МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
«Яшь педагог + остаз» / «Молодой педагог + наставник» 14.03.2024
Мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә укытучы-остазлар һәм яшь мөгаллимнәр арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның һөнәри үсешенә ярдәм итү максатыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Яшь педагог + остаз» конкурсы үтте. Конкурс шартлары нигезендә яшь мөгаллим һәм остаз үзләренең бердәм эшчәнлеген чагылдырган видео-визитка әзерләргә һәм методик алымнарны күрсәтүче уртак мастер-класс үткәрергә тиешләр. Бакчабызда остазлык эше даими алып барыла, эшкә килгән яшь тәрбиячеләргә, тәҗрибәле педагоглар ярдәм итә. Әлеге конкурста Вагизова Алисә Фәндәс кызы – Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Туктарова Эльвира Валерий кызы – Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы катнашып көч сынаштылар.
На основании плана МКУ “Управление образования” и в целях выявления, поддержки и распространения эффективного опыта педагогов-наставников образовательных учреждений, создания положительной профессиональной мотивации у молодых специалистов прошел конкурс «Молодой педагог + наставник». По условиям конкурса молодой педагог и наставник должны были подготовить видео-визитку, отражающую их совместную деятельность, и провести совместный мастер-класс, демонстрирующий методические приемы. Из коллектива МБДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш” в конкурсе приняли участие: Вагизова Алиса фандасковна – Лутфуллина Лейсан Глусовна, Туктарова Эльвира Валерьевна – Хабибуллина Альбина Мударисовна.
-
Технология укытучылары киңәшмәсе 14.03.2024
14 март көнне Актанышның беренче мәктәп базасында технология укытучылары җыелып, районда узачак “Мин-мастер” бәйгесе хакында фикер алыштылар. Укучылар башкарасы эшне иң элек үзләре эшләп карап, кимчелекләрне төзәтеп, уртак фикергә киленде.Зәвыклы, шул ук вакытта балалар өчен дә уңайлы эш төрләре сайланды.
14 марта на базе й Актанышской школы №1 собрались учителя технологии и обсудили вопросы о предстоящем в районе конкурсе “Я-мастер”. Учителя, прежде всего, сами попробовали сшить материал, исправили недостатки и пришли к общему мнению.Были выбраны стильные, в то же время удобные для детей виды работ.
-
Эчтәлекле очрашу / Содержательная встреча 14.03.2024
Бүген, 14 март көнне, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә бик эчтәлекле очрашу булды. Районыбызның “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге җитәкчесе Тәнзилә Рөстәм кызы Гыйниятова һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең кече лейтенанты Регина Радик кызы Камалова 6-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Тәнзилә Рөстәм кызы аларга терроризмга каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Мәктәпкә кораллы җинаятьче килеп кергән очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, видеороликлар күрсәтеп, алар буенча әңгәмә оештырды. Регина Радик кызы исә, укучыларга районыбызда киң таралган җинаятьләр турында аңлатып үтте, һәр эшне уйлап башкарырга, тәртипсезлекләр ясамаска өндәде. Шулай ук бала ясаган һәр вак хулиганлык өчен дә әти-әниләрнең дә җаваплылыкка тартылачагын ассызыклап үтте. Укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җавап алдылар.
Сегодня, 14 марта, в Новоалимовской ООШ состоялась содержательная встреча. Руководитель молодежного центра по охране общественного порядка “Форпост " Танзиля Рустамовна Гиниятова и инспектор по делам несовершеннолетних, младший лейтенант полиции Регина Радиковна Камалова встретились с учащимися 6-9 классов. Танзиля Рустамовна рассказала им о мерах по борьбе с терроризмом. Она напомнила правила поведения в случае, если в школу вошёл вооруженный преступник, показала видеоролики и устроила по ним беседы. Регина Радиковна рассказала ребятам о широко распространенных в районе преступлениях, призвала все делать продуманно, не допускать беспорядков. Она также подчеркнула, что даже за каждое мелкое хулиганство, совершенное ребенком, к ответственности будут привлечены и родители. Учащиеся задали инспектору интересующие их вопросы, на которые получили исчерпывающие ответы.
-
9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют» 13.03.2024
Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша. Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!". Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде. "Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә. Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!
-
ТЕАТР АЙЛЫГЫ 13.03.2024
Гимназиянең 2Б класс укучылары "Өч кыз" татар халык әкиятен әти-әниләр, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән берлектә яңача форматта сәхнәгә куйды. Әкият күмәк җыр-биюләр, татар халык уеннары белән тулыландырылып эшкәртелгән.
Театральный месячник : Ученики 2 б класса гимназии вместе с классным руководителем Султановой Г.Д. и родителями показали театр по мотивам татарской сказки "Три сестры".Сказка дополнена песнями, танцами и татарскими народными играми.
-
«Сабантуй» журналыннан истәлекле бүләкләр / Памятные подарки от журнала «Сабантуй» 12.03.2024
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтова һәм 6 нчы класс укучысы Назлыгөл Шәйдуллина «Сабантуй» журналының Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәргән «МИННӘН БҮЛӘК» марафонында катнашып җиңүче булдылар. Укучы кызларга «Сабантуй» журналыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Айзиля Ахметова и ученица 6 класса Назлыгуль Шайдуллина стали победителями марафона журнала «Сабантуй» «Подарок от меня», посвященного Дню защитника Отечества. Школьницам вручили памятные подарки от журнала «Сабантуй».
-
Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты / Праздничный концерт, посвященный Году семьи 12.03.2024
Районыбызда ай буена Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале барды. Иске Кормаш халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” дигән әсәрен тамашачыга җиткерде. Иске Кормаш мәктәбе укучылары Гадел Исламов, Сәйдәш Мәрданов, Лияна Фәрдиева, Зифа Мадъярова, Назил Бакиров, Диләрә Галиева, Зәмирә Рахматуллина, Анастасия Лапшина, Риналь Зарипов бу фестивальдә катнашып, ”Өмет” номинациясендә дипломант булдылар. Чын күңелдән укучыларыбызны котлыйбыз.
В течение месяца в районе проходил театральный фестиваль имени Мухтара Мутина. Старокурмашевский народный театр представил постановку Айгуль Ахметгалиевой “Капка”. Учащиеся Старокурмашевской школы Гадель Исламов, Сайдаш Марданов, Лияна Фардиева, Зифа Мадьярова, Назиль Бакиров, Диляра Галиева, Замира Рахматуллина, Анастасия Лапшина, Риналь Зарипов приняли участие в этом фестивале и стали дипломантами в номинации ”Өмет”. От всей души поздравляем наших учащихся.
-
Әниләрне данлап! / Восславим женщину-мать! 08.03.2024
Халыкара хатын-кызлар көненең 8 мартка туры килүе юкка түгелдер. Нәкъ менә озын-озакка сузылган салкын кышлардан соң , шифалы, өметле, җылы язлар кебек, әниләребез дә ягымлы, мәрхәмәтле, күңелләргә өмет салучы, шәфкатъле асыл затларыбыз! Безнең Богады мәктәбендә, кешелекне бар итүче, бөек әниләребезгә багышланган бик матур кичә узды. Бу көнне мәктәбебезнең укытучылары, укучылар әниләргә үзләренең чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерделәр, җырлар, шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Алар дәртле биюләр белән аралашып барды. Мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм көнне генә түгел һәрчак игътибарга, ихтирамга, хөрмәткә лаек зат ул хатын-кыз!
Вместе с весной приходит прекрасный праздник – Международный женский День 8 марта. Это не просто праздник – это признания в любви всем женщинам. Этот день согрет лучами солнца, женскими улыбками, украшен россыпью цветов. В нашей Бугадинской школе прошел замечательный вечер, посвященный нашим великим матерям-создателям человечества. В этот день учителя и ученики школы передали мамам свои искренние поздравления, подарили песни, поэтические букеты. Они сопровождались танцами. Директор школы Васил Максутович поздравил с праздником и передал свои добрые пожелания. Не только в праздничный день, но и всегда заслуживающая внимания, уважения женщина!
-
Кояшлы бәйрәм / Солнечный праздник 08.03.2024
8 март- халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 6 март көнне Күҗәкә мәктәбендә зур, матур чара үткәрелде. Кадерле әниләребезне, әбиләребезне, укытучы апаларны, кызларны язның беренче бәйрәме уңаеннан ихлас котлап матур теләкләр җиткерелде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичәне бәйрәм кунаклары бик яраттылар. Бәйрәм табынына әниләребез, укучы кызларыбыз пешереп килгән ризыклар да бик тәмле булды. Җыр-биюләргә, уеннарга бай бәйрәм кайтавазы күңелләрдә озак сакланыр әле.
В честь Международного женского дня 6 марта в Кузякинской школе было проведено большое, красочное мероприятие. Мы искренне поздравили с первым весенним праздником мам, бабушек, учительниц,девушек и выразили искренние пожелания. Подготовленный учащимися литературно-музыкальный вечер очень понравился гостям праздника. Очень вкусными были и блюда, которые на праздничный стол готовили наши мамы, школьницы. Праздничное настроение, наполненное песнями, танцами, играми, еще долго будет в душе.
-
Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган концерт / Концерт, посвященный Международному женскому дню 08.03.2024
Теләкәй мәктәбе укучылары һәм укытучылар авыл мәдәният йортында 8 нче март – Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган концерт күрсәттеләр. Чараның эчтәлеге Гаилә елы уңаеннан әти, әни, бала өчпочмагы, аларның дус, бердәм яшәвенә нигезләнгән иде. Балаларының сәхнәдә чыгыш ясаганнарын карарга нигездә барлык ата – аналар да килгән. Концерт бик күңелле узды.
Учащиеся и учителя Тлякеевской школы показали в сельском Доме культуры концерт, посвященный Международному женскому дню 8 марта. Содержание мероприятия было основано в честь Года семьи, на треугольник “отца, матери и ребенка”, их дружбы. Посмотреть на выступление своих детей на сцене пришли практически все родители. Концерт прошел очень весело.