МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау / Предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9 класса 08.04.2024
2024 елның 08 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының шәхси проектларын алдан яклап карау уздырылды. Әлеге чараның максаты-сайланган белем өлкәләренең эчтәлеген һәм ысулларын үзләштерүдә, максатчан, нәтиҗәле эшчәнлекне проектлау һәм гамәлгә ашыру сәләтен үзләштерүдә үз казанышларын күрсәтү иде. Һәр 9 нчы сыйныф укучысы өчен индивидуаль йомгаклау проектын үтәү мәҗбүри. 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан барлыгы 5 проект тәкъдим ителде. Проектларны яклау өчен балалар презентацияләр әзерләделәр һәм үз тикшеренүләренең гамәли нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Комиссия эшләрне мәктәптә эшләнгән критерийлардан чыгып бәяли, анда проектның гипотезасы, максатлары, бурычлары, эш ысулларын күрсәтү, сайланган теманың күренеп торучанлыгы, актуальлеге, социаль әһәмияте һ. б. исәпкә алына.
08 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла предварительная защита индивидуальных проектов учащимися 9-го класса. Целью данного мероприятия было продемонстрировать свои достижения в самостоятельном освоении содержания и методов избранных областей знаний, способности проектировать и осуществлять целесообразную, результативную деятельность. Выполнение индивидуального итогового проекта, обязательно для каждого обучающегося 9 класса. Всего учениками 9-го класса было представлено 5 проектов. Для защиты проектов ребята подготовили презентации и представили практические результаты своих исследований. Комиссия оценивала работы, исходя из разработанных в школе критериев, где учитывались наличие гипотезы, целей, задач проекта, указание методов работы, наглядность, актуальность выбранной темы, социальная значимость и т.д.
-
Парламент дәресләре кысаларындагы бәйгедә Татар Суыксу мәктәбе укучысы җиңүче булды 06.04.2024
Парламент дәресләре кысаларында «Выбираем будущее!» бәйгесенең нәтиҗәләре буенча Татар Суыксу мәктәбенең башлангыч класс укучысы Малихов Муса җиңүче булды. Мусаны, укытучысын, коллективны, мәктәп директоры Фидан Фирдависовичны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсы 05.04.2024
3-5 апрель көннәрендә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Энергетика һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы – ТЭФ узды. «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» («Мы выбираем энергоэффективность») республика яшьләр инициативалары конкурсында аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Амирханов Илнур проект эше белән катнашып, җиңүче булды. Бүген әлеге форумда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Илнур диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Остазы, проект җитәкчесе Илназ Илшат улы Шәрипов. Илнурны, коллективны, мәктәп директоры Илназ Илшатовичны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!!!
-
XXll Халыкара Макаренко форумы / XXll Международный Макаренковский форум 05.04.2024
2024 елның 1-5 апрелендә Мәскәү шәһәрендә "Россия мәктәп - хуҗалыкларының һәм агромәктәпләренең мотивацион, технологик һәм эчтәлекле ресурслары" исеме астында, РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Дәүләт Думасы, ВДНХ мәйданчыкларында XXll Халыкара Макаренко форумы узды. Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Россия фәннәр академиясе ярдәме белән узды. Форум эшендә «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Гарипов Даниал Даниф улы катнашты . Форум кысаларында А. С. Макаренко ис.конкурс булып узды. 2024 елның 3 апрелендә Даниал Даниф улы ВДНХ мәйданчыгында дәрәҗәле жюри экспертлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләре каршында Актаныш муниципаль районының Киров урта белем бирү мәктәбендә «Класс - Агро "гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру" проектын презентацияләү белән чыгыш ясады. Мәктәп коллективы һәм җитәкчесе әлеге чарада уңышлы катнашып диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан аграр университеты белән өченче ел уңышлы хезмәттәшлек итә. Мәктәп университет галимнәре, әлеге югары уку йорты педагоглары җитәкчелегендә бик уңышлы фәнни-җитештерү һәм эксперименталь эшләр алып бара.
С 1-5 апреля 2024 г. в городе Москве состоялся XXll Международный Макаренковский форум : "Мотивационные, технологические и содержательные ресурсы школ- хозяйств и агрошкол России" на площадках Общественный палаты, Государственной Думы, ВДНХ. Форум проходил при поддержке Министерства просвещения РФ, Государственной Думы и РАН. На работе форума принимал активное участие С 1-5 апреля 2024 г. в городе Москве состоялся XXll Международный Макаренковский форум : "Мотивационные,технологические и содержательные ресурсы школ- хозяйств и агрошкол России" на площадках Общественный палаты, Государственной Думы, ВДНХ. Форум проходил при поддержке Министерства просвещения РФ, Государственной Думы и РАН. На работе форума участвовал директор МБОУ «Кировская СОШ» Гарипов Даниал Данифович . В рамках форума проходил конкурс им.А.С.Макаренко, где 3 апреля 2024г. перед экспертами жюри и представителями школ со всей России на площадке ВДНХ выступил с презентацией проекта «Реализация общеобразовательной программы "Класс - Агро" Актанышского муниципального района Республики Татарстан совместно с ФБОУ ВО «Казанский ГАУ» директор школы Даниал Данифович. За успешное выступление школа и руководитель награждены дипломами и ценным подарком. МБОУ «Кировская СОШ» третий год успешно сотрудничает с ФБОУ ВО «Казанский аграрный университет». Школа ведет научно-производственную и экспериментальную работу под руководством научных руководителей, педагогов данного ВУЗа.
-
Алтынчәчтә “Кошларга ярдәм ит” марафоны 05.04.2024
“Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре этилэре белән берлектә“Экояз” конкурсының “Кошларга ярдәм ит” марафонында катнашып, бик матур сыерычык оялары ясадылар. Сыерчык ояларын балалар бакчабызга кунак итеп чакырылган Актаныш урманчылыгының урман мастерлары Махмутзянов Дилфас Гаяз улы, Гарипов Расих Магфурҗан улы, Галиев Идеал Насих улы, Хисамов Рамис Рифкат улына тапшырдылар, әтиләре белән берлектә “Бүләк” урманындагы, бакчабыз территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Урман мастерлары сыерчык ояларын өй тирәсендәге агачларга куюның әһәмиятен турында әйтеп “Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне, авыл халкын, җырлары белән дә сөендерәләр”- диделәр. Нәтиҗәдә, 54 сыерчык оясы үз хуҗаларын эзләп урманнарга, бакча тирәләренә урнаштырылды. Нәни табигать сакчыларын күреп күңелләр сөенде. Киләчәктә, зур үскәч тә, әлеге чаткылар сүнмәсен иде дигән теләктә каласы килә.
Малыши детского сада“Алтынчэч” вместе с родителями приняли участие в марафоне "Помоги пернатым" конкурса “Экояз” и сделали красивые скворечники. Скворечники передали приглашенным мастерам леса Актанышского лесничества Махмутзянову Дилфасу Гаязовичу, Гарипову Расиху Магфурзяновичу, Галиеву Идеалу Насиховичу, Хисамову Рамису Рифкатовичу, а также вместе с родителями разместили их на территории нашего сада, и в лесу “Буляк”. Мастера леса, говоря о важности установки скворечников на деревьях вокруг домов, отметили, что птицы, живущие рядом, не только оказывают неоценимую помощь природе, но и радуют нас, жителей села, своими песнями. В результате 54 скворечника в поисках своих хозяев разместились в лесах, вокруг садов и огородов. Отрадно было видеть маленьких защитников природы. Хочется пожелать, чтобы эти искры не погасли в будущем.
-
Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды 04.04.2024
4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Швейцариядән дә катнашалар. Барысы 3000 кеше татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды. Алар арасында Актаныш районыннан да җиңүче булу безнең өчен олы горурлык. Байсар мәктәбенең 6 класс укучысы Хәйбрянова Рузалина "Проза" номинациясендә 2 урынны яулады, 25 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
-
Туган көн / День рождения. 04.04.2024
Туган көннән дә шәп бәйрәм юк икән,нигә без дә бүген тумадык икән,дип кызыгып тордылар бүген кайберәүләр.Чөнки,Такталачык мәктәп-интернатында 2 группа укучыларының Туган көн кичәсе күңелле,шат авазларга күмелеп,кызыклы уеннарга бай булды.Укучылар бәйрәмдә актив катнаштылар,бер- берләренә матур теләкләр теләделәр,җырладылар,рәхәтләнеп биеделәр.Кунак булып килгән укытучы апалар бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән балаларны сөендерделәр. Җитәкчесе:Мурзина Д. Д.
Нет лучшего праздника, чем день рождения. Некоторые сегодня задавались вопросом, почему мы тоже не родились сегодня. Ведь день рождения учащихся 2 группы Такталачукской школы-интернат был наполнен веселыми,радостными звуками и интересными играми.Учащиеся приняли активное участие в празднике,пожелали друг другу всего наилучшего,спели песни,с удовольствием потанцевали. Пришедшие в гости учительницы порадовали детей подарками и угощениями. Руководитель: Мурзина Д. Д.
-
Татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе / Татарское полотенце – зеркало чистой души 04.04.2024
Борынгы заманнардан сакланып калган татар халкының мәдәни мирасы арасында сөлгеләр зур урын алып тора. Аларның үрнәкләрендә һәм рәсемнәрендә бәхет һәм матурлык, гореф-гадәтләр һәм гореф-гадәтләр, иң якты эмоцияләр турында халык күзаллаулары ята.Татар сөлгесе - халкыбызның йөз аклыгы, күңелебез көзгесе, сабан туе колга-баганаларында җилфердәүче, хуҗабикәләрнең йорт-җир күрке генә түгел, гаилә ядкаре дә, халык йолаларының бер төсмере дә. Шунысы куанычлы авылыбызда сөлге, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре чигүче апаларыбыз гына түгел яшь кызларыбыз да бар. Мәктәбебез укучылары алар белән танышып, очрашып, чигү серләренә өйрәнеп тора. Ә “Татар сөлгесе”район конкурсына әзерлек йөзеннән районыбызның танылган чигү остасы Илиза апа Хакимованың кул эшләреннән күргәзмә ясап таныштык. Аның кулы тудырган искиткеч могҗизаларга таң калдык. Аларны эшләү зур осталык һәм түземлелек таләп итә бит. Конкурска мәктәбебез укытучылары Лениза Динәвис кызы Фаттахова, Инзилә Дөбәрис кызы Кирамова сөлге, ә 9 сыйныф укучысы Энҗе Хисамова мендәр тышлыгы чиктеләр.
Среди культурного наследия татарского народа, сохранившегося с древних времен, большое место занимают полотенца. В узоры и рисунки на них заложены народные представления о счастье и красоте, традиции и обычаи, самые яркие эмоции.Татарское полотенце- зеркало души народа, развевающееся на шестах и столбах Сабантуя, не только домашнее украшение хозяйки, но и семейная реликвия, один из оттенков народных обрядов. Отрадно, что в нашем селе есть не только взрослые, которые вышивают полотенца, наволочки, занавески на окна, но и молодые девушки. Ученики нашей школы знакомятся с ними, встречаются, учатся секретам вышивания. А в рамках подготовки к районному конкурсу ”Татарское полотенце " мы познакомились с выставкой работ известной вышивальщицы Илизы Хакимовой. Мы были поражены чудесами, сотворенными ее рукой. Ведь их изготовление требует большого мастерства и терпения. На конкурс вышили полотенце учителя школы Лениза Динависовна Фаттахова, Инзиля Дубарисовна Кирамова, а ученица 9 класса Энже Хисамова-наволочку.
-
9 класс укучыларының Актаныш технология техникумы җитәкчесе белән очрашуы / Встреча учащихся 9 класса с руководителем ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» 03.04.2024
2024 елның 03 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучыларының Актаныш технология техникумы җитәкчесе Л.Җ. Шамсунова белән очрашуы булды. Әңгәмә барышында Ландыш Җәүдәт кызы укучыларга уку йортына кабул итү кагыйдәләре, практика, социаль партнерлык һәм эшкә урнашу, кызыклы студент тормышы турында сөйләде. Шулай ук укучыларга техникумда укып алырга мөмкин булган һөнәрләр һәм белгечлекләр, өстәмә белем бирү түгәрәкләре һәм секцияләре турында презентация күрсәтте. Очрашу укучылар өчен эшлекле һәм мәгълүмати булды.
03 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялась встреча учащихся 9 класса с руководителем ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» Шамсуновой Л.Я. В ходе беседы Ландыш Явдатовна рассказала учащимся о правилах приема в учебное заведение, практике, социальном партнерстве и трудоустройстве, об интересной студенческой жизни. Также учащимся продемонстрировала презентацию о профессиях и специальностях техникума, дополнительном образовании, кружках и секциях. Встреча была деловой и информативной для учащихся.
-
1 апрель-Халыкара кошлар көне / 1 апреля - Международный день птиц 01.04.2024
2024 елның 1 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология атналыгы кысаларында «Кошлар көне» тематик көн оештырылды. Әлеге көннең максаты укучыларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру иде. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары кошларның рәсемен ясадылар һәм кошлар сурәтләнгән фотоларны карадылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Укучылар яз көне безнең якларга нинди кошлар очып килүен, ә ел әйләнәсе нинди кошлар яшәвен белделәр. Тематик көн азагында укучылар канатлы дусларга сакчыл карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Тематик көн «Кошларны яратыгыз һәм аларга ярдәм итегез!» девизы астында узды.
1 апреля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках недели биологии был организован тематический день «День птиц», целью которого было познакомить детей с международным Днем птиц. В этот день ученики начальных классов нарисовали птиц, рассматривали иллюстрации и фотографии с изображением птиц. Учащиеся узнали об истории праздника, о пользе птиц, их роли в природе и жизни человека. Ребята узнали какие птицы весной прилетают в наши края, а какие живут у нас круглый год. В завершение тематического дня ребята сделали вывод, что к пернатым друзьям надо относиться бережно и проявлять о них заботу. Тематический день прошёл под девизом: «Любите и помогайте птицам!»