муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Бөек Җиңү көненә барлыгы 5 көн калды. Аны лаеклы каршы алу йөзеннән уку йортында көн саен күпкырлы эш башкарыла. Иң беренче чиратта тантана уздырылачак махсус мәйданны һәм Һәйкәл алдын, Җиңү паркын гөл кебек итәргә кирәк иде. Укучылар һәм укытучыларның бердәм коллективы бу бурычны бик җаваплы үтәде.7, 8 сыйныф укучылары Наратбаш, Бикмураз авылларының төп урамнарын чүп – чардан арындырды, башлангыч сыйныфлар белән берлектә 5,6, 9 сыйныф кызлары Мәдәният йорты алдыннан башлап паркны чистартуны ; ә 5,6,9 сыйныф егетләре чәчәкләр өчен түтәлләрне әзерләүне бик тиз арада башкарып чыктылар. Укытучылар һәм хезмәткәрләр барлык эшчәнлекне тагын бер кат күздән кичергәч, хезмәт өмәсенә тагын да ямь өстәп әйләнә – тирә агачларны аклап куйдылар. Мәктәп алды, Һәйкәл һәм бәйрәм узачак мәйдан тантанага әзер! Илебезгә – көнебезгә рәхим ит, Җиңү бәйрәме! 04.05.2015

-
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Эчке Эшләр Министрлыкларының уртак карары нигезендә уку йортында 4- нче майдан 10- нчы майга чаклы өченче Глобаль юл йөрү иминлеге атналыгы (третья Глобальная неделя безопасности дорожного движения) старт алды. Атналык кысасында укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен искәртү, балалар травматизмын булдырмауга багышланган чаралар итеп бердәм сыйныф сәгатьләрен, “Юлда йөри беләсеңме?” дип исемләнгән әңгәмәләрне, викторина һәм анкета сорауларына җаваплар тутыру кебек эш төрләрен атап була. Шушы ук атналык кысасында мәктәпнең “Яшь юл иминлеге сакчылары» (ЮИД) дип исемләнгән җыелма команданың “Имин тәгәрмәч – 2015” район ярышларында катнашуын да атарга була. Командада Ахатова Энҗе, Галиуллина Гөлназ, Вәлиев Әлфис, Вәлиев Инсафлар. Барлык чараларның да уртак максаты булып балаларның тормыш иминлеге тора.( Справочный материал: Проблема безопасности на дорогах актуальна во всем цивилизованном мире. Столкновения транспортных средств ежегодно уносят жизни более 1,2 миллиона человек. Дорожные аварии являются главной причиной смерти людей в возрасте от 10 до 24 лет. Кроме горя утраты, постигающего миллионы семей, смерть и увечья граждан в результате ДТП ложатся тяжелым бременем на системы здравоохранения и национальные экономики. В среднем дорожно-транспортные происшествия обходятся странам с низким и средним уровнем дохода в более чем один процент от объема валового внутреннего продукта. В связи с тем, что дети и молодежь составляют основную группу риска, большинство мероприятий недели посвящаются юным участникам дорожного движения, которые путешествуют в качестве пешеходов, велосипедистов, мотоциклистов, неопытных водителей и пассажиров автотранспорта. ) 04.05.2015

-
Спартакиада ярышларына уку елы ахырында нәтиҗә ясау вакыты килеп җиткәне спорт ярышлары календарен тагын да активлаштырды.Мәктәпнең җыелма спорт командасы шушы атнада районда уздырылган Спартакиадага кертелгән җиңел атлетика ярышларында катнашты. Укучылар ярышларга бик җаваплы килде, чөнки ел буе яулаган җиңүләрне тагын да ныгытырга, беренчелекне бирергә ярамый! Нәтиҗәдә, команда әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясады: 7 сыйныф укучысы Шакурова Айгөл – 2 ; 8 сыйныфтан Җамалетдинов Илшат- 3 призлы урыннарны яулады. 6 сыйныфтан Шәрәфетдинова Розана да 4-че урыны белән команданың җиңүен ныгытты. Команда җитәкчесе Вилданов И.М. җыелма команданы районда уздырылачак туристлар җыенына әзерли башлады. 03.05.2015

-
Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп гөрләп тора. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмгә чакырылган ветераннар өчен кулдан матур – матур чәчәкләр , 5-9 сыйныфлар аллы - гөлле котлау открыткалары ясады. “ Җиңү бәйрәменә багышлана” дип аталган бәйрәм концертында балалар бүләкләрен ветераннарга тапшырдылар. 1 сыйныфлар матур җыр; 2 һәм 3 сыйныфлар искиткеч бию , уку алдынгысы Бикчәнтәев Данис үзе язган шигырен оста итеп сөйләп күрсәтте, Вәлиева Энҗе лирик яңа шигырь юллары бүләк итте. Бәйрәмгә килгән Венгрия сугышында катнашкан ветеран Шәрәфетдинов Җәүдәт абыйга тантаналы рәвештә Георгий тасмасы тагылды. Концерт бик җылы мөнәсәбәттә узды. Иртәгә әле уку йортында яңадан зур чара – сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш елы балалары булган ветеран укытучылар белән очрашу әзерләнә! 30.04.2015

-
Бүген мәктәптә Россиякүләм ачык Тормыш Иминлеге Дәресе булып узды. План нигезендә ачык Дәрес иң беренчеләрдән булып 9 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары өчен старт алды. Дәрес барышында укучылар шәхси саклану чараларының төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланышы, кешеләрнең саклану ысуллары белән таныштылар. Башлангыч сыйныфлардан соң Ачык Дәрескә 5-9 сыйныфлар өчен старт бирелде. Һәр сыйныф җитәкчесе аның дәвамында укучыларны гадәттән тыш хәлләр вакытында саклану чаралары белән таныштырудан башлап җибәрде. Дәрес дәвамында практик күнекмәләр өстендә эш , видеофрагментлар карау , викторина һәм тестлар эшләү белән чиратлаштырылып алып барылды. Дәреснең төп максаты : укучыларны гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта уяу булырга , саклану чараларын дөрес кулланырга өйрәтү иде. Дәрес үзенең максатына иреште. 30.04.2015

-
Мәктәптә Хәтер вахтасы игълан ителде. Чара 1 Майдан 9 Майга чаклы дәвам итәчәк. Аның дәвамында барлык укучылар өчен “ Мин – хәтерлим! Мин – горурланам!” дип исемләнгән бердәм сыйныф сәгатьләре, сугыш турында кинолар карау, “Матур әдәбият битләрендә батырлык үрнәкләре” дип аталган әңгәмә ләр, ветераннар белән очрашулар оештыру планлаштырыла. Иң беренче чара булып укучыларның авылыбызның туган як музеенда булуларын атап була. Музей мөдире, ветеран укытучы Хисамов Зөфәр Бари улы, эстафетаны башлангыч сыйныф укучылары белән башлап җибәрде. Соңрак аларга 5-9 сыйныф укучылары кушылды. Музейның махсус Бөек Ватан сугышына багышланган бүлеге бар. Укучылар бу авыр сугышның барлык төп вакыйгалары, аларга авылдашларыбызның кергән өлеше, сугыш трофейлары белән бик җентекләп таныштылар. Хәтта “тере” Левитан тавышын да ишеттеләр, сугыш вакытында кулланылган патефонны тыңлап карадылар. Укучыларга шундый эчтәлекле чара тәкъдим иткән ветераныбызга балалар, укытучылар, ата- аналар исеменнән Рәхмәт җиткерәбез. 30.04.2015

-
Хәтер Вахтасы планы нигезендә атна дәвамында туган як музее белән танышу дәвам итте. Аның бай материалы һәр укучыны үзенә җәлеп итте, зур кызыксыну уятты. Чөнки сугыш елларында авылыбызның батыр ул һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайтуга иң зур өлеш кертүчеләр. Аларны онытырга ярамый, алар белән горурланырга кирәк! 30.04.2015

-
"Лингвистенок" диеп исемләнгән инглиз телен яхшы булүчеләр арасында үткәрелә торган район олимпиадасының куст турында 5 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ һәм 6 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Энҗе уңышлы чыгыш ясадылар. Энҗе 2 нче урынны яуласа, Гөлназ 3 нче урын өчен грамота белән бүләкләнде. Укучыларга киләчәктә дә югарырак үрләрне яулауларын теләп калабыз! 30.04.2015

-
Бүген 4 нче сыйныф укучылары татар теле фәне буенча республикакүләм мониторинглаштыруында катнаштылар. Укучылар сынатмадылар: үзләренең ныклы белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Нәтиҗәләре дә яхшы булыр, диеп ышанып калабыз. 29.04.2015

-
27 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Г. Тукайның туган көне уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хасанова Р.Г. һәм авыл китапханәсе мөдире 28.04.2015






