муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
4 нче декабрьдән 12 нче декабрьгә кадәр “Кодлаштыру Сәгате” исемле Бөтенрусия акциясе кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әңгәмәләр барышында укучылар информатика фәненең мөһимлегенә, информацион технологияләрне куллана белү бүгенге заман таләбе икәненә тагын бер кат инандылар. Укучылар өчен оештырылган викторина сораулары, “КЕНТ” уены, программалаштыру буенча ярышлар барлык укучыларда да кызыксыну уятты. 14.12.2014

-
1-10 нчы декабрь көннәрендә мәктәптә “Билгесез солдат” һәм “Россия геройлары” исеме астында Солдат батырлыгы көннәре уздырылды.Тәрбия чарасы барышында Батырлык дәресләре, бердәм сыйныф сәгатьләре , ветераннар белән очрашулар оештырылды.Ватанга мәхәббәт , бөек илебез өчен горурлык хисләре менә шулай тәрбияләнә. 11.12.2014

-
Мәктәптә “ Коррупциягә - юк! ” дип аталган акция узды. Бу чара кысасаларында бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында тематика буенча иҗади эшләр бәйгесе уздырылды.Районда уздырылган рәсем һәм плакатлар бәйгесендә “Хыял” исемендәге дружина әгъзалары ,8 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат катнашты.Уздырылган ункөнлек укучыларда хокукый тәрбия нигезләре булдыруда зур урын алып тора. 10.12.2014

-
Дүшәмбе көн мәктәбебездә гадәти булмаган линейка белән башланып китте.Чәчәкләргә күмелгән залда математика укытучысы Җәгъфәрова Фәрдәния Фәрит кызының 55 яшьлек олы юбилее билгеләп үтелде.Чара мәктәп администрациясенең котлавы белән башланып, һәр сыйныфның матур котлаулары белән дәвам итте.Тантана барышында бу истәлекле вакыйгага багышланган презентация һәм видеоролик күрсәтелде. Җыр, шигырь , котлау сүзләре берсен- берсе тулыландырып, үрелеп бардылар.Соңыннан күмәк фотога төшү оештырылды.Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле коллегабыз! 08.12.2014

-
6 нчы декабрь көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Сәләтле бала” дигән бәйге үткәрелде.Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтүгә бик җаваплы караганнар. Алар шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр.Математикадан тиз исәпләргә сәләтле укучылар ниләр генә уйлап тапмаганнар! Искиткеч бай эчтәлекле концерт килеп чыкты.Афәрин, укучылар! Әлеге бәйгене башлангыч сыйныф укытучылары Ахметшина Л.С. белән Фәхертдинова И.М. үткәрделәр. 08.12.2014

-
Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. белән берлектә Камалов Илсафның өенә бардылар.Әлеге укучы сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле өйдә укып белем ала. Ул сыйныфташлары килүгә бик шатланды. Укучылар Илсафка концерт куйдылар, бүләкләр тапшырдылар. Алар бергәләшеп өстәл уеннары уйнадылар. Илсаф киләсе очрашуны түземсезләнеп көтүен белдереп озатып калды. 08.12.2014

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысасында 6 нчы декабрь көнне мәктәптә 2-4 сыйныф укучылары өчен “Без - фантазёрлар!» дип аталган уен - тамаша уздырылды . Бу тәрбия чарасында һәр укучы үзенә кызыклы эш төре тапты: яраткан мультфильм буенча кроссворд тутыру, өлешләрдән матур уенчык җыю, бер- бер артлы рәсем ясау кебек ярышлар алышынып кына торды.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, чара дуслык турындагы җыр белән йомгакланды. Әлеге уен – бәйге башлангыч сыйныф укытучысы Гыйзәтуллина Г.Р. тарафыннан оештырылды. 06.12.2014

-
Районда уздырылган республикакүләм “ Яңа Россиягә - чыршы!” акциясендә мәктәп укучылары һәм укытучылары зур оешканлык белән катнашты.Ике көн дәвамында чыршы бәйрәмнәре өчен уенчыклар, бизәү гирляндалары, маскалар, кызыклы балалар китаплары җыелды. Күмәк эш матур нәтиҗә бирде. Барлыгы : 12 тартмачык - 122 данә уенчык, 2 гирлянда , 17 китап тупланды. Башлангыч сыйныф укучыларының активлыгын зур як укучылары бердәм булып дәвам иттеләр.Соңыннан әйберләрдән күргәзмә оештырылды. 05.12.2014

-
Мәктәптә 1 декабрьдән 10 декабрьгә чаклы Шәфкатьлелек ункөнлеге уздырыла.Ункөнлек кысасында тематик сыйныф сәгатьләре , иҗади бәйгеләр үткәрү күздә тотыла.Шулай ук Казан шәһәрендә уздырылачак ярминкә өчен укучылар кулы белән эшләнгән сувенирлар, бүләкләр җыелды.Аеруча матур булып 1 сыйныф укучысы Сибгатуллин Динарның “Кәрҗинле букет”, 5 сыйныфтан Гатауллин Фаилнең “Күбәләк” дигән панносы табылды.Ярминкә күңелләргә яктылык, шатлык хисләре өстәде. 05.12.2014

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында китапханәче Исланова Г.Г. “Китаплар патшалыгында” дигән чара үткәрде. 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары арасында барган ярыш 19:19 исәбе белән төгәлләнде. “Дуслык” һәм “Китап дуслары” командалары бу ярыштан соң китап уку кирәклегенә тагын бер кат ышандылар. 04.12.2014






