муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Республиканың бердәм мәгълүматлар туплау үзәге җибәргән материаллар нигезендә бүген тугызынчы сыйныф укучылары өчен һөнәри үзбилгеләүне ачыклау буенча тест үткәрелде. Сыйныфтагы барлык укучы да чарада актив катнашты, һәр сорауга уйлап җавап бирергә тырышты. Тест сораулары чыгарылыш сыйныфларның киләчәктә һөнәр сайлауга ни дәрәҗәдә әзер икәнен ачыклауга багышланган, аларга тормышта иң кирәкле булган һөнәрләр белән якыннан танышуны беренче бурыч итеп куйган. 22-24 нче апрель көннәрендә бердәм һөнәри тест йомгаклары нәтиҗәләре укучыларга, аларның әти- әниләренә җиткереләчәк; бу нәтиҗәләр буенча эшчәнлекне киләчәктә тагын да активрак ештыру планлаштырыла. 20.03.2015

-
Районның тәрбия планы нигезендә укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә багышланган чаралар даими уздырылып бара. Шуларның соңгысы - “Сәламәт яшәү өчен дөрләп кабынам !” дип аталган бию марафоны. Мәктәпнең “Тиктормаслар” дип аталган җыйналма бию төркеме бу чарада бик уңышлы чыгыш ясады. Җиңү яулауда 4 сыйныфтан Шәйдуллин Раят, 5 сыйныфтан Галиуллина Гөлназ, 6 сыйныф укучылары бердәмлеге зур урын алды. Марафон таләпләре буенча беренче - визитка, икенче - сайланган бию, өченче- викторина, дүртенче – флэшмоб уздырылды. Һәр командадан район җыйналма командасына иң оста биюче укучы сайланды. Безнең мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Ахатова Энҗе “Мисс победитель» номинациясендә җиңеп чыгып, район командасына сайланды. Бүләкләү тантанасы Бөтендөнья бию көнендә булачак. Марафончылар бу үзенчәлекле чарада катнашуга тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Г.Р. белән әзерләнделәр. 19.03.2015

-
Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында һөнәри тәрбия буенча эшчәнлек даими рәвештә алып барыла. Уку елы тәмамланыр алдыннан укучылар өчен төрле уку йорты вәкилләре белән очрашу оештырырыла. Һөнәри тәрбия бирү планы нигезендә мәктәптә 9 сыйныф укучылары Буа ветеринария техникумының укыту буенча директор урынбасары Аюпов Айрат Рөстәм улы белән очраштылар. Эшлекле очрашу техникумның укыту факультетлары белән танышудан башланып китте. Аеруча укучыларны газ белгечлеге һәм юристпруденция юнәлеше кызыксындырды. Алар үзләренең сорауларын нәкъ шушы өлкәләр буенча бирергә тырыштылар.Айрат Рөстәм улы һәр сорауга аңлаешлы һәм төпле җаваплар кайтарды, укучылар бик теләп булачак Ачык ишекләр көнендә катнашырга теләк белдерделәр.Очрашу ахырында һәр тугызынчы сыйныф укучысы БВТ турында махсус буклетлар белән бүләкләнде. 19.03.2015

-
18 март көнне Буа шәһәренең 2 номерлы лицей мәктәбендә “Яшел дөнья синең кулларда” дип исемләнгән мәктәп укучыларының XIV район экологик конференциясе үткәрелде. IX сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф “Кәҗә сөтенең файдалылыгы” дип исемләнгән проект-эзләнү эше белән чыгыш ясап, II дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде (укытучысы Гарипов Р.Р.). Киләчәктә дә уңышлар телибез! 18.03.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 16 март көнне уку йортында сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар каршында киңәшмәнең берләштерелгән утырышы булды. Методик берләшмәнең эш планы нигезендә уздырылган хәрби- патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясалды, ачык тәрбия чараларына анализ бирелде, аларны оештыру һәм үткәрү методикасы каралды. Апрель ае - экологик тәрбия айлыгы булу уңаеннан, башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.С. бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул үзенең чыгышында эшчәнлектә кулланган проектлар методының отышлы якларына тукталды. Киңәшмә дәвамында сыйныф җитәкчеләре язгы каникул планы, уздырылачак “Нәүрүз” бәйрәменең тәртибе белән таныштылар. Берләштерелгән утырышның көн тәртибенә шулай ук укучыларның ата-аналарын микрорайонда кизү торуга тарту , яңа район бәйгеләре нигезләмәләре белән танышу да кертелгән иде. Һәркем үз фикерен җитткерде, ахырдан уртак карарлар кабул ителде. 17.03.2015

-
Дүшәмбе көнне дәресләрдән соң 5 сыйныф укучылары кунаклар кабул итте. Алар мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре алдында “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!” дигән темага ачык сыйныф сәгате күрсәтте. Бу тәрбия чарасы үзенең максаты итеп укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, аларны һәр яңалык белән танышып баруга өндәү иде. Сыйныф сәгате “ 2015 ел – әдәбият елы ” дигән махсус рубрика белән башланып китте. Һәр укучы үзенең яратып укыган китабын дусларына тәкъдим итте. Чара барышында китап укырга яратучы булу өчен кирәкле сыйфатлар барланды, уку дәрәҗәсен ачыклау буенча проект эше башкарылды. Китап яшел яфракларга тулган уку агачына әйләнде, дөнья ямләнеп, яктырып китте. Йомгаклау өлешендә укучылар игътибарына 100 укырга тиешле әсәрләр исемлегенә кертелгән В.Катаевның “Сын полка” китабы буенча “буктрейлер” тәкъдим ителде. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдуллина Г.Р. уздырган бу чара тәрбия эшчәнлегендә үзенең лаеклы урынын алды. 17.03.2015

-
2014 нче елда Бөтенрусия фән олимпиадаларының район турында мәктәп данын яклап 13 укучы катнашты. 9 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф экология фәне буенча җиңүче (укытучысы- Гарипов Р.Р.), инглиз теленнән- призер булды. 7 сыйныф укучысы Бикчәнтәев Ранис инглиз теленнән җиңү яулап (укытучысы- Бикчәнтәева А.Р.), Бөтенрусия фән олимпиадасының республика турында катнашу мөмкинлегенә иреште. Технология фәне буенча олимпиадада катнашкан 7 сыйныф укучысы Кадыйров Фаил “Югары нәтиҗәләре өчен” грамотасы белән бүләкләнде (укытучысы- Гарипов Р.Р.). Биология фәненнән гомуми баллар буенча Гарипов Рәдиф, Галимҗанова Алинә беренче бишлектә урнаштылар (укытучылары- Гарипов Р.Р., Сираҗиев Р.Б.).Укучыларга киләсе елларда да уңышлы чыгышлар теләп калабыз! 15.03.2015

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда тыл хезмәткәрләренә медальләр тапшыру тантанасы бара. 12 нче март мондый тантаналы вакыйга безнең мәктәптә дә булып узды. Билгеләнгән вакытка уку йорты кунаклар каршы ала башлады. Барлыгы 14 олы кунак килде . Болар сугыш вакытында төрле авыр хезмәтне ирләр белән беррәттән башкарган хатын-кызлар, батыр ир – атлар. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Вәлиева Әзинә Сәлимҗан кызы, мәктәп директоры Гарипов Раиф Рашат улы котлады. Медаль тапшыру тантанасы укучыларның көчле кул чабулары астында барды. Дулкынланулары йөзләренә чыккан ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, иҗат иткән шигъри юлларын бүләк иттеләр.Тантана укучы балаларның бәйрәм концерты белән үрелеп барды.Аеруча матур итеп башлангыч сыйныф укучылары “Моряк” һәм “Курчак” биюләрен, “Рәхим итегез мәктәпкә!” дигән җырлы- биюле тамаша тәкъдим иттеләр. 5 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ, 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия чыгышлары да җылы кабул ителде. Ветераннар укучылар белән рәхәтләнеп фикер уртаклашты, хатирәләр дөньясына чумды. Әлеге бәйрәм чәй табыны артында да озак дәвам итте. Батырлык дәресләренең берсе менә шушыдыр инде! 13.03.2015

-
4 нче март көнне мәктәбебезнең 5-8 нче сыйныф укучыларыннан торган труппа Буа драма театры сәхнәсендә “Онытылмас көннәр” дип исемләнгән спектакльне сәхнәләштерде. “Ният” конкурсының бер этабы иде бу. Спектакльнең авторы һәм режиссеры - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Зөлфия Фоат кызы. Яшь актёрларның чыгышы жюриның күңеленә хуш килде. Сценарийның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булуы, элек сәхнәләштерелмәгән тыл тормышын күрсәтү дә игътибардан читтә калмады. Катнашучыларга иҗади уңышлар телибез! 13.03.2015

-
7 март көнне мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап- гөрләп торды. “Ачык ишекләр көне” уңаеннан киләсе уку елында беренче сыйныфка килүче нәниләрне һәм аларны озатып килгән әти-әниләрне барлык мәктәбебез белән шатланып каршы алдык. Раиф Рашат улы кунакларны белем йорты белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары кечкенә дусларына иҗади күчтәнәчләр- җырлар, биюләр, матур шигырьләр әзерләгәннәр иде. Фән укытучыларының чыгышлары да балаларда мәктәп тормышына кызыксыну уятты. Очрашу мизгелләре озакка күңелләрдә сакланыр! 07.03.2015






