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләшү узды. Көн тәртибендә судан саклану, юлда сак йөрү; балигъ булмаганнарның ял, дәрестән тыш эшчәнлеге; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү; гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; бәхетсезлек очракларында беренче ярдәм күрсәтү; балаларның кичке якта урамда булулары; интернет-уеннарның куркынычлы булуы; начар гадәтләр кебек сораулар каралды. Җыелыш ахырында язгы каникул планы белән таныштырылды. Җыелыш классларда дәвам итте.
26 марта в МБОУ “Чалманаратская ООШ” прошло общешкольное родительское собрание. Классный руководитель 7 го класса Р.С.Амирова провела урок-тренинг на тему “Семейные ценности”. Заместитель директора по воспитательной части А.Р.Исрафилова ознакомила с работой школы по направлению воспитательной работы в 2023-2024 учебном году. Обсуждена безопасность детей в период весенних канмкул. На повестке дня обсуждались вопросы профилактика несчастных случаев на воде и на дорогах в весенний период; досуговая, внеурочная занятость несовершеннолетних; соблюдение правил пожарной безопасности; правила поведения во время возникновения ЧС; оквазание первой помощи при несчастных случаях; нахождение детей на улице в вечернее время; опасные интернет – игры; вредные привычки. В конце собрания родители были ознакомлны с планом школы на весенние каникулы. Собрания продолжились в классных коллективах.
-
Сәламәтлек дәресе / Урок здоровья 25.03.2024
Бүген Күҗәкә мәктәбендә авыл фельдшеры Зифа Мирзаян кызы укучылар белән “Сәламәтлек дәресе” үткәрде. Әлеге чара туберкулез авыруын булдырмау, аннан саклану чаралары турында булды. Укучыларга бу авыруның килеп чыгу сәбәпләре, аннан саклану юллары аңлатылды. Укучыларга буклетлар күрсәтелде, анкета сорауларына җаваплар алынды. Яз көне төрле авыруларның күбәеп китүе турында да искәртелде. Сәламәтлекнең кеше өчен иң кадерле әйбер икәнлегенә басым ясалды. Сәламәтлек - үзебезнең кулда. Сәламәтлек - иң зур байлык.
Сегодня в Кузякинской школе сельский фельдшер Зифа Мирзаяновна провела с учащимися “Урок здоровья”. Мероприятие было посвящено профилактике туберкулеза, мерам защиты от него. Учащимся были разъяснены причины возникновения этого заболевания и способы его предотвращения. Учащимся были продемонстрированы буклеты, получены ответы на вопросы анкеты. Весной отмечаются вспышки различных заболеваний. Здоровье - самое дорогое для человека. Здоровье - в наших руках. Здоровье - самое большое богатство.
-
Проект эше буенча чыгыш / Выступление по работе над проектом 25.03.2024
2024 нче елның 25 мартында «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле «Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Флүн Җәмилов Актаныш «Мәгариф идарәсе» белгечләре һәм район мәктәп директорлары алдында «Укыту-тәрбия процессында укучыларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади- интеллектуаль эшчәнлекләрен үстерү» темасына проект эше буенча чыгыш ясады.
25 марта 2024 года на базе МБОУ «Актанышская СОШ №2» директор МБОУ «Аккузовская ООШ» Ринат Флунович Зямилов выступил перед специалистами МКУ «Управление образования» и директорами школ района по проектной работе на тему «Развитие интеллектуально- творческого потенциала и учебно- исследовательской деятельности обучающихся в образовательно- воспитательном процессе».
-
“Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” / “Папа, мама, я – спортивная семья» 25.03.2024
Гаилә елы буларак Теләкәй мәктәбендә ата – аналар һәм балалар белән берлектә күп чаралар үтә. Шулардан берсе “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” исемле чара. Бәйрәмгә барлык әти – әниләр һәм балалар килде. Һәр командадан әти, әни, бала катнашты. Чара бик күңелле узды. Һәр гаилә үзләренең иң җитез, иң тырыш, иң бердәм икәнлекләрен расладылар.
В год семьи в Тлякеевской школе проходит много мероприятий совместно с родителями и детьми. Одно из них – мероприятие ”Папа, мама, я - спортивная семья". На праздник пришли все родители и дети. От каждой команды участвовали папа, мама, ребенок. Мероприятие прошло очень весело. Каждая семья доказала, что они самые ловкие, самые трудолюбивые, самые сплоченные.