муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Хәрби – патриотик тәрбия айлыгы кысасында мәктәптә 5-9 сыйныф егетләре өчен “Күңелле стартлар!” дип исемләнгән чара оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп, уннан артык бәйгедә катнаштылар. Ярыш төрләре арасында төз ату, эстафета, аркан тарту, тупны алкага салу, бию һәм җыр бәйгеләре кебек кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр дә бар иде.Команда капитаннары Гарипов Рәдиф, Шәйдуллин Ранислар үзләренең чын-чынлап оештыру осталыклары көчле булуны кабат зур уңыш белән исбат иттеләр.Чара чынлан спорт бәйрәменә әверелде. Нәтиҗәдә , ике команда да зур тырышлык куеп, тамашачыларга бик матур уен бүләк итте. 16.02.2015

-
14 нче февраль көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларының беренче җиңүләре – “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, шигырь сөйләделәр, биеделәр, җырладылар; беренче дәреслекләренә рәхмәт әйттеләр. Ата-аналар үз балаларының уңышлары өчен бик шатландылар, беренче укытучылары Илсөяр Мансур кызы Фәхретдиновага чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әлеге чарада мәктәп администрациясе, башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Барысы да укучыларга тагын да зур җиңүләргә ирешүләрен теләп, кайнар котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. 14.02.2015

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан республикакүләм “Җиңүчеләр парады” исемле акцияне оештыруга өлеш кертү йөзеннән мәктәпнең 5-9 сыйныф укучылары тарафыннан сугыш ветераннарының тормыш юлын өйрәнү, аларның портретларын булдыру буенча эшчәнлек башкарылды. Барлык сыйныфлар бу эшчәнлектә актив катнашты. Аеруча күп тарихи материалны 9 сыйныф укучылары Бабужин Абдулла Юныс улы турында туплаган иде. Ветеранның фотографияләре, тормыш юлы белән берлектә музейдан аның “сугышчан юл” картасы да алынган. Барлык мәгълүмат эшкәртелеп, тәртипкә китерелеп, район администрациясенә тапшырылды. Киләчәктә мондый акция мәктәпнең Җиңү бәйрәмендә дә кулланачак. 14.02.2015
-
12 декабрь көнне мәктәптә “Ел укытучысы-2015” бәйгесе кысаларында районыбызның төрле мәктәп укытучылары 2,3,5,6,8 нче сыйныф укучылары белән дәресләр күрсәттеләр. 13.02.2015

-
11 февраль көнне “Ел укытучысы-2015” бәйгесенең район туры кысаларында математика укытучысы Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы Иске Суыксу урта мәктәбе укучылары белән дәрес күрсәтте. Дәрес мавыктыргыч һәм җанлы килеп чыкты. Укучылар “яңа” укытучыларын бик ошаттылар, дәрестә активлык күрсәттеләр. Жюри әгъзалары конкурсантыбыз чыгышын югары бәяләр, дигән өметтә калабыз. 13.02.2015

-
Район күләмендә аеруча тәрбия эшчәнлеген уңышлы һәм өзлексез алып баручы уку йортлары арсында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау йөзеннән тарихи материаллар, фотография, иҗади әсәр өзекләреннән торган баннерлар ясауга старт бирелгән иде. Бәйге йомгаклары буенча мәктәбебез җиңүчеләр рәтендә. Бүгенге көндә 9 Май көнне уздырылачак республика, район Җиңү парадларын бизәүгә кулланачак баннерны яңарту эшчәнлеге алып барыла. Аны беренче тәкъдим итү районга Президент килгән көнне булачак! 12.02.2015

-
Тормышта һәр һөнәр иясе үзенең башлангычын мәктәптән ала. Нинди генә үрләр яуласаң да, аның башында укытучы, синең туган мәктәп торачак. Шул уңайдан мәктәптә традицион тәрбия чарасы уздырылды: укучылар аны яратып “Студентлар кичәсе” яисә “Очрашу” дип йөртәләр. Укытучылар исә бу чараның иң беренче бурычы укучыларга һөнәри юнәлеш бирү дип саныйлар .Февральнең салкынча бер көнендә мәктәпкә уку йортын төрле елларда тәмамлаучы укучылар җыйналды: күпме шатлык, күпме хатирәләр! Чара бик җылы, матур үтте. Очрашуга килүче Гафиятуллина Сөмбелә, Камалов Руслан барлык катнашучыларга матур җырлар бүләк иттеләр.Соңыннан күмәк фотога төшүләр, сыйныфларда түгәрәк өстәлләр оештырылды. 11.02.2015

-
4 февраля в районе прошла XIII районная научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого. Из нашей школы Валиева Эндже заняла 2 место в секции «Творческие работы, посвященные Великой Отечественной войне», Гарипов Радиф - 3 место в секции «Жизнь и творчество Толстого», а самой юной участнице Галиуллиной Гульназ в секции «Творчество юных» вручили сертификат участника. Поздравляем ребят и их руководителя Ахмадуллину Гульфину Равиловну и желаем им дальнейших успехов! 09.02.2015

-
Районның балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә 6 нчы февраль көнне Буа шәһәре Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучылар активы утырышы узды. Мәктәбебезнең учком әгъзалары Галиуллина Гөлназ, Шәрәфетдинова Зөлфия җыелышта оешма эшчәнлегенең эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр: Беренче Бөтенроссия укучылар үзидарәсе бәйгесендә уңышлы катнашу өчен кирәкле булган документлар һәм нигезләмәләр исемлеге белән таныштырдылар, мәктәпнең тәрбия эшчәнлеге кысасында аеруча уңышлы уздырылган чараларга тукталдылар. Җыелышта катнашучыларның кызыксынуын патриотик тәрбия айлыгын , оешмага багышлау , җыеннар уздыру методикалары җәлеп итте. Укучылар тарафыннан әзерләнгән “Учком тормышыннан бер көн” дип аталган видеоролик аеруча зур дәлил итеп кабул ителде. Соңыннан барлык кызыксынган мәктәпләр өчен сорауларга җаваплар бирү оештырылды. 09.02.2015

-
Хәрби - патриотик тәрбия айлыгы планы нигезендә мәктәптә укытучыларның һәм укучыларның җыелма командалары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Ел саен уздырыла торган бу чара һәркемне битрараф калдырмады: бердәм җанатарлар командасы ике якка да көч биреп утырды. Укучылар командасының бары тик берничә очко аермасы белән генә өстенлек алуы беркемнең дә кәефен бозмады.Соңыннан җиңүчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Мәктәпнең укытучылар командасы Гарипов Р.Р, Вилданов И.М, Сираҗиев Р.Б, Әхмәдуллина Г.Р, Галиуллина З.Ф, Насыйбуллина Р.С. кебек оста уенчылардан оештырылды. 07.02.2015






