муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 20 апрельдән 27 апрельгә чаклы Язгы Изгелек атнасы дәвам итте. Аның кысасында Изгелек көне, Дуслык сәгате, Дус һәм тату гаилә, Ярдәм кулы сузабыз, Хәтерлибез һәм горурланабыз, Һәйкәлләргә юл дигән рубрикалар буенча эшчәнлек оештырылды. 5-9 сыйныф волонтёрлары мәктәптә эшләп киткән барлык хезмәт ветераннарында һәм исән булган сугыш каһарманнарының өйләрендә булдылар, тасмалар тараттылар. Барлык чаралар да якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп алып барылды. Атналык линейкада Язгы Изгелек декадасы кысасында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, иң актив сыйныфлар һәм укучылар барланды. Бүгенге көндә уку йорты барлык сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен укучылар белән очрашуга әзерләнә, чара тантаналы рәвештә 30 апрель көнне узачак! Ярдәм күрсәтү һәм булышу эшчәнлеге сыйныфларда ел дәвамында өзлексез дәвам итәчәк! 28.04.2015

-
Мәктәптә атналык билгеләре әллә кайдан күренеп тора. Һәр яңа рәсем, һәр әңгәмә шул темага багышлана. 5 сыйныфлар мәктәптә беренчеләрдән булып Георгий тасмалары тагып йөри башладылар. Бу матур үрнәкне башка сыйныфлар да бик җылы кабул иттеләр. Бергәләп бәйрәмне лаеклы каршы алыйк, дуслар! 28.04.2015

-
Язгы Изгелек атнасы дәвамында һәрбер сыйныф эшләнгән эшләр буенча фотоотчёт әзерләп барды. Ул фотографияләрдә эшчәнлекнең төрле мизгелләре чагыла. 6 сыйныфлар үзләренең “Миһербанлы кеше нинди була? “ дигән сыйныф сәгатендә кешеләргә ярдәм итү турында сүз алып бардылар.Ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер булыйк! 28.04.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары да атналыкта актив катнашты: төрле әңгәмәләр, яңа очрашулар, китаплар уку , рәсемнәр ясау аларның эшчәнлекләренең бер өлеше. 2,3 сыйныфлар бу атналык дәвамында төрле проектлар эшләде, алардан күргәзмә әзерләделәр. Сыйныф җитәкчеләре аларның иҗади эшләреннән матур слайдлар ясап , сыйныф портфолиосы булдырды. 28.04.2015

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калып бара. Йөрәкләрдә көннән – көн горурлык хисе арта, Җиңү бүләк иткән сугыш ветераннарына рәхмәт хисләре ургылып чыга. Олы бәйрәм алдыннан патриотик тәрбия эшчәнлеге тагын да активлашты. Укучыларга шул уңайдан “Мин Җиңүне ничек күрәм” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе тәкъдим ителде. Бу бәйгедә 1-4 , 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныфлар арасында иң матур рәсем иясе булып Вәлиева Алсу, Хәйруллин Илмаз, Әхмәдуллина Чулпан, Вәлиева Зилә, Гафиятуллина Сылу, Камалова Зиләләр табылды. Зур сыйныф укучылары арасында иң матур рәсем авторлары булып әлегә 9 сыйныфтан Асадуллина Энҗе, Вәлиуллина Рания, Гарипов Рәдифләр тора. Һәр укучының иҗат эше күргәзмәдә үз урынын алды. 28.04.2015

-
Язгы Изгелек атнасы әле дәвам итә. Мәктәптә бу юнәлештә соңгы көннәрдә бер – береңә игелекле, йомшак сүзләр әйтүгә өндәгән чаралар булып сыйныф сәгатьләре уза. Шулай ук Изге сүзләр акциясе дәвам итә. 8 сыйныф укучылары шушы көннәрдә мәктәптә эшләп чыккан барлык өлкәннәрнең өйләрендә булдылар: котлау открыткалары һәм бәйрәм тасмалары тараттылар. Аларның бу адымы һәр ветеранның йөрәгендә кояш нуры кебек балкыды, авыруларны оныттырды, тәнгә сихәт өстәде. Өлкәннәр алар белән рәхәтләнеп хатирәләрен уртаклаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Сибәләп торган вак яңгыр да, салкынча искән җилдә ике буын арсындагы җылылыкны суыта алмады, очрашуга киртә тора алмады. Олы рәхмәт хисләрен һәр ветеран укучылар аша мәктәп администрациясенә, коллективка җиткерделәр. 24.04.2015

-
Тиздән сагынып, дулкынланып көткән Бөек Җиңү бәйрәме җитәчәк. Аның алдыннан уздырылган Язгы Изгелек атнасы кысасында “Һәйкәлләргә юл” дип исемләнгән акция старт алды. Авылыбызның уртасында батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә күптән куелган һәйкәл җил - яңгырдан таушалып, искереп беткән иде. Шушы көннәрдә Җиңү бәйрәме алдыннан аңа тулысынча реконструкция уздырыла. Яңа баштан нигезе, диварлары, барлык элементлары яңартылды.Буяу тимәгән бер урын да калмады. Сугыш кырларында һәлак булган һәрбер авылдашыбызның исеме алтын хәрефләр белән яңадан язылды. Бүгенге көннәрдә һәйкәлебез танымаслык булып үзгәрде.Укучылар аның тирә- юнен чистартып, чәчәкләр утыртып , Җиңү көнендә иң матур булуын бик көтәләр. Чөнки аның янында иң тантаналы вакыйга- 70 еллыкка багышланган олы бәйрәм булачак! 24.04.2015

-
Игелекле кеше һичшиксез тәртипле, яхшы укучы һәм спорт белән дус булырга тиеш. Менә шушы бурычларны күздә тотып Язгы Изгелек атнасы кысасында мәктәпнең спорт календаре буенча яңадан очрашулар башланды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәктәпкүләм бадминтон буенча ярышлар гөрләп узды. Чараны иң беренчеләрдән булып 5 һәм 6 сыйныф укучылары ачып җибәрде. Бик тырышып уйнасалар да, бишенчеләргә алтыларга “бирелергә” туры килде. Ә инде 7-9 сыйныфлар арасында ярыш аеруча киеренке булды. Командаларга булышып “авырып” утыручылар даими рәвештә көч биреп, алкышлап утырдылар. Пьедесталның 3 нче баскычына 8 сыйныфлар менде. Ә инде чын спортсменнарча уйнаучы 7 белән 9 сыйныф укучылары алдагы ике урынга лаек булды. Нәтиҗәдә, мәктәпкүләм ярышта 1 урын кабат тугызларныкы! Гарипов Рәдиф белән Вәлиева Энҗе сыйныфка җиңүне зур тырышлык белән китерделәр. Уенның төп оештыручысы Вилданов И.М. үзенең укучыларын җиңү белән котлап, киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Ә уңышлар әле безгә бик кирәк – алда җиңел атлетика буенча Спартакиада ярышлары. Ничектә сынатмаска, тырышырга , җиңәргә кирәк! Изге теләкләр Сезгә! 24.04.2015

-
Бүген мәктәбебездә “Изге сүзләр “ көне билгеләп үтелде. Көн дәвамында укучылар шул темага багышланган сыйныф сәгатьләрендә катнашты, төрле әңгәмәләрдә үзләренең сыйныфташлары белән фикерләрен җиткерделәр. “Изге сүз җан азыгы “ дип борынгылар белеп әйткән, кешенең күңеле бер сүздән дә күтәрелеп китә, тормышы матурлана. Шушы көн девизы астында мәктәп укучылары ветеран укытучыларны котлау акциясен дәвам иттеләр. Аларны барлык өлкәннәр дә сагынып каршы алды. Куанып рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу – әңгәмә озак дәвам итте. Аның ахырында һәркем үзе өчен күп җылы хисләр алды. Рахматуллина Нурия апаны котларга баргач, ул шатланып мәктәпкә улы Ренатның яңа җырлар җыентыгын бүләк итте, матур теләкләрен җиткерде. Без өлкән буынны һәрчак кайгыртып яшәгәндә генә әхлак, җаваплылык хисләре дөрес юнәлеш алачак. 23.04.2015

-
Атна дәвамында уздырылган Язгы Изгелек декадасында мәктәптә күп төрле күрсәтмә әсбаплар яңартылды. Һәр көн иртәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алып барыла торган көннәр саны яңартылып барыла. Сыйныфларда якынлашып килүче бәйрәм рухы сизелә. Һәрбер сыйныф сәгате махсус сугышка багышланган җыр астында башлана. Почмакта сугыш турында балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган.Георгий тасмалары җилфердәп бәйрәм сәламе җиткерә. Мәктәпнең тантаналар залында махсус юбилейга ясалган баннер укучыларны батыр, җитез, тырыш булырга чакырып тора.Хәтердә “Гөрләп торсын, матур булсын – илдә Җиңү бәйрәме!” дигән сүзләр яктылык өстәп , бәйрәм рухын булдыралар. 23.04.2015






