• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы

Опубликовано: 24.05.2024

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда “Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова олимпиада җиңүчеләрен котлар алдыннан 2023-2024 нче уку елындагы олимпиада хәрәкәтенә йомгак ясады, җиңүләргә ирешкән укучыларга, аларның укытучыларына, ата-аналарга олы рәхмәтен белдерде. Олимпиада җиңүчеләрен, призлы урыннар яулаган яшь райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, , район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырдылар. Җитәкчеләр котлау чыгышларында олимпиадада катнашу, анда югары нәтиҗәләргә ирешүдә укучы, укытучының зур хезмәте, тырышлыгы ята, хезмәт сөю, башлаган эшеңне ахырына җиткерә белү, җиңүгә омтылыш һәм башка шәхсене үстерә торган сыйфатлар тәрбияләнә, дип билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле- районның ел укучысын игълан итү булды. «Ел укучысы-2024» исеменә 12 төрле олимпиадада катнашып призер һәм җиңүче- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатның 9 сыйныф укучысы Шакирова Лиана лаек дип табылды. Лиана үзенең уңышларга ирешүендә зур терәк булган әти-әнисе, укытучыларны рәхмәт белдерде. Бүләкләрне дә Лиана Шакирова үзенең әти-әнисе белән сәхнәгә бергә чыгып алды. Чуракай, Меңнәр, Татар Ямалы, Иске Кормаш, Такталачык, Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәпләре олимпиадада катнашудагы уңышлары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 2 урында Теләкәй, 1 урында Байсар һәм Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәпләре. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Рәхмәт хаты белән Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы бүләкләнде. 3 нче урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты коллективлары, 1 урында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш урта мәктәп коллективы. Гран-Прига Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернаты коллективы лаек булды. Мәктәп директорлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.



К списку новостей