муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Мәктәптә Язгы Изгелек атнасы дәвам итә. Аны уздыру планы нигезендә мәктәпнең волонтёр төркемнәре , тимур отрядлары сугыш һәм тыл ветераннарында кунакта булдылар, илебездә уздырылган акция кысасында барлык өлкәннәргә дә Георгий тасмалары тапшырдылар. Чара барышында укучылар мәктәптә эшләп чыккан һәр пенсионер хезмәткәрне дә шушы истәлекле көн белән тәбрикләделәр.Барлыгы авылыбызда 3 сугыш ветераны, мәктәбебездә 24 лаеклы ялда хезмәткәр бар. Котлау открыткалары белән тасмаларны тапшыруда 5-9 сыйныф укучылары аеруча актив катнашты. Тасмалар тарату белән бергә балалар ветераннарның хәлен белде, кирәкле эштә булышты, тынычлап әңгәмә корып утырды. Бикмураз авылында яшәүче сугыш ветераны Саттаров Галим Харис улында 7 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Җәгъфәрова Фәрдәния Фәрит кызы белән булдылар. “Рәхмәт , Сезгә , Җиңү өчен!”- очрашуның девизы. 22.04.2015

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Язгы Изгелек атнасы кысасында уку йортында хәзерге вакытта исән булган сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештыру, аларның тормыш юллары белән танышу буенча күп төрле эш башкарыла. Изгелек атналыгы кысасында Изге сүзләр һәм Изге эшләр көннәре уздырылды. Бу көннәрдә укучылар иң изге теләкләрен җиткерү өчен ветераннарда кунакта булдылар. Саттаров Галим абый инде үзендә еш була торган 7 сыйныф укучыларын елмаеп каршы алды. Яше бик күп булсада, ветеран укучыларны барлык медаль һәм орденнарын тагып каршылады. Балалар аның тормыш юлы белән якынрак таныштылар, җиңү бүләк итүче авылдашыбызның һәр сүзен игътибар белән тыңладылар. Каһарман ветераныбызны чын күңелдән якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, олы Рәхмәтебезне җиткерәбез! 22.04.2015

-
21 нче апрель көнне 2014 -15 нче уку елы дәверендә республика, районкүләм бәйгеләрдә нәтиҗәле катнашып җиңү яулаган укучыларыбыз бүләкләү тантанасында катнашты. Бу бәйгеләрнең барысын да уртак максат берләштерә - алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучыларда Ватанны ярату һәм саклау хисләре тәрбияләүгә багышланган.Иң беренчеләрдән булып сәхнәдә район патриотик иншалар бәйгесендә җиңүчеләр Акбаров Фәнил (3 урын), Вәлиуллина Альбина (3 урын) –(укытучылары Шәрәфетдинова Л.Г), Җамалетдинов Илшат (3 урын) –(укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. ) Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Тантананы дәвам итеп “Мин бу җирне яратам!” дип исемләнгән фотолар бәйгесендә җиңүчеләр Серебрякова Айшә (3 урын) – (укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р), Галимҗанова Алинә (3 урын)- (укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г.) сәхнәгә күтәрелде.”Ветераннарның оныкчалары Җиңүне ясый” дигән рәсемнәр бәйгесендә җиңүче Кадыров Раян (2 урын) – (укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р).нәкъ шундый ук бүләк белән билгеләнде. “Яшь патриотлар үстерәбез” дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенең район этабында җиңүче тәрбия эшләре буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. Мактау кәгазе белән бүләкләнде.Укучыларның һәм укытучыларыбызның уңышлары сөендерә! 22.04.2015

-
Мәктәпнең математика фәне белән кызыксынучы укучылары ел саен район күләмендә үткәрелә торган математика конференциясендә призлы урыннар яулыйлар. Быел да 6 сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф III район математика конференциясендә "Бөек Ватан сугышы статистикасы" дигән темага фәнни-гамәли тикшерү эше белән катнашып 2 урынга лаек булды.(Җитәкчесе Гарипова С.И.). Киләчәктә дә уңышлар телибез! 21.04.2015

-
Бүгеннән мәктәбебездә гомуммәктәп линейкасында тантаналы рәвештә Язгы изгелек атнасы башланып китте . Бу матур чара республикабызның барлык уку йортларында да уздырылачак. Атналыкның девизы: “Эшлә .Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр ” дип алынган. Чара барышында “Изге эшләр көне”, “Дуслык көне”, “Георгий тасмалары”, “”Изге сүзләр көне”, “Изге эшләр көне”, “Һәйкәлләргә юл. Изге ярминкә ”, “Минем гаилә.Изгефото”, “”Изге эшләр йомгагы” дип аталган махсус көннәр уздырылачак. Директор каршындагы киңәшмәдә атналыкның планы расланды, үткәрү тәртибе аңлатылды. Чыннан да бу атна изге эшләр атналыгы булып тарихка керер дигәг өмет күңелне күтәрә, барлык тәрбия эшчәнлегенә дә бәйрәм рухы өсти! Сугыш ветераннарын хөрмәтләү, аларга мәдхия җиткерү өзлексез һәм нәтиҗәле булырга тиеш! 20.04.2015

-
17 апрель көнне бердәм мониторинглаштыру кысаларында 4 нче сыйныф укучылары "Без Җир шары турында нәрсә беләбез ?" диеп исемләнгән темага күмәк проект эше башкардылар. Укучыларның проект эшләре бик нәтиҗәле һәм искиткеч мәгълүматлы килеп чыкты.Балалар башкарган эшләреннән бик канәгать калдылар. 20.04.2015

-
Буа шәһәрендә үткәрелгән “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дип исемләнгән III районкүләм фәнни-гамәли конференциядән укучыларыбыз җиңү белән кайттылар. Укучылар Шәрәфетдинова З.Ф., Галимҗанова А.Р., Вәлиева Э.И. призлы урыннар алдылар (укытучылары Шәрәфетдинова Л.Г., Галиуллина З.Ф.). Киләчәктә дә уңышлар Сезгә! 20.04.2015

-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә мәктәптә “Космонавтика декадасы” уздырылды. Тәрбия әшләре буенча директор урынбасары каршында уздырылган киңәшмәдә сыйныф җитәкчеләре чараның нигезләмәсе белән танышты. Ярыш шарты буенча декада “Җиһан буяулары” - рәсемнәр, “Без җиһангир булып туганбыз!” – иншалар, “Җиһан турында фән”- рефератлар, “Җиһан ритмнары” – әкиятләр һәм җырлар, ““Востоктан” “Ангарага””- макетлар, “Юрий Гагаринның очышы минем тормышта” дип исемләнгән журналистлар өчен бәйгеләрдән тора иде. Һәр фән укытучысы, сыйныф җитәкчесе үзенә кагылышлы юнәлештә укучылар белән актив эш башкарды. Барлык эшләр тупланып, сыйныфларның эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 20.04.2015

-
Безнең мәктәп укучылары 17 апрель көнне Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә үткәрелгән “Минем кече Ватаным” дип исемләнгән укучыларның I региональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, төрле дәрәҗәдәге диплом ияләре булдылар: Гәлиуллина Гөлназ – 5 сыйныф (җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәлиуллина З.Ф.) - III урын; Әхмәтшина Зилә – 6 сыйныф (җитәкчесе: география укытучысы Сираҗиев Р.Б.) – II урын; Әхмәдуллина Рузана – 8 сыйныф (җитәкчесе: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Г.Р.) – II урын; Гарипов Рәдиф – 9 сыйныф (җитәкчесе: география укытучысы Гарипов Р.Р.) – III урын. Котлыйбыз! 20.04.2015

-
16 апрельдә Кайбыч районы Олы Кайбыч мәктәбендә « Эзләнү» дип исемләнгән III зона фәнни – гамәли конференциядә безнең мәктәп укучылары да катнашты. 2 сыйныф укучысы Камалова Зилә - Лауреат ( җитәкчесе Гыйзәтуллина Г.Р.), 3 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Данис-3нче урын, Минкашева Ильвина –Лауреат (җитәкчеләре Ахметшина Л.С.) исеменә лаек булдылар. Инглиз теле буенча Бикчәнтәев Ранис 2 нче урынны яулады ( җитәкчесе Бикчәнтәева А.Р.). Афәрин, укучылар! Фәнни җитәкчеләренә иҗади уңышлар телибез. 17.04.2015






