МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» / «Лучший персональный сайт педагога – 2023» 08.12.2023
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: челтәрле белем бирү интернет-киңлеген практик куллануны һәм гомуми белем бирү һәм тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне нәтиҗәле куллануны хуплау һәм үстерү. Әлеге конкурста Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Галләмова Г.М. катнашып 2 урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
Институтом развития образования Республики Татарстан проведен Республиканский конкурс « «Лучший персональный сайт педагога – 2023». Цель конкурса: поддержка и развитие практического использования сетевого образовательного интернет-пространства и эффективного использования информационно-коммуникационных технологий в общеобразовательном и воспитательном процессе. В конкурсе приняла участие учитель Богадинской основной общеобразовательной школы Галлямова Г. М., которая заняла 2 место и была награждена дипломом.
-
ЮИД отряды волонтерлары / Волонтеры отряда ЮИД 07.12.2023
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы чаралары дәвам итә. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына, өлкән яшьтәге абый-апаларга, мөмкинлеге чикле авылдашларыбызга ярдәм итеп, хәлләрен белешеп кайтуны оештырдылар. Бу эштә Күҗәкә мәктәбенең ЮИД отряды активлык күрсәтте. Ярдәм бигрәк тә кар көрәү, кар эттерү эшләре буларак башкарылды. Игелекле эш, гамәлләребез дәвамлы булыр.
Мероприятия декады инвалидов продолжаются. Учащиеся помогают ветеранам войны и тыла, пожилым, односельчанам с ограниченными возможностями. В этом деле активное участие принимает отряд ЮИД Кузякинской школы. Помощь оказывалась в основном в виде чистки снега. Наши добрые дела будут продолжены.
-
"Өмет торналары" бәйгесенә йомгак ясалды / Итоги конкурса "Журавли надежды" 07.12.2023
Актаныш Балалар ижат үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында районыбызда XIX нчы мәртәбә "Өмет торналары" оригами кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурска сәламәтлеклэре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр буенча 15 катнашучы Диплом hәм истәлекле буләккә лаек булды. Шулай ук чарада ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова катнашып, балаларга яктылык кайтаргыч элементлар, сумкалар таратты, барысына да имин юллар теләде.
В Актанышском Центре детского творчества в рамках Декады инвалидов подвели итоги XIX конкурса поделок оригами "Журавли надежды". По итогам 15 участников получили дипломы и памятные подарки. Также в мероприятии приняла участие начальник отделения ГИБДД Мухаметова Лейсан Радифовна, которая раздала детям светоотражающие элементы, сумки, пожелала всем безопасных дорог.
-
Рух ныклыгы / Сила духа 06.12.2023
Инвалидлар декадасы кысаларында, 8Б сыйныф укучылары Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер” китабы буенча буктрейлер карадылар.
Рөстәм Нәбиевнең яшәү рәвеше – безнең өчен батырлык үрнәге. Бу повесть укучыларны сынаулар алдында каушап калмаска өйрәтә. Беркайчан да бирешмәскә, хыялыңа таба атларга һәм куйган максатыңа ирешергә чакыра.Сила духа: в рамках декады инвалидов, ученики 8 б класса Гуманитарной гимназии- интернат посмотрели буктрейлер по книге Дании Нагыйм и Рустама Набиева "Бөртекләп җыелган гомер".
-
Армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты / Чемпионат Республики Татарстан по армрестлингу 06.12.2023
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы Руслан Сәхабиев армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашты. Чемпионат Чистай шәһәрендә узды. Руслан исә Актаныш төбәге данын яклап 3 урынга чыккан. Яшь райондашыбызны һәм аның тренеры Рузил Тимировны чын йөрәктән тәбрик итәбез, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
Ученик 8А класса Актанышской школы №2 Руслан Сахабиев принял участие в чемпионате Республики Татарстан по армрестлингу. Чемпионат проходил в городе Чистополь. Руслан же, защищая честь Актанышского региона, занял 3 место. От всей души поздравляем юного земляка и его тренера Рузиля Тимирова, желаем ему новых побед.
-
Авылыбыз горурлыгы / Гордость нашего села 06.12.2023
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны - районыбызның, җирлегегебезнең, авылыбызның хөрмәтле кешесе, Ак әбиебез, күркәм Ана-Абдуллина Нурфика апа гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итә. Безнең Күҗәкә мәктәбе укучылары да Нурфика апа янында булып аны бәйрәме белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Хәл белешеп, аралашып кайттылар. Нурфика апа балалар килүне һәрчак көтеп ала. Балаларны таный, гаиләләренең хәлләрен, мәктәптәге уңышларын сораштыра. Нурфика апаның киң күңеллелегенә, аек акылына без сокланабыз. Аның янында еш булабыз.
В эти дни ветеран Великой Отечественной войны - уважаемый человек района, поселения, села, наша белая бабушка, прекрасная мать - Абдуллина Нурфика апа принимает поздравления с праздником жизни. Наши школьники тоже побывали у Нурфики апа и поздравили ее с праздником, выразили самые искренние пожелания. Нурфика апа всегда с нетерпением ждет прихода детей. Узнает детей, расспрашивает о положении их семей, успехах в школе. Мы восхищаемся широтой души, трезвым умом Нурфики апа. Мы часто бываем у нее.
-
«Россия - минем горизонтларым» («Киләчәккә билет») дип аталган дәрестән тыш эшчәнлекВнеурочная деятельность «Россия – мои горизонты» («Билет в будущее») 05.12.2023
2023 нче елның 5 нче декабрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 класс укучылары «Россия - минем горизонтларым» («Киләчәккә билет») дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек курсын гамәлгә ашыру барышында һәм Актаныш җирлеге эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан тегү - чигү эше белән шөгыльләнгән Дәүләтова Әлфия Мәзһәр кызының эш урынында булдылар. Укучылар тегүче һөнәренең үзенчәлеге һәм эшмәкәр булу нечкәлекләре белән таныштылар. Дөньяда һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Әлфия Мәзһәр кызы тегүче һөнәрен сайлавына һич тә үкенми, киресенчә горурланып, яратып сөйли. Әлеге һөнәрдә эшмәкәр булып унике ел буена эшли. Тегүче һөнәренә Актаныш һөнәр училищесында укып алган. Әлфия Мәзһәр кызының оста куллары тарафыннан зәвык белән тегелгән милли киемнәрне, чигелеп татар орнаментлары төшерелгән сумкаларны, намазлыкларны, калфаклар һәм түбәтәйләрне укучылар сокланып карадылар. Укучыларга гади кебек тоелган, әмма бар кеше дә булдыра алмаган һөнәр белән танышу зур тәэсирләр калдырды.
5 декабря 2023 года учащиеся 6-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» в ходе реализации курса внеурочной деятельности «Россия - Мои горизонты» («Билет в будущее») с целью ознакомления с деятельностью предпринимателей Актанышского сельского поселения посетили рабочее место Давлетовой Альфии Мазгаровны, занимающейся швейно - вышивальным делом. Учащиеся ознакомились с особенностями профессии швеи и тонкостями становления предпринимателем. В мире много профессий, но каждый человек выбирает профессию, которая ему нравится. Альфия Мазгаровна не жалеет, что выбрала профессию швеи, наоборот, говорит с гордостью и любовью. Работала в этой профессии предпринимателем в течение двенадцати лет. Обучалась профессии швеи в Актанышской профессиональной училище. Ученики с восторгом смотрели национальные костюмы, искусно сшитые руками Альфии Мазгаровны, сумки с вышитым татарским орнаментом, калфаки и тюбетейки. Большое впечатление произвело на учащихся знакомство с профессией, которая казалась им простой, но не всем доступной.
-
"Наши семейные книги памяти" / "Безнең гаилә хәтер китаплары" 05.12.2023
Бүген, 5 нче декабрь көнне, мәктәбебезнең 8Б психолого-педагогик сыйныфы укучысы Сафина Мария Чаллы дәүләт педагогия университетында оештырылган бөтенроссия "Наши семейные книги памяти" дип исемләнгән акциядә катнашты. Җитәкчесе Хәбибуллина Зөһрә Баязит. Акциядә укытучылар, студентлар, укучылар чыгыш ясады, алар Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-туганы турында сөйләде. Чара патриотик рухта үтте. Һәр чыгыш ясаучы үзенең сүзен "Хәтерлибез, горурланабыз, онытмыйбыз" дип төгәлләде.
Сегодня, 5 декабря, Сафина Мария, ученица 8Б психолого-педагогического класса нашей школы, приняла участие во всероссийской акции «Наши семейные книги памяти», организованной в Набережночелнинском государственном педагогическом университете.Руководитель Хабибуллина Зухра Баязит. На мероприятии выступили преподаватели, студенты и ученики, рассказали о своем родственнике-герое, участвовавшем в Великой Отечественной войне. Мероприятие прошло в патриотическом духе. Каждый выступающий завершил свое выступление словами: «Мы помним, мы гордимся, мы не забываем».
-
Гуманитар ярдәм / Гуманитарная помощь 05.12.2023
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар һәм педагоглар МХО солдатлары өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар. Дарулар, азык-төлек җыелмалары, беренче кирәкле әйберләр һәм киемнәр җыелды. Барлык педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня в Актанышской школе №2 учащиеся с 1 по 11й класс и педагоги, приняли активное участие в сборе гуманитарной помощи для солдатов СВО. Были собраны медикаменты, продуктовые наборы, предметы и одежда первой необходимости. Выражаем огромную благодарность всем педагогам, родителям и ученикам за оказанную помощь.
-
Бозда игътибарлы булырмын / Буду бдительным на льду 04.12.2023
Республикакүләм үткәрелүче “Бозда игътибарлы булырмын” рәсем конкурсының муниципаль этабында Теләкәй мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Калинин Руслан 3 нче урынга ия булды. Русланга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
На муниципальном этапе республиканского конкурса рисунков “ Буду бдительным на льду” ученик 6 класса Калинин Руслан Тлякеевской школы занял 3 место. Желаем Руслану дальнейших творческих успехов.