муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 30 нчы декабрь көнне сыйныф җитәкчеләренең МБ һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар каршында семинарларның берләштерелгән утырышы уздырылды. Көн тәртибендә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча ФАП мөдире Низамова Н.Җ. белән түгәрәк өстәл, тәрбия эшчәнлегендә проектлар куллану, ачык тәрбия чарасына анализлар кертелгән иде.Чарада фикер алышу, яңа документлар белән танышу , алдагы бурычларны ачыклау белән беррәттән алып барылды. 30.12.2014

-
Мәктәбебездә профсоюз әгъзалары балалары өчен чыршы бәйрәме 29 декабрь көнне үткәрелде. Төрле уеннар, биюләр, күмәк җырлар белән үрелеп барган бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмне тагын да ямьләндерде. 29.12.2014

-
Кышкы каникуллар алдыннан мәктәп укучылары өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Буа коткару зонасы хезмәте вәкилләре белән очрашу оештырылды.Балалар алдында бу хезмәтчелекнең җитәкчесе Бычков Игорь Андреевич, фельдшер- коткаручы Перова Людмила Владимировна чыгыш ясады. Кышкы бозда сак булу - иминлекнең нигезе.Моны истән чыгарырга ярамый! 26.12.2014

-
Тиздән мәктәптә гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре үтәчәк. Һәр сыйныф бүлмәсендә әллә кайдан бәйрәм рухы сизелә! Укучылар “Үз кулларым белән иң матур уенчык “, “Иң матур костюм”, “ Иң оста чыгыш ясаучы сыйныф” бәйгеләрендә бик актив катнашалар. Мәктәпнең ишек алдында кардан төрле әкият геройлары барлык килгән кунакларны сәламләп утыра.Иң беренчеләрдән булып Чыршы белән Кар кызын Насыйбуллина Р.С. җитәкчелегендәге “Затейник” түгәрәге әгъзалары ясап куйды. 26.12.2014

-
24 декабрь көнне мәктәптә “Ел укытучысы- 2015” район бәйгесенең куст этабы үткәрелде. Күл Черкене, Килдураз, Зур Фрол һәм Түбән Наратбаш авылларыннан иң тәҗрибәле һәм иҗади эшләүче укытучылар көч сынаштылар. Мәктәбебезнең данын математика укытучысы Гарипова Сөембикә Искәндәр кызы яклады. Барлык бәйге сынауларын уңышлы үтеп, Сөембикә Искәндәр кызы район этабына юллама алды. Без коллегабызга яңадан- яңа һөнәри уңышлар телибез. 25.12.2014

-
“Чисталык дәресе” акциясе кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. белән “Урмандагы маҗара” дип аталган рольле уен уйнадылар. Ә 3 нче сыйныф укучылары “Син табигать дустымы?” дигән викторинада катнашып әйләнә-тирәне белү буенча көч сынаштылар. 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары Фәхретдинова И.М. җитәкчелегендә кошлар өчен яңа җимлекләр ясадылар. 5-9 нчы сыйныф укучылары география укытучылары Гарипов Р.Р һәм Сираҗиев Р.Б. оештырган әңгәмәләр һәм бәйгеләрдә үзләренә күп яңа мәгълүмат алдылар. Барлык үткәрелгән чаралар да табигатьне саклауга юнәлдерелгән иде. Укучылар төп кагыйдәләрне искә тешереп кенә калмыйча, яңа идеяләр дә тәкъдим иттеләр. 25.12.2014

- Мәктәпнең спорт ярышлары календаре буенча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш Бабай призына 5-6 сыйныфлар арасында - пионербол, 7-9 сыйныфлар арасында - волейбол ярышлары уздырылды. Киеренке ярышлардан соң пионербол уенында - 5 сыйныф, волейболда - 9 сыйныф командалары җиңү яулады. Ярыш дәвамында җанатарларның көчле алкышлары өзелмәде, чын- чыннан бу чара спорт бәйрәменә әверелде. 24.12.2014
-
Тәрбия планы нигезендә мәктәптә 23-25 декабрь көннәрендә “Әфганистан - йөрәк ярам! ” дигән исем астында бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Бу чара совет гаскәрләренең ӘДР кертелүенең 35 еллыгына багышланды. Укучыларга бу “кайнар” ноктада төрле елларда хезмәт иткән авылдашларыбызның тормыш юлы тагын бер тапкыр чын батырлык үрнәге итеп күрсәтелде. 24.12.2014

-
Бүгенге көндә тәрбия процессын психологик белемнәрне кулланудан башка күз алдына китереп булмый.Мәктәптә бу уңайдан дүшәмбе көн дәвамында психологик хезмәт вәкилләре укучылар белән тестлар, тренинглар үткәрделәр.Аралашу формалары аша укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, киңәшләр белән таныштылар.Көн йомгагында психологлар укытучылар коллективы белән укулар оештырды, мониторинг йомгаклары белән таныштырдылар. 19.12.2014

-
18 декабрь көнне мәктәбебездә “Дәресләрдә интерактив технологияләрне куллану” темасына Бердәм методик көн үтте. Чарага куст мәктәпләреннән математика, инглиз теле , рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыть белеме укытучылары чакырылган иде. Бердәм методик көннең төп максаты- яңа укыту алымнарын дәресләрдә куллануның уңай якларын күрсәтү, укытучыларга тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр тудыру иде. Кунаклар Әхмәдуллина Г.Р., Бикчәнтәева А.Р., Галиуллина З.Ф., Гарипова С.И., Җәгъфәрова Ф.Ф., Исланова Г.Г., Шәрәфетдинова Л.Г. күрсәткән ачык дәресләрне бик югары бәяләделәр. Фикер алышулар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Методик көндә катнашучылар чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыкладылар. 19.12.2014






