муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
8 нче май көнне мәктәпнең 6 сыйныф укучылары лаеклы ветеран Сибгатуллин Рәшит абыйда кунакта булдылар.Озын гомер, Сезгә, ветераныбыз!!! Бәйрәм белән!!!!! Хәтердән уела күп нәрсә, Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар. Онытылмый үзенең иңендә Ил данын күтәргән язмышлар. 11.05.2015

-
11нче май көнне уздырылган атналык эш линейкасында “Табигатькә эшең белән ярдәм ит!” (“Помоги природе делом!”) акциясенә старт бирелде. Чараны укучыларга җиткергәнче, тәрбия буенча урынбасар каршындагы киңәшмәдә махсус сыйныф җитәкчеләре белән әңгәмә оештырылды. Утырышта уздырылачак чараның максаты, бурычлары, үткәрү тәртибе белән аерым танышу, үзара фикер алышу белән дәвам итте. Иң беренчеләрдән булып эшчәнлектә ярдәмгә ата-аналар тартылды: аеруча башлангыч сыйныф укытучылары бу өлкәдә күбрәк аларга таяна. Линейкада макулатура җыеп тапшыру көннәре итеп 11нче майдан 15 нче май көннәре билгеләнде. 15 нче май - чималны мәктәптә бердәм тапшыру көне булачак. Һәр укучы, һәр сыйныф алдына зур бурыч куелды: актив катнашырга, беренчелекне яуларга, табигатькә кулдан килгәнче ярдәм итәргә! Һәрбер җыелган макулатура күпме агачны үлемнән саклаячак, күпме яшеллек, матурлык яшәячәк! 11.05.2015

-
Бүгенге атналык линейкада өченче Глобаль Иминлек атналыгына нәтиҗә ясалды. Атналык кысасында бердәм сыйныф сәгате, видеофрагментлар карау, матур әдәбият материаллары белән танышу, район " Имин тәгәрмәч-2015" бәйгесендә катнашулар булды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында шул ук темага рәсемнәр конкурсы уздырылды. 1 сыйныфтан - Айшә, 2 сыйныфтан - Камалова Зилә, 3 сыйныфтан - Чулпан, 4 сыйныфтан - Илмазлар җиңүче дип табылды. Мәктәпкә җиңү алып кайтучы Вәлиев Инсафны Мактау тактасына язып куйдык. Атналык куелган максат һәм бурычларга ирешергә тулысынча ярдәм итте. 11.05.2015

-
Җиңү бәйрәменең иң тантаналы мизгелләре. Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган! Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап килә ерак еллардан! 11.05.2015

-
Онытылмас мизгелләр.Митингка диеп җыелдык без Май аеның матур көнендә. Һәлак булган авылдашларыбызның Исемнәрен гөлдән үрергә. 11.05.2015

-
Бәйрәм түрендә иң лаеклы кунаклар.... Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар, Ветераннар белән бергәләп.Сугышчылар – батыр лачын алар, Бәйрәм итик бүген бергәләп. 11.05.2015

-
Атналык линейка бүләкләүләргә бик бай булды. Республика, район бәйгеләрендә җиңүче Серебрякова Айшә, Шәрәфетдинова Зөлфия, Валиуллина Альбина, Замалетдинов Илшатларны бүләкләү мизгелләре. Аларга Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 11.05.2015

-
Атналык линейка тулысынча җиңүчеләрне бүләкләүләргә багышланды. Бу юлы линейка уртасында мәктәп һәм төрле дәрәҗәдәге район бәйгеләре җиңүчеләре Галиуллина Гөлназ, Бикчәнтәев Ранис, Хайретдинова Эльвира, Әхмәдуллина Рузаналар.Алар оста итеп шигырь дә сөйли, тырышып җиңүче дә була, матур нәтиҗәләргә дә ирешәләр! 11.05.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бик күп тәрбия чаралары үткәрелде. Шуларның берсе – авыл музеена керү, Бөек Ватан сугышына һәм Җиңүгә багышланган залда булу иде. Укучылар шактый кызыклы мәгълүмат тупладылар, патриотик хисләр кичерделәр. 08.05.2015

-
1,4 нче сыйныф укучылары музейда. 08.05.2015






