МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Бәйрәм бүген !
07.03.2024
Бүгенге кояшлы иртәбез бәйрәм мизгелләренә бай булды! Иртәдән үк укучыларыбыз хатын-кызларыбызны чәчкәләр һәм бәйрәм котлаулары белән каршы алды.
Сегодня с самого утра ученики гуманитарной гимназии-интернат для одаренных детей встречали прекрасных женщин со цветами и поздравлениями с Восьмым марта.
-
Гүзәл затлар бәйрәме / День прекрасных созданий
07.03.2024
Күҗәкә мәдәният йортында үткән бәйрәмдә мәктәп укучылары, укытучылар коллективы, балалар бакчасы коллективы бердәм булып бик эчтәлекле концерт программасында катнаштык. Әлеге зур чараны мәктәп директоры Р.С.Мирзаянова һәм авылыбыз китапханәчесе Л.Р.Акмалова әзерләде һәм алып барды. Матур җырларыбыз, дәртле биюләребезне авыл халкы һәм кайткан кунаклар кайнар алкышларга күмде. Авылыбызның күркәм аналарын, хезмәт сөйгән, дан-хөрмәткә лаеклы хатын-кызларын зурларга тырыштык. Бәйрәм авыл халкы тарафыннан югары бәяләнде. Тамашачыларның рәхмәт сүзләре безне тагын да матур очрашуларга дәртләндерде.
На празднике, прошедшем в Кузякинском Доме культуры, школьники, педагогический коллектив, коллектив детского сада вместе приняли участие в насыщенной концертной программе. Подготовили и провели мероприятие директор школы Р. С. Мирзаянова и библиотекарь Л. Р. Акмалова. Наши красивые песни, зажигательные танцы вызвали горячие аплодисменты жителей и гостей села. Мы старались чествовать прекрасных матерей, трудолюбивых, достойных славы женщин нашего села. Праздник был высоко оценен сельчанами. Слова благодарности зрителей вдохновили нас на еще более прекрасные встречи.
-
«Ел педагогы - 2024» / «Педагог года - 2024»
07.03.2024
«Знанио» белем бирү порталы тарафыннан үткәрелгән «Ел педагогы - 2024» дөньякүләм бәйгедә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы җиңүче булды. Котлыйбыз!
Победителем международного конкурса «Педагог года - 2024», проведенного образовательным порталом «Знанио», стал учитель математики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович. Поздравляем!
-
“Язгы нур” концерты
06.03.2024
5 нче, 6 нчы март көннәрендә Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Меңнәр, Чишмә авылы мәдәният йортларында 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы нур” дип исемләнгән концерт куйдылар. Җырлар, шигъри тәлгәшләр, дәртле биюләр белән үрелеп барган кичә бик матур hәм күңелле үтте. Барлык гүзәл затларны язның беренче гүзәл бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
«Гаилә - бәхет ачкычы» / «Семья - ключ к счастью»
06.03.2024
2024 нче елның 6 нчы мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россиядә 2024 ел - Гаилә елы уңаеннан укучылар һәм әти - әниләр белән «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән күләмле чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм РФ һәм ТР дәүләт гимнарын башкару белән башланып китте. Мәктәп директоры Ринат Флүн улы Җәмилов килгән кунакларга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм “Гаилә елы»на старт бирде. Чара барышында укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм башлангыч класс укучылары «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Соңыннан бергәләшеп мәктәп спортзалында «Без спорт сөюче гаилә» дип аталаган спорт- уен ярышлары үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар ике төркемгә бүленеп җитезлектә, төгәллектә һәм командада эшли белү күнекмәләре буенча ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Укучылар мәктәптә үткәрелгән ярминкә табышыннан әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Мәктәп тормышында һәм төрле бәйгеләрдә актив катнашкан Ахметшиналар һәм Ахметовалар гаиләләренә мәктәп дирекциясе тарафыннан «ЛЕО» брендының канцелярия товарларыннан торган мәктәпкә кирәк-яраклар наборлары тапшырылды. Бәйрәм түгәрәк өстәл артында тәм- томнар белән чәй табыны артында дәвам итте. Чыннан да бәйрәм бик күңелле булды. Укучылар да, әти - әниләр дә күтәренке рух белән таралыштылар.
6 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовской ООШ» состоялось масштабное мероприятие «Семья - ключ к счастью», приуроченное к 2024 году семьи в России. Праздник начался с исполнения государственных гимнов РФ и РТ. Директор школы Ринат Флунович Зямилов тепло поздравил всех присутствующих и дал старт «Году семьи». В ходе мероприятия учащиеся прочитали стихи, спели песни, а ученики начальных классов инсценировали сказку «Красная Шапочка». Затем в школьном спортзале были проведены спортивно - игровые соревнования «Мы спортивная семья». Участники праздника соревновались в ловкости, точности и умении работать в команде, разделившись на две группы. В итоге победила дружба. Учащиеся вручили подарки, приготовленные их мамами из доходов школьной ярмарки. Семьям Ахметшиных и Ахметовых, принимавших активное участие в школьной жизни и различных конкурсах, дирекцией школы были вручены наборы школьных принадлежностей, состоящие из канцелярских товаров бренда «Лео». Праздник продолжился чаепитием за круглым столом со сладостями. Действительно, праздник был очень веселым. И ученики, и родители с воодушевлением разошлись.
-
Шәҗәрә – нәсел агачы / Генеалогическое древо
06.03.2024
Чалманарат ТГББМнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Ә.Р.Исрафилова, Гаилә елы кысаларында, Чалманарат мәктәбендә укучы балалары булган гаиләләр арасында “Шәҗәрә – нәсел агачы” дигән бәйгеуздырды. 5-7 буынга кадәр нәсел тамырларын белгән гаиләләр Грамоталар белән бүләкләнделәр. I урын Әхмәтхуҗиннар, Камалетдиновлар, Гаязовлар, Имамовлар гаиләсе,II урын Локмановлар гаиләсе,III урын Ильясовлар, Булатовлар гаиләсе. Котлыйбыз!
Заместителем директора по воспитательной части А.Р.Исрафиловой в рамках “Года семьи” , в Чалманаратской ООШ проведен конкурс “Генеалогическое древо”. Грамотами были награждены семьи, представившие свои родословные до 5-7 поколения. I место семьи Ахматхузиных, Камалетдиновых, Гаязовых, Имамовых , II место семья Лукмановых, III место семьи Ильясовых, Булатовых. Поздравляем!
-
Район технология укытучылары утырышы / Заседание учителей технологии района
06.03.2024
6 март көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә район технология укытучылары утырышы үткәрелде. Семинар “Технология фәнен укытуда заманча белем бирү технологияләре куллану” темасы астында узды. Биредә башлангыч класс укытучылары Миңнегулова Светлана Шәехтимер кызы һәм Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы технология дәресе, Мусина Голнара Миркасим кызының 7 класс укучылары белән Мастер-класс тәкъдим иттеләр. Шулай ук “Сез –кояшы, сез-чәчкәсе, сез-бизәге җиребезнең” – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара каралды. Укучылар, укытучыларның кул эшләреннән төзелгән бай күргәзмәсе куелган. Мәктәп музее белән таныштылар. Киңәшмәдә район методик берләшмә җитәкчесе Маннапова Нәзлия Масхабовна, методик берләшукытучылар - Күҗәкә мәктәбеннән Магданурова Голназ Фаиз кызының, Чалманарат мәктәбеннән Хәбирова Лилия Риф кызының чыгышлары тыңланды. Соңыннан укытучылар үзара фикер алышты.
6 марта в МБОУ "Телякеевская ООШ" состоялось заседание учителей технологии района. Семинар прошел под темой “Применение современных образовательных технологий на уроках технологии". Здесь учителя начальных классов Миннегулова Светлана Шехтимировна и Миргалимова Эльвира Вакифовна представили урок технологии, Мастер-класс Мусиной Голнары Миркасимовны с учениками 7 класса. ” Вы-солнце, вы – цветы, вы-украшение нашей земли " - мероприятие, посвященное Международному женскому дню. Представлена богатая выставка работ учеников, учителей. Школьный музей. На совещании были заслушаны выступления руководителя районного методического объединения Маннаповой Назлии Масхабовны, преподавателей методического объединения. Выступили учителя Магданурова Голназ Фаизовна из Кузякинской школы, Хабирова Лилия Рифовна из Чалманаратской школы. Затем учителя обменялись мнениями.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! / Поздравляем!
06.03.2024
«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» һөнәри юнәлешле авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсында катнашып, гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Данис кызы Зиннурова “Цифрлы киләчәк һөнәрләре” номинациясендә лауреат булды.
В межрегиональном конкурсе авторских методических разработок профориентационной направленности "Славим человека труда" учитель начальных классов гуманитарной гимназии интернат Зиннурова Айгуль Данисовна стала лауреатом в номинации профессии цифрового будущего. -
«Spellng Bee» районкүләм бәйгесе
05.03.2024
5 мартта Балалар иҗат үзәгендә инглиз телендә «Spellng Bee» районкүләм бәйгесе узды. Әлеге чарада 3-5 класс укучылары катнашты.Укучылар үзләрен инглиз теленең фонетик үзенчәлекләрен белүдә сынады. Чараны гуманитар гимназиянең инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел оештырды.
-
Кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада нәтиҗәләре / Республиканская спартакиада по военно-прикладным видам спорта среди кадетских школ-интернатов
05.03.2024
5 март көнне Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышлары үтте. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 15 команда арасында гомуми III урынны яулады һәм грамота, кубок белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга – кул сәгате бирелде. Команданы әзерләүдә зур өлешләрен керттеләр: хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Корбанов К.М., физкультура укытучысы Гомәров А.А., тәрбияче Гареев З.Р., педагог- оештыручы Вафин Г.М., русс теле һәм русс әдәбияте укытучысы Әмирҗанова Э.М., тәрбияче Мокимов Р.Р., тәрбияче Хөҗҗәтов Н.К. Үз туган мәктәпләре өчен, көчләрен кызганмыйча, ярышта катнашкан барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Молодцы! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур унышлар телибез!
5 марта в Казанском республиканском спортивно-патриотическом центре допризывной подготовки молодежи «Патриот» прошла республиканская спартакиада по военно-прикладным видам спорта среди 15 кадетских школ-интернатов Республики Татарстан. Команда ГБОУ "Актанышская кадетская школа-интернат имени Героя Советского Союза Хасана Заманова" под руководством заместителя директора по ВПВ Фарухшина Д.М. в составе 10 кадетов заняла общекомандное III место и награждена грамотой, кубком. Каждый участник получил часы. Молодцы!!! Поздравляем и желаем дальнейших побед!