муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
4 нче декабрь көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Минем остаханәм” дигән күргәзмә оештырылды. Нинди генә иҗат эше юк иде монда. Укучылар үзләренең эшләре белән горурландылар. 04.12.2014

-
3 декабрь көнне башлангыч сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Укучылар бик теләп көч сынаштылар. “Комета” командасы “Планета” командасын 3 очкога артта калдырып җиңү яулады.Әлеге чараны башлангыч сыйныф укытучылары Ахметшина Л.С. һәм Фәхертдинова И.М. атналык кысалары туры китереп үткәрделәр. 04.12.2014

-
Районның спорт ярышлары графигы нигезендә мәктәбебез дә авыл мәктәпләре арасында баскетбол буенча спартакиада ярышлары узды.Ярышта 5 уку йорты катнашты.Командалар уеннарга бик әзерләнеп килгәнлектән, беренче урын өчен киеренке көрәш барды. Нәтиҗә түбәндәгечә булды: 1 урын –Т.Наратбаш мәктәбе 2 урын-К.Садак мәктәбе 3 урын – Әлки мәктәбе Чын күңелдән спортсмен укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!!!! 29.11.2014

-
26 нчы ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен рус теленнән «Грамотность на кончике пера» дигән бәйг енең куст туры үткәрелде. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләре: 2 нче сыйныф укучысы Садыйкова Гүзәл-1 урын 3 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәев Данис – 1 урын 4 нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу – 2 урын Котлыйбыз , укучылар! Уңышлар сезгә! 27.11.2014

-
«Зарарлы гадәтләр урынына – спорт! ” дип исемләнгән акция кысасында мәктәптә 29 нчы ноябрь көнне мәктәпкүләм баскетбол буенча спорт ярышлары узды. Чара тантаналы рәвештә игълан ителеп , ике өлешкә бүленеп 8,9 һәм 5-7 сыйныфларның җыелма командалары арасында барды.Нәтиҗәдә югары сыйныфлар арасында – 9, урта сыйныфларда- 7 сыйныфларның җиңүе белән тәмамланды.Барлык командалар да уеннарда актив катнашып, җанатарлар күңелендә горурлык хисе уяттылар. 26.11.2014

-
24 нче ноябрь көнне 6 сыйныфта “Һәркемнең гомере бер генә, Игелеклелек эшләргә ашыгыйк” темасына тәрбия сәгате үткәрелде (сыйныф җитәкчесе Гарипова С.И.). Тәрбия сәгатенең максаты итеп укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; -игелекле кешеләр һәм аларның башкарган эшләре белән таныштыру; -үзләрендә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү иде. Тәрбия сәгате эчтәлекле һәм хәзерге заман өчен актуаль тема булды. 24.11.2014

-
План нигезендә 24 нче ноябрь көнне тәрбия буенча урынбасар каршында сыйныф җитәкчеләре семинары узды.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1.”Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге” (Сыйныф җитәкчесе: Галиуллина З.Ф.- 9 сыйныф җитәкчесе) 2.”Сыйныфта үзидарә булдыру - зур уңыш нигезе ” (Шәрәфетдинова Л.Г.- 8 сыйныф җитәкчесе) 3.” Башлангыч сыйныфларда әхлак тәрбиясе нигезләре “ (Әхмәтшина Л.С.- 2,3 сыйныфлар җитәкчесе) 4.”Сыйныф җитәкчесе эшчәнлеген планлаштыру алымнары.Эш нәтиҗәләрен рейтинглаштыру” (Гыйзәтуллина Г.Р.) Семинар эш тәҗрибәсен уртаклашу, алдынгы тәрбия алымнарын куллану мөмкинлекләрен яктырту, фикер алышулар белән үрелеп барды. 24.11.2014

-
Буа шәһәрендә уздырылган “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылуда иҗат итүчеләрнең “Буа энҗеләре” төркеме чыгыш ясады. Ул укучылар арасында безнең мәктәптән Бикчәнтәев Данис (укытучысы Әхмәтшина Л.), Гарипов Рәдиф (укытучы Шәрәфетдинова Л.) бар иде. Укучыларга алга таба да иҗат уңышлары телибез! 21.11.2014

-
Буа муниципаль районы “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә” I төбәкара фәнни – гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия (укытучы Шәрәфетдинова Л.Г.) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатына ия булды. Уңышлар! 21.11.2014

-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен рус теленнән «Грамотность на кончике пера» дигән бәйге үткәрелде. 2 нче сыйныфтан Садыйкова Гүзәл, 3 нче сыйныфтан Бикчәнтәев Данис мәктәп турында җиңү яуладылар. 20.11.2014






