муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Буа шәһәре Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә “Бәхетле бул!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллованың зур юбилее уңаеннан оештырылган иде. Бу бәйрәмдә 9 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф юбилярга багышлап үзе язган шигырен укыды һәм бүләккә лаек булды. 05.02.2015

-
Беренче Бөтенроссия укучыларның үзидарәсен үстерүче уку йортлары бәйгесендә катнашып мәктәбебез районда җиңеп чыкты. Мәгариф министрлыгының чакыру хаты нигезендә 1 нче февраль көнне Учком президенты Асадуллина Энҗе, Дума рәисе Вәлиева Энҗе бәйгенең республикакүләм финалында оешманың документаль нигезен уңышлы тәкъдим итте. Мәктәпнең тәрбия системасы эшчәнлеге жюри тарафыннан уңай бәяләнде. 03.02.2015

-
Буа шәһәрендә уздырылган мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиада уеннарында мәктәбебезнең җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. Әхметшина Л., Әхмәдуллина Г., Сираҗиев Р., Вильданов И. Һәм Шәрәфетдинова Л. үзләрен төрле уеннарда сынадылар һәм хатын-кызлар арасындагы тартылу ярышында Шәрәфетдинова Л. III урын алды. Котлыйбыз!! 02.02.2015

-
Мәктәптә гыйнвар ае өчен 9 сыйныф укучыларына сынау имтиханнары уздырылды. 30.01.2015

-
Зур Фролово төп мәктәбендә “Ел укытучысы- 2015” район бәйгесе кысаларында уздырылган “Сыйныф җитәкчесе ” номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәхретдинова Илсияр Мәнсур кызы катнашты.Мәртәбәле жюри әгъзалары аның чыгышын бик җылы кабул итте. Ул лаеклы 2 урын яулады! Котлыйбыз! 28.01.2015

-
2014-15 нче уку елының икенче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәптә гомум ата-аналар җыелышы уздырылды.Көн тәртибе буенча китапханәче Исланова Г.Г. “ Китап укуга мәхәббәт тәрбияләү - һәр укучының өлгереш нигезе” дигән темага доклад ясады.Шулай ук җыелышта “Яшүсмер психологиясе үзенчәлекләре” дигән чыгыш белән психолог Лошманова М.Г. катнашты.Чирек йомгаклары, бәйгеләрдә җиңү нәтиҗәләре каралды.Гомум өлештән соң һәр сыйныфның ата-аналары уздырылган психологик диагностика нәтиҗәләре белән таныштырылды. Көн дәвамында мәктәптә барлык ата-аналар өчен дә психологик консультация оештырылды. 24.01.2015

- Сыйныф җитәкчеләренең тәрбияви эшчәнлегенең нигезләрен өйрәнүгә багышланган чираттагы берләштерелгән методик берләшмә һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар каршындагы киңәшмә тулысынча яңа технологияләр белән танышуга, алдынгы тәҗрибә уртаклашуга багышланды. Җыелышта катнашучылар алдында 7 сыйныф җитәкчесе Җәгъфәрова Ф.Ф. “Күмәк иҗади эшләрне оештыру технологиясенең үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясады.Утырыш дәвамында каралган ачык тәрбия чараларына анализ ясалды, беренче ярты ел нәтиҗәләре яктыртылды. 22.01.2015
-
Мәктәпнең ачык тәрбия чараларын үткәрү планы нигезендә 9 сыйныфта “Мин үзенчәлекле шәхес ” дип аталган сыйныф сәгате уздырылды. Аны әзерләүче һәм уздыручы сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф. күптөрле эш алымнары кулланып , укучыларга һәрбер шәхеснең үзенчәлекле якларын ачарга тырышты. Чараны Сингапур методикасына бәйләп алып бару да уңай нәтиҗә бирде.Укучылар актив катнаштылар. 21.01.2015

-
19 января в рамках Недели русского языка и литературы учащиеся 8-9 классов участвовали в увлекательной игре «Лингвистическое турне», в ходе которой смогли проверить и пополнить свои знания в области науки о языке. В упорной борьбе заслуженную победу отпраздновала команда «Эрудиты». Молодцы!!! А Команде «Прогресс» пожелаем побед в следующих конкурсах. 19.01.2015

-
Мәктәп укучылары кышкы каникулларны бик күңелле үткәрде.Район планы нигезендә мәктәпнең шахмат буенча җыелма командасы бу төр ярышта бик теләп катнашты.Команда әгъзалары Галиуллина Гөлназ, Вәлиев Әлфис, Бикчәнтәев Ранис мәктәп данын лаеклы яклады.Җитәкчеләре: Вилданов И.М. 15.01.2015






