МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру / Опрос о качестве оказания услуг в сфере образования
23.01.2024
Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.
-
Биреп карау имтиханнары / Пробные экзамены
23.01.2024
Һәр чирек саен Теләкәй мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары мәктәптә математика, рус теле һәм үзләре сайлаган фәннәрдән биреп карау имтиханнарын тапшыралар. Бу атнада рус әдәбиятыннан имтихан тапшырдылар. Йомгаклау имтиханнарын биргәндә дә аларга уңышлар юлдаш булсын иде.
Каждую четверть учащиеся 9-х классовТлякеевской школы сдают в школе экзамены по математике, русскому языку и предметам по выбору. На этой неделе сдавали экзамен по русской литературе. Пусть успех сопутствует им и при сдаче итоговых экзаменов.
-
Подготовительные занятия для будущих первоклассников / Булачак беренче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре
23.01.2024
Беренче Актаныш урта мәктәбе булачак беренче сыйныф укучыларын әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 2024 елның 3 февралендә башланып, шимбә көннәрендә узачак. Мәктәбебезгә рәхим итегез !!!
МБОУ "Актанышская СОШ №1" приглашает будущих первоклассников на подготовительные занятия. Занятия начинаются с 3 февраля 2024 года и будут проходить по субботам. Добро пожаловать в нашу школу!!!
-
Акция!
23.01.2024
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан Беренче Актаныш урта мәктәбендә макулатура җыю игълан иткән идек. Мәктәбебез укучылары әлеге акциядә бик актив катнаштылар. Шулай ук Актаныш юнармия йорты махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюны оештыра. Әлеге акциягә мәктәбебез укучылары да кушылды.
АСОШ №1 объявил сбор макулатуры для поддержки участников спецоперации. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этом мероприятии. Также Актанышская юнармия организует сбор гуманитарной помощи для наших соотечественников, участвующих в специальной военной операции. К акции присоединились и учащиеся нашей школы.
-
Әлфия Шәрифуллина исемендәге бәйге / Конкурс имени Альфии Шарифуллиной
22.01.2024
22 гыйнвар көнне Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә 1 – 11 сыйныфлар өчен Әлфия Шәрифуллина исемендәге нәфис сүз һәм конферанслар бәйгесе үтте. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәсендә китап күргәзмәсе дә оештырылды. Мәктәбебез китапханәчесе Нурсия Мулланур кызы 7 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үткәрде.
22 января в АСОШ №1 прошел конкурс чтецов и конферансье имени Альфии Шарифуллиной для обучающихся 1- 11 классов. В связи с данным мероприятием в библиотеке нашей школы была организована книжная выставка. Библиотекарь нашей школы Нурсия Муллануровна провела урок библиотеки для учащихся 7 классов.
-
«Движение Первых» / «Алдынгылар хәрәкәте»
22.01.2024
В рамках реализации проекта «Путешествие начинается» Общероссийского общественно-государственного движения детей и молодежи «Движение Первых» в МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №3 с.Актаныш» прошла акция «Благодарю Воспитателя за …», посвященная Международному дню «Спасибо». Активисты первичного отделения Движения Первых МБОУ «Актанышская СОШ №2» провели с детьми подготовительной группы мастер-класс «Подарок воспитателю», записали видеофрагменты со словами благодарности педагогам за внимание и заботу.
«Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Сәяхәт башлана» проектын «Актаныш гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасында» тормышка ашыру кысаларында, Халыкара «Рәхмәт» көненә багышланган, «Тәрбиячегә рәхмәт» акциясе узды. МББУ «Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Тәрбиячегә бүләк» дигән темага мастер-класс үткәреп, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, видеофрагментлар яздырдылар.
-
“Авыл шагыйре” проекты нәтиҗәләре / Итоги проекта
21.01.2024
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналы тарафыннан профессионал булмаган иҗатчылар өчен «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлады. Проектта 18 яшьтән өлкәнрәк, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган һәркем катнаша ала. Шигырьләр «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырыла. Иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырыла. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гайсина Лилия Фәнил кызы әлеге бәйгедә катнашып, җиңүче булды.
Учитель английского языка МБОУ “Такталачукская ООШ” стала победителем проекта “Авыл шагыйре”. Данный проект организован Набережночелнинским отделением Союза писателей, Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям “Татмедиа” и журналом “Мәйдан”.
-
«Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге / Первенство Республики Татарстан по борьбе на приз журнала "Сабантуй"
20.01.2024
18-20 нче январь көннәрендә Казан шәһәре “Тулпар” спортзалында 2010-2011 нче елгы яшүсмер егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышка Татарстан районнарыннан 34 команда килгән иде. Бу ярышларда безнең Актаныш районыннан тренерлары Илфир Анваров җитәкчелегендә җыелма команда катнашты. Богады мәктәбенең көрәшче егетләре Рүзәл Арсланов, Илназ Аюповлар әлеге команда составында уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм акчалата премиягә лаек булдылар.
С 18 по 20 января в спортзале “Тулпар” г. Казани прошло первенство Татарстана по борьбе көрәш среди юношей 2010-2011 годов рождения на приз журнала” Сабантуй". На соревнования приехали 34 команды из районов Татарстана. В этих соревнованиях приняла участие сборная команда нашего Актанышского района под руководством тренера Ильфира Анварова. Ученики нашей школы Рузаль Арсланов, Ильназ Аюпов успешно выступили в составе этой команды и были удостоены денежного приза.
-
Тату сыйныф серләре / Секреты дружного класса
20.01.2024
Республика күләмендә оештырылып килүче “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында Такталачык мәктәбе командасы мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Бәйге барышында укучылардан, ата-аналардан, класс җитәкчесе, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм киңәшчесеннән торган команда тарафыннан визитка әзерләнде, иҗади проект якланды.
Команда Такталачукской школы заняла 3 место на муниципальном этапе республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса”.
-
Балалар бакчасында китап көне / День книги в детском саду
19.01.2024
2024 нче елның 19 январенда Аккүз балалар бакчасында китапларга һәм аларга сакчыл мөнәсәбәткә багышланган тематик көн узды. Бу көннең максатлары: балаларда игелек һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләү, балаларда танып белү кызыксынуын үстерү, сакчыл мөнәсәбәт, китап почмагында тәртип саклау. Балалар рәсемгә карап хикәяләр сөйләргә өйрәнделәр, китаплардан табышмаклар чиштеләр.
19 января 2024 года в ДОУ “Аккузовский д/с” прошел тематический день, посвященный книгам и бережному отношению к ним. Целями этого дня было: воспитание у детей доброты и любви к книгам, развитие познавательного интереса у детей, бережное отношение, поддерживание порядка в книжном уголке. Дети, глядя на рисунок, учились рассказывать рассказы, отгадывали загадки по книгам.