муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
9 апрель көнне башлангыч сыйныф укытучыларының куст бердәм методик көне үткәрелде. Әлеге чара кысаларында ачык дәресләр, мастер класс һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булды. 1 сыйныфта Фәхертдинова И.М. математикадан, 2 нче сыйныфта Гыйзәтуллина Г.Р. сынлы сәнгатьтән, 3 нче сыйныфта Ахметшина Л.С. әйләнә – тирәдән Сингапур структуралары кулланып бик кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр үткәрделәр. Әлеге дәресләр коллегалары тарафыннан югары бәяләнде. 17.04.2015

-
Сәламәт яшәү рәвеше укучылар һәм укытучылар өчен иң мөһим чараларның берсе. Мәктәпнең спорт ярышлары календаре нигезендә укучылар язгы этап төрләрен тапшырырга әзерләнәләр. Бу максаттан дәресләрдә ныграк кабатлау һәм ныгыту уздырыла. Ә атна башында укытучылар өчен ГТО нормаларын беренче тапшыру буенча старт бирелде. Барлык педагогик коллектив беренче этап буенча нормалар белән танышты, аларны тапшыруга кереште. Нормаларны тапшыру буенча башта аңлатма семинар уздырылды. ГТО нормаларын үтәүне коллектив үзенең иң төп бурычы итеп куйды. 16.04.2015

-
Экология айлыгы кысасында мәктәптә күпкырлы эшчәнлек алып барыла . Укучылар өчен төрле мавыктыргыч әңгәмәләр һәм викториналар оештырыла, күргәзмәләр эшләп килә. Сыйныф сәгатьләренең дә кереш өлеше әйләнә – тирәлекне саклауга багышлана. Башлангыч сыйныф укучылары даими рәвештә туган як, туган авыл турында рәсемнәр бәйгесе оештырып килә . Айлыкның иң югары ноктасы булып һәр елны күмәк хезмәт өмәсе санала . Быел да уку йорты тирәлеген чистарту буенча чираттагы өмә оештырылды . Аны бердәм булып башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Үзләренә тапшырылган территорияне җаваплы рәвештә чистартып бетергән вакытка 5-9 сыйныф укучылары эшкә кереште. Күз ачып йомганчы бөтен җир тәртипкә китерелде . Чисталык күзне иркәләп мәктәпне тагын да матуррак итеп күрсәтеп тора! 16.04.2015

-
Апрель ае - экологик тәрбия бирү айлыгы. Укучылар үзләре яшәгән тирәлекләрне чүп-чарлардан арындырдылар. 15.04.2015

-
Тәрбия процессы даими рәвештә үзгәреп , яңалыклар белән тулыланып тора. Шушы фактларны истә тотып, мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре МБ һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар каршындагы чираттагы берләштерелгән утырыш булып узды . Көн тәртибендә заман таләбе - “Ачык тәрбия чарасын уздыру технологиясе ” дип аталган чыгыш иде. 6 сыйныф җитәкчесе Гарипова С.И. нәкъ менә шушы проблемага багышлап сүзне дәвам итте . Доклад практик өлеш – 8 сыйныфта “ Әни кирәк! ” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате белән үрелеп барды . Утырышта катнашучылар үздырылган чарага уңай бәя бирделәр, эш алымнары белән таныштылар. План нигезендә уздырылачак экологик тәрбия айлыгы һәм парклар елы чаралары , Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Дәресне үздыру тәртибе каралды. Һөнәр сайлау, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә багышланган республикакүләм 13- 18 яшьлек укучылар өчен тәкъдим ителгән тест уздыру алгоритмы белән таныштыру булды. 13.04.2015

-
Мәктәпнең спортлар залы бу көннәрдә бердә бушап тормады: уку йортының җыелма командасы районда уздырылачак Спартакиадага кертелгән волейбол буенча ярышларга әзерлек алып барды. Яшь спортсменнарның тырышлыгы юкка булмады. Нәтиҗәдә, безнең команда төп авыл мәктәпләре арасында тагын лаеклы беренче урынны яулады . Атналык линейкада мәктәпкә җиңү китерүче Кадыров Булат, Җамалетдинов Илшат, Гарипов Рәдиф, Храмов Данила, Шәйдуллин Ранис, Асадуллина Энҗе, Вәлиуллина Альбина алкышларга күмелде. Тренер Вилданов Индүс Мәнсур улы бу җиңүне соңгысы булмас, әле безнең укучыларны алда күп җиңүләр көтә диеп ышандырды. Без чын күңелдән бу теләкнең тормышка ашуын телибез. Молодцы, волейболчыларыбыз ! 13.04.2015

-
Заман укучысын киләчәктә ни көтә? Авырлыклар аны яман юлга этәрмәсме? Менә шушы сорауларга тулы җавап алу ниятеннән 10-14 апрель көннәрендә 7-9 сыйныф укучылары өчен республикакүләм тестлаштыру үткәрелде. Тестның үзенчәлекле ягы булып, аның махсус кызлар һәм малайлар өчен аерым әзерләнүен атарга кирәк. Һәр сыйныфта бу эшчәнлеккә бик җитди килделәр . Тест мәгариф идарәсе психологик хезмәт вәкилләренә эшкәртергә тапшырылды. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз. Сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен тәрбияләү буенча эшчәнлек өзлексез , системалы дәвам итә. 13.04.2015

-
Елдагыча 9 сыйныф укучылары Буа ветеринария техникумы уздырган Ачык ишекләр көнендә бик теләп катнашты. Билгеләнгән көнне чыгарылыш сыйныфтан үзенең укуын югарыда күрсәтелгән уку йорты белән бәйләргә теләүчеләр көн дәвамында техникумга укырга керү тәртибе, андагы таләпләр белән таныштылар. Уку алдынгылары стендында элеккеге мәктәп укучылары булуы очрашуны тагын да күңеллерәк итте. Студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт һәркемнең күңеленә хуш килде, чөнки анда безнең чыгарылыш укучылары катнашты. Махсус буклетлар, анкета һәм күрсәтмә әсбаплар таратылды. “ Һөнәр сайлау эшчәнлегендә бу сәяхәт зур һәм мөһим урын алып тора ”- дип ассызыклады чараны оештыручы тәрбия буенча урынбасар Гыйзәтуллина Гүзәл Равил кызы. 13.04.2015

-
Ата-аналар лекторие планы буенча 11 нче апрель көнне мәктәптә гомум җыелыш булып узды. Чара “ Укучыларда экологик тәрбия нигезләре булдыру” дигән чыгыш белән башланып китте. Көн тәртибендә чирек йомгаклары , өлгереш һәм дәрескә йөреш күрсәткечләре; 4 сыйныфларда мониторинг, 9 сыйныфта ДЙА үткәрү сораулары күтәрелде. Шулай ук 7-9 сыйныф укучылары арасында яңа методикалар нигезендә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча тестлар тәкъдим итү тәртибе каралды . Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда узды . Һәр сыйныфның тәрбия планы нигезендә доклад һәм әңгәмә үткәрелде . Иң кызыксындырган һәм мөһим сораулар күтәрелде. Бары тик ата- аналар белән кулга – кул тотынып эшләү генә шундый матур нәтиҗә бирә. 13.04.2015

-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү дәресе” мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Онытылырга, тарихи хакыйкать кенә булып калырга тиешле дәһшәтле еллар халык хәтерендә. Моның шулай икәнен тарих укытучылары Исланова Г.Г., Галиуллина З.Ф. исбатладылар: видеоролик, презентация, китап күргәзмәсе, укучылар чыгышы һәркемнең күңелендә сугышка нәфрәт уятты. 09.04.2015






