муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Башлангыч сыйныфлар өчен китапханәче Исланова Г.Г. “Серле дөнья” исемле ачык чара үткәрде. Анда сүз әкият геройларын табышмаклар аша тану, рәсемнәр аша китапның авторын һәм исемен әйтү, китапка сак караш турында барды. Соңыннан күпсанлы сорауларга да җавап табылды. Ахырдан күрсәтелгән күчтәнәч мультфильмны барысы да яратып карады. 09.04.2015

-
Туган телгә, газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан 8 нче сыйныф укучылары әниләргә багышланган ачык сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар әниләре турында инша язып, шигырьләр сөйләп тәрбия сәгатен алып бардылар. Икенче әниләре урынында булган укытучыларга багышланган чыгышлар бар иде. Сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. үткәргән чара бик матур тәэсир калдырды. 07.04.2015

-
2 апрель Халыкара балалар китап көне уңаеннан мәктәп күләмендә китап күргәзмәсе һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. 07.04.2015

-
25нче мартта Буа шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбендә ”Барысын да белергә телим!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып үтте. 3 нче сыйныф укучысы Минкашева Ильвина һәм 4 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу әлеге конференциядә катнашып 3 нче урын алдылар. Җитәкчеләре – Ахметшина Л.С.һәм Фәхертдинова И.М. Кызларга алга таба да уңышлар телибез. 30.03.2015

-
24 март көнне «Ел математика укытучысы-2015» бәйгесенең район туры җиңүчесе Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы бәйгенең зона турында уңышлы чыгыш ясады. Тәтеш районының Алабирде мәктәбе укучылары белән үткәрелгән дәрес һәм укытучы эшчәнлегенең төп юнәлешен чагылдырган мастер-класс мәртәбәле жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. Түземсезлек белән бәйге нәтиҗәләрен көтеп калабыз! 29.03.2015

-
24 нче март көнне 2 нче сыйныф укучылары Садыйкова Гүзәл һәм Хәйретдинова Адилә Казан шәһәренең 139 нчы гимназиясендә “Россия династияләре” Регионара проект һәм эзләнү эшләре бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Бәйгедә Гүзәл 1нче урын, Адилә 3 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре – Ахметшина Л.С. 27.03.2015

-
26 нчы март көнне Буа шәһәренең Ял үзәгендә 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауга багышланган “Вакансияләр ярминкәсе” дип исемләнгән чара үткәрелде . Мәктәптән бу чарада 9 сыйныф укучылары Асадуллина Энҗе, Валиуллина Рания, Шайдуллин Ранислар бик теләп катнашты . Очрашу барышында Казан шәһәренең Шөгыль үзәге вәкиле укучылар белән тест үткәрде , махсус урта уку йорты администрацияләре укырга керү тәртибе белән таныштырдылар, студентлар чыгышы аша мавыктыргыч техникум , медицина училищесының тормышы асылын җиткерделәр . Чарада катнашучы һәр чыгарылыш укучысына буклетлар таратылды . Аеруча укучыларда Буа ветеринария техникумында белем алу кызыксыну тудырды . Бу уку йорты вәкиле белән очрашудан соң да аерым әңгәмә оештырылды. Тормышта үз урыныңны дөрес билгеләүдә укучылар өчен бу мөһим чара иде. 26.03.2015

-
Каникулларның беренче көне безнең 5-7 сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булды . Бу сыйныфлардан мәктәпнең иң алдынгы укучылары Буа шәһәрендә уздырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотрында катнаштылар . Шәһәр мәктәпләре белән беррәттән безнең отряд 7 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис җитәкчелегендә барлык ярыш төрләре буенча да уңышлы чыгыш ясады. Балаларның дөрес атлаулары, көчле сәламләүләре, “Бескозырка белая...” җырын яңгыратып башкарулары отрядның рейтингын тагын да күтәрде . Ярыш йомгаклары буенча район хәрби комиссары укучыларга Рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Укучылар сынатмады. Молодцы, “Чын дуслар”! 24.03.2015

-
Фарсы халыклары календаре буенча 21 нче мартта “Нәүрүз” бәйрәме билгеләнеп үтелә . Йомгаклау линейкасыннан соң мәктәптә оешкан төстә шаулап – гөрләп кышны озату, язны каршы алуга багышланган “Нәүрүз мөбәракбад!” дип исемләнгән тәрбия чарасы узды. Бәйрәмне 9 сыйныф укучылары ачып җибәрде, матур теләкләре һәм яз чәчкәләре белән Нәүрүзбикә килеп керде. Һәр сыйныф бик тырышып җырлы – биюле чыгыш әзерләде. Тантаналы өлештән соң язгы Сабантуй башланып китте: монда чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык белән өлдерү, чүлмәк ватыш, мәргәннәр ярышы да бар иде. Һәр ярышта җиңүчеләр барланды, бүләкләр тапшырылды. Күмәк аркан тарту Язның чынлап та Кышны җиңүен тагын бер дәлилләде . Бәйрәм түгәрәк табын артында Карга боткасыннан, Нәүрүз коймагыннан авыз итү белән бик озак дәвам итте. Бу тәрбия чарасы укучыларга каникуллар алдыннан матур эшләргә старт бирү , гореф –гадәтләрне саклау һәм яңарту чарасы булып та зур урын алды. 21.03.2015

-
Буа мәгариф бүлегенең № 236 нчы приказы нигезендә уку йортында “Робот -2015” дип исемләнгән укучыларның иҗади бәйгесенең мәктәп туры узды. Бәйгедә иң актив булып мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар бик теләп төрле кул астындагы материалларны кулланып үзләренең хыялларында булган ярдәмче машина- роботлар иҗат иттеләр. Жюри сайлавыннан соң район этабына түбәндәге укучыларның эшләре тәкъдим ителде: 1 сыйныфтан- Серебрякова Әйшә, Серебряков Ибрахим, Сибгатуллин Динар, 2 сыйныфтан – Вәлиева Зилә, Камалова Зилә, 3 сыйныфтан- Бикчәнтәев Данис, 4 сыйныфтан – Сабиров Аяз. Бу укучыларның иҗат җимешләреннән матур мавыктыргыч күргәзмә оештырылды, зур сыйныф укучылары да кызыгып карап торды. Мәктәп администрациясе бу бәйгене оста оештыручы башлангыч сыйныф укытучыларына киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек теләп кала. 20.03.2015






