муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Мәктәптә 19 нчы май - Пионер туган көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Иртәнге мәктәпкүләм линейка сыйныфларның тезелеп басу, бәйрәм чарасын тантаналы ачудан башланып китте. Тәрбия буенча урынбасар үзенең чыгышын “ Пионериянең лаеклы тарихы” дип атады. Ул балалар оешмасының иң беренче оешкан елларын, пионерларның Тантаналы Антларын, Законнарын, Пионер Гимнын яктыртты. Зур игътибар пионерларның парадка киелә торган формаларына бирелде. Һәрбер чыгыш этабы презентациягә үрелеп алып барылды. Пионер тарихына бәйләп мәктәпнең балалар оешмасы эшчәнлегеге дә яктыртылды. Алдынгыларны элек- электән “пионер” диеп юкка гына атамаганнар, хәзерге вакытта да иң беренче, булдыклы укучыларны “пионер” диеп атап була. Тантаналы линейка пионерларның гимнын тыңлау белән дәвам итте. Линейкада башланган тантаналы чара сыйныфларда дәвам итте. 19.05.2015

-
Балалар оешмасы эшчәнлеге планы нигезендә 19 - нчы май көнне тантаналы линейкада 9 сыйныф укучыларын мәктәпнең яшьләр оешмасыннан озату булды. Бәйрәм сәхнәсенә 9 сыйныф укучылары чакырылды. Аларны оешмадан китү көне белән кайнар котлаганнан соң, һәрбер укучыга изге теләкләр язылган махсус эмблемалы тәбрикнамәләр таратылды. Сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф. кызына киләчәктә сыйныфны уңышлы чыгарырга теләкләр, укучыларның да тормыш юллары сикәлтәләрсез булуларына өметләр җиткерелде. Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән 9 сыйныф укучысы Вәлиева Энҗе җавап сүзе белән чыкты. Ул үзенең чыгышында барлык укучыларга да тырышып укырга, тәрбия эшләрендә актив катнашырга чакырды. Матур шигъри теләкләр белән дәвам ителгән озату тантанасы истәлеккә күмәк фотога төшү белән йомгакланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бик җитди рәвештә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерлеккә кереште. 19.05.2015

-
Атналык эш линейкасы чираттагы бүләкләү тантанасы белән башланып китте . Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә мәктәпнең җыелма спорт командасы чакырылды. 48 нче район туристик слётында безнең командадан “Сугыш турында” викторинада Бикчәнтәев Ранис, Шакурова Айгөл , Кадыров Фаил, Валиуллина Альбиналар уңышлы чыгыш ясап, 2 –нче урын яуладылар.Барлык ярыш төрләре буенча командабыз район мәктәпләре арсында лаеклы 3-нче урын алып, җиңүчеләр исемлеген тулыландырды. Линейкада һәрбер укучы- спортсменга һәм команданың җитәкчесенә РӘХМӘТ җиткерелде. 18.05.2015

-
Районыбыз күләмендә уздырылган “Табигатькә эшең белән ярдәм ит!” бәйгесендә мәктәбебез актив катнашты. 15 нче май көнне җыелган макулатураны тапшыру эше булды: барлыгы 903, 4 кг чимал җыелган. 1 сыйныф- 83,2кг, 2 сыйныф-173,3 кг, 3 сыйныф - 103,7 кг, 4 сыйныф - 91,8 кг, 5 сыйныф - 53,4 кг, 6 сыйныф – 108,9 кг, 7 сыйныф – 177,4 кг, 8 сыйныф – 63 кг, 9 сыйныф – 49 кг макулатура җыеп тапшырды. Бу эшчәнлекне нәтиҗәле итеп сыйныф җитәкчеләре оештырды: бер укучы да эштән читтә калмады. Атналык дүшәмбе линейкасында мәктәп күләмендә җиңеп чыгучы сыйныфларның җитәкчеләренә аеруча Рәхмәт сүзләре җиткерелде. Мәктәп күләмендә 1 урынны 7сыйныф (сыйныф җитәкчесе- Җәгъфәрова Ф.Ф.), 2 урыннарны – 2 сыйныф һәм 6 сыйныфлар (сыйныф җитәкчеләре: Әхмәтшина Л.С, Гарипова С.И.), 3 урынны – 4 сыйныф (сыйныф җитәкчесе- Фәхретдинова И.М.) яулады. Актив катнашучы 5 һәм 8 сыйныфлар да макталды. Чын- чынлап табигатьне саклау һәм яклау чарасы булды. 18.05.2015

-
“Табигатькә эшең белән ярдәм ит!” (“Помоги природе делом!”) бәйгесендә мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнашты. 15- нче май көнне җыелган макулатураны тапшыру эше булды: барлыгы 903, 4 кг чимал җыелган.Бу тапшырылган чимал өчен һәр сыйныф үзенең акчасын да алды. Балалар агачларны саклауны чын эшләре итеп кабул иттеләр.Тырышып – тырышып макулатура җыйдылар. Иртә саен ата-аналар яңадан – яңа чимал китереп торды. Мәктәп күләмендә 1 урынны (абсолют җиңүче) 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфия яулады. Ул - 113 кг макулатура китерде. 2 урында- 1 сыйныф укучысы – Сибгатуллин Динар. Ул – 53 кг чимал тапшырды. 3 урынны 3 сыйныфтан – Әхмәдуллина Чулпан, 9 сыйныфтан – Гарипов Рәдифләр бүлеште. Чулпан – 41, 3 кг, Рәдиф – 48 кг макулатура җыя алды. Шулай ук иң күп тапшыручылар исемлегендә 2 сыйныфтан Хәйретдинова Адилә, Садыкова Гүзәл, Гафиятуллина Сылу, 4 сыйныфтан- Хәйруллин Илмаз, 5 сыйныфтан – Галиуллина Гөлназ, 6 сыйныфтан – Вәлиев Инсаф, 8 сыйныфтан – Юсупова Адиләләр аталдылар. Алар линейкада аерым исемлек белән аталды. Мәктәп администрациясе сыйныф җитәкчеләренә һәм укучыларга зур РӘХМӘТЕН белдерде. 18.05.2015

-
“Бердәм ГТО декадасы” ( “ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО”) кысасында уку йорты актив эшчәнлек алып бара. 15 майдан алып һәр 11 яше тулган укучыны ГТО ның рәсми порталында теркәү эше алып барыла. Бүгенге көнгә мәктәпнең һәр укытучысы да теркәү узды, шәхси номер алды. Үзенә туры килә торган норматив белән танышып чыкты. Чиратлаштырып, яшь категорияләреннән чыгып, педагоглар ГТО нормативларын тапшыру буенча өстәмә күнегүләр үтәү өстендә эшли. Шуның өстенә 5 сыйныфтан алып 9 сыйныфка чаклы барлык укучыларны да сыйныф җитәкчеләре уңышлы рәвештә ГТО порталында теркәү үтүләрен ныклы күзәтүгә алды . Барлыгы уку йорты буенча 13 укытучы, 35 укучы ГТО порталында теркәлде (48 ГТО ДА КАТНАШУЧЫ – ВСЕГО УЧАСТНИКОВ ДВИЖЕНИЯ 48 ЧЕЛОВЕК) 18.05.2015

-
Мәктәптә 15 нче майдан 25 майга чаклы Бердәм ГТО декадасы (ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО) игълан ителде. Декада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрылыгының Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә. Чараны үткәрү өчен мәктәп буенча Приказ һәм эш планы булдырылды. Иң беренче бурыч итеп 11 яше тулган укучыларны www.gto.ru сайтында теркәү үткәрү эше куелды.Һәр сыйныф җитәкчесе бу эшкә җаваплы килде. Икенчедән һәр коллектив әгъзасы укытучы буларак та теркәү узарга тиеш. Районда уздырылган җыелыштан соң директор янындагы киңәшмәдә тәрбия эшләре буенча урынбасар барлык укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен махсус документ эчтәлеге белән таныштырды.Һәр эшчәнлек буенча җаваплы кешеләр билгеләнде, планның төп чаралары белән таныштырылды.Декада йомгаклары буенча районда нормаларны алтынга үтәүче 8 иң оста укучы сайланачак.Алар район данын республикада яклаячак.Барлык спорт төрләре буенча нормативлар кабул итү , әзерлек эшләре алып бару тәртибе буенча районда уздырылачак республика семинарында физкультура укытучысы Вилданов И.М. катнашачак. Эшчәнлек көн саен йомгак ясалып, алдагы көнгә бурычлар куеп алып барылачак.Массакүләм нормативлар тапшыру көне итеп 16 нчы май сайланды. 14.05.2015

-
14 нче май көнне мәктәптә бердәм ЫШАНЫЧ телефонына (Телефон доверия) багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Расписание нигезендә иртәнге иң беренче дәрестә 1-4, 5-9 сыйныф җитәкчеләре махсус план нигезендә “Мин Ышаныч телефоны турында нәрсә беләм?” дигән темага ачыктан - ачык сөйләшү оештырды. Әлбәттә, бу әңгәмә – сөйләшү укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып башкарылды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу телефонның нәрсәгә кирәк булуы аңлатылса, урта якта сөйләшү инде төрле проблемаларга бәйләнеп, ачыкланып күрсәтелде. Сыйныф җитәкчеләренең МБ утырышында район Эчке эшләр бүлегендә 16 нчы май көнне уздырылачак турыдан – туры Ышаныч телефонын үткәрү тәртибе каралды. Укучыларга бәйнә – бәйнә тормышта югалып калмаска, кирәк чагында үзеңә ярдәмне табу юллары искәртелде. 17 нче май- Ышаныч телефоны көнен гаиләләрдә дә билгеләп үтәргә тәкъдим ителде. 14.05.2015

-
15 нче май - Халыкара Гаилә көне. Мәктәпнең тәрбия планында” Гаилә белән эш” бүлеге планы нигезендә бу көнне һәр сыйныф укучысы үзенең гаиләсен котлау йөзеннән открыткалар ясады. Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә сынлы сәнгать дәресләрендә “Әти, әни, мин – иң тату гаилә” дигән темага рәсемнәр ясалды. Балалар рәсемнәр аша үз гаиләләренең бергә ял итү, китап уку, кунакка бару, циркта булу мизгелләрен сүрәтләделәр. Аларның кояш белән тиңләп елмайган әти, әниләрен тырышып ясаулары, бәхетле балалар икәнен исбатлый. Гаиләләр нык, тулы һәм бәхетле булсын иде! 14.05.2015

-
Балалар оешмасы эшчәнлегенә бәйле юнәлеш бунча районда 13 нче май көнне чираттагы актив укучылар Думасы утырышы уздырылды. Активлар җыелышында мәктәпнең 7 сыйныф укучысы , учком вәкиле, Шәрәфетдинова Зөлфия катнашты.Укучылар утырышы тәрбия эшләре буенча урынбасарлар киңәшмәсе белән үрелеп барды. Башта район активистлары, тәрбия белгечләре күмәк фотога төшү оештырылды: район 19 нчы май көнне республикада узачак зур җыелышта үзенең эш системасын тәкъдим итүгә әзерләнә. Активистлар һәм тәрбия системасындагы урынбасарларның эш тәҗрибәсен яктырту максатыннан махсус Баннер әзерләнә. Безнең мәктәпнең дә эш тәҗрибәсе шунда чагылыр дип ышанасы килә. Балалар утырышы 4 нче чиректә башкарылган эшләргә анализ белән дәвам итсә; тәрбиячеләр киңәшмәсе җитди төс алып , Җиңү бәйрәмен үткәрү нәтиҗәләре һәм Бердәм ГТО декадасын үткәрү белән танышуга, укучыларның тәртип бозуларын кисәтүгә багышланды. Аерым пункт итеп, җәйге ялны оештыру бурычы да каралды. Тәрбия системасына таләпләр арта, мәктәпләр алдында бурычлар катгыйлана. Киңәшмәнең ахырында районда уздырылган Болгар шәһәренә багышланган иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфиянең эше 2 урын яулаган (җит. Шәрәфетдинова Л.Г.) 14.05.2015






