муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 6 февраль көнне уку йортында 8 Март бәйрәменә багышланган чаралар узды. Иң беренчеләрдән булып эстафетаны башлангыч сыйныфлар башлап җибәрде.Ә инде 16 сәгатьтә 5-9 сыйныф укучылыры “Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән бәйгегә җыелды.Тантаналы өлеш ир-егетләрнең музыкаль котлаулары белән башланып китте. Иң матур җырлаучы булып 8 сыйныфтан Җамалетдинов Илшат табылды, аңа махсус приз тапшырылды. Жюрида бары егетләр: Салават, Инсаф, Ранис, Рөстәм һәм Рәдиф! Ярышта “ Весна” белән “Шапоклячки” командалары көч сынашты. Кызлар үзләрен төрле ярышларда искиткеч оста, нәфис, җитез итеп күрсәттеләр. Команда капитаннары Вәлиева Энҗе һәм Валиуллина Альбина аеруча зур оештыру сәләтләрен тагын бер кат исбат иттеләр. Бәйге җыр, бию, берсеннән - берсе мавыктыргыч сынаулар белән аралаштырылып алып барылды. Тамашачылар да, катнашучылар да читтә калмады. Нәтиҗәдә, 16 га 16 очко белән бәйрәмдә Дуслык җиңде. Кичә татар халык уеннары белән тәмам булды. Молодцы, кызлар, булдырдыгыз!!! 07.03.2015

-
Райондагы бәйгеләрдә мәктәбебез актив катнашып килә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “ Иске фотография миңа сөйләде” бәйгесе безнең өчен аеруча нәтиҗәле булды. 3 сыйныф укучысы Минкашева Илвина (Җитәкчесе : Әхмәтшина Л.С.) – 1 урын, 6 сыйныф укучысы- Вәлиев Инсаф ( Җитәкчесе: Гарипова С.И.) – 2 урын яуладылар. Агымдагы атнада укучылар үзләренең җитәкчеләре белән Җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар. Аларга Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алдагы көннәрдә дә уңыш безнең якта булыр дип ышанасы килә! 07.03.2015

-
Хәрби- патриотик тәрбия айлыгының иң югары нокталарының берсе булып мәктәптә шаулап узган строй һәм җыр бәйгесен атап була. План нигезендә бәйгедә 2-9 сыйныф укучыларыннан тезелгән төркемнәр катнашты. Чара тантаналы рәвештә сәламләү һәм рапортлар тапшырудан башланып китте. Зал чын- чынлап “хәрби сугышчылар “ белән тулган иде: моряклар белән бергә танкистлар, лётчиклар, десантниклар маршка басты. Жюри таләпләре бик катгый: бер хата да булмаска тиеш. Алтыдан артык критерий нигезендә иң алдынгы сыйныфны ачыклау бик авыр булды.Барлык төркемнәр дә ярышка җаваплы килгән.Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныфлар арасында 1 урынны 2,3 сыйныфлар; 2 урынны- 4 сыйныф яулады.Зур сыйныфлар арасына урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын- 9 сыйныф, 2 урын – 7 сыйныф, 3 урын – 8 сыйныф; 5, 6 сыйныф укучылары да бик матур чыгыш ясады.Барлык сыйныфларга да Рәхмәт сүзләре җиткерелде, киләчәктә уңышлар юлланды. 24.02.2015

-
Чираттагы дүшәмбе линейкасы хәрби – патриотик тәрбия айлыгы йомгакларына багышланды. Иң алдан барлык чараларның нәтиҗәләре яңадан искә төшерелде, алдынгылар исеме барланды. Һәр сыйныфның катнашкан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге буенча рейтинг ачыкланды. Тантаналы рәвештә айлык кысасында уздырылган һәрбер ярышта җиңүче сыйныф, укучы Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Истәлеккә фотога төшү оештырылды. 24.02.2015

-
Халыкара Туган тел көне мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелде. “Тел күрке – сүз” китап күргәзмәсе, “Татар халык мәкальләре” кроссвордлар бәйгесе, укучылар чыгышы иң матур тәэсирләр калдырды. Китапханәче Исланова Г., укытучылар Шәрәфетдинова Л,. Галиуллина З. оештырган Туган тел көне эчтәлекле үтте. 24.02.2015

-
Укучыларның VI Бөтенроссия фәнни - гамәли конференциясеннән 9 сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе Ирек кызы укытучысы Шәрәфетдинова Л.Г. белән “Иң яхшы доклад”ы өчен Мактау кәгазе алып кайтты. Афәрин, Энҗе! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын үзеңә! 20.02.2015

-
Мәктәпнең хәрби - патриотик тәрбия айлыгы планы нигезендә 21 нче февраль көнне уку йортында шаулап – гөрләп “Аҗаган” спорт уены узды . Укучылар ике командага бүленеп 12 төр ярышта катнашты. Уенда ”Катюша” (Командир: Шәйдуллин Ранис) һәм “Лётчики” командалары (Гарипов Рәдиф) берсен – берсе уздырып хәрби- спорт бәйгеләрендә чын сугышчан бердәмлек, тырышлык күрсәттеләр. Укытучы апа һәм абыйлар ярышларны шундый оста итеп оештырган , бәйге чын сугыш кырында узган шикелле булды: төз атучылар, разведчиклар, чаңгычы - биатлончылар, хәрби корреспондентлар, шәфкать туташлары, элемтәчеләр аеруча тырышлык куеп җиңү яуладылар. Ярышлар арасында оста итеп привал оештырылды.Аркан тарту, Байрак алу уенның соңгы элементлары иде. Нәтиҗәләр барланган арада кыр кухнясы тәмле итеп төшке аш өлгертеп куйды. Саф һавада тамак ялгау аеруча тәмле булды. Уен “Лётчики” командасының җиңүе белән тәмамланды . Әйе, батырлар менә шулай чыныга да инде! 20.02.2015

-
Бу айда мәктәпнең спорт залы бер көн дә бушап торганы юк диярлек. 18 нче февраль көнне мәктәптә тагын да мавыктыргыч, истәлекле тәрбия чарасы – “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе ” дип исемләнгән ярыш оештырылды. Бәйгедә катнашырга 12 гаилә теләк белдерде.Бу -Әхәтов Иршат, Сибгатуллин Илнур, Гафиятуллин Илсур, Каюмов Рөстәм, Вәлиева Әзинә, Вәлиев Ринат, Хәйретдинов Фәрит, Галиуллин Илдус, Гатауллин Ранит, Һадиев Фирдүс, Шәрәфетдинов Рамил, Шакуров Нургалилар. Ярыш гаиләләрне төгәл ике командага бүлүдән башланып китте. Беренче команда “Спортсмены” дип аталды (Капитан- Хәйретдинов Фәрит), икенче команда – “Фортуна” исемен сайлады (Капитан- Галиуллин Илдус). Ике сәгатьлек программа нинди генә берсеннән – берсе мавыктыргыч, иҗади, күңелле ярышларны җыр һәм бию белән аралаштырып төзелгән иде. Зал тулы тамашачы, сәхнә тулы бәйгедә катнашучы бердәм зур гаилә булып бәйрәм итте. Искиткеч осталыкларга ия икән безнең әти, әниләр! Балалар да бер дә кимен куймады! Чын- чынлап олы, дус , тату гаиләнең уртак бәйрәменә әверелде бу чара. Бәйге ахырында “Спортсмены” командасы бер очко аерма белән алга чыкты, “Фортуна” да калышмады. Истәлеккә бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Спонсор Шакуровлар гаиләсеннән ике капитанга да аерым ” сюрприз- бүләкләр” бирелде. Соңыннан күмәк фотога төшүләр, биюләр оештырылды. 20.02.2015

-
Мәктәпнең математика укытучысы Гарипова С.И. "Ел укытучысы-2015" район конкурсының икенче финал турында уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә дә уңышлар телибез! 19.02.2015

-
Мәктәпнең укучыларга патриотик тәрбия бирү планы нигезендә 17 нче февраль көнне дәресләрдән соң 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча бәйге оештырылды. Һәр сыйныфтан 2 малай , 1 кыз команда составын тәшкил итте. Стартка беренче булып егетләр басты, кызлар бердәм булып эстафетаны дәвам итте. Сыйныф данын егетләрдән иң яхшы күрсәткеч белән Гарипов Рәдиф, Замалетдинов Илшат, Кадыров Булатлар яклады. Гомум күрсәткечләр буенча җиңүче исеменә 9 сыйныф (16.56сек) лаек булды. 2-3 нче урыннарны чиратлашып 8 сыйныф (18.00сек) һәм 7 сыйныф (18.21 сек) укучылары яулады. 6, 5 сыйныф командалары да бик зур тырышлык күрсәтте. Чаңгы ярышлары күңелләрдә бик матур тәэсирләр генә калдырды. 17.02.2015






