муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
6 апрель көнне 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары ГТО тапшыруга багышланган сыйныф сәгатендә булдылар. Алар әлеге тема буенча видеороликлар карадылар. Сыйныф җитәкчесе Ахметшина Л.С. 08.05.2015

- 7 нче май көнне 7 сыйныфта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ачык тәрбия чарасы булды. 08.05.2015
-
Өченче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысасында мәктәпнең җыелма ЮИД командасы район “Имин тәгәрмәч- 2015” бәйгесендә катнашты. Ярыш шартларына туры китереп команда Җиңүнең 70 -еллыгына багышланган визит карточкасы, беренче ярдәм итү һәм велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен әзерләде. Җыелма команда составында 5 сыйныфтан Галиуллина Гөлназ, 6 сыйныфтан Ахатова Энҗе, Вәлиев Әлфис, Вәлиев Инсафлар иде. Укучылар айга якын вакыт эчендә үзлектән юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп тә әзерлекнең сыйфатын күтәрде. Барлык төр ярышлардан чыгып команда нәтиҗәле чыгыш ясады дигән нәтиҗә ясап була. Аеруча 6 сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф арадан иң отышлы катнашучы булды. Ул “ПДД белгече” дигән этапта 3 урын яулады, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.Ярышка команданы Сираҗиев Р.Б. алып барды. 07.05.2015

-
Юл йөрү иминлеге атналыгы кысасында мәктәптә бердәм тематик сыйныф сәгатьләре, "Моны белергә кирәк!" дип исемләнгән әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында очрашулар, ГИБДД хезмәткәрләре белән дәресләр планлаштырыла.Һәр сыйныф җитәкчесе тәрбияви эшчәнлекнең мөһим юнәлеше итеп балаларның юлда имин йөрүне тәэмин итүне бурыч итеп куйды. Бу юнәлештә укучыларның ата-аналары белән дә очрашулар, әңгәмәләр, аңлатма өстәмә эшләр дә даими алып барыла. Һәр чирек ахырында укучыларның тормышын саклау һәм яклау максатыннан ата-аналар җаваплылык кәгазе тутыра. Быелгы уку елы ахырында да шундый эшчәнлек әзерләнә. Атналык кысасында мәктәпкүләм тәрбияви чара уздыру да планлаштырыла. 07.05.2015

-
Укучылар музейдагы Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгалар белән танышуны дәвам итә. 07.05.2015

-
Хәтер Вахтасы атналыгы кысасында 8 сыйныф укучылары музейда булдылар. 07.05.2015

-
Җиңүнең 70-еллыгы алдыннан иң беренчеләрдән булып 7 сыйныф укучылары да музейда булдылар. 07.05.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә сыйныф җитәкчеләренең МБ һәм тәрбия буенча урынбасар каршында киңәшмәнең берләштерелгән утырышы булып узды. Утырышның көн тәртибендә:1. “Тәрбияви эшчәнлектә милли компонентның кулланышы” дигән эш тәҗрибәсен тәкъдим итү буенча 9 сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф.чыгышы.2. Май аена эш планы белән танышу.3. “Ел сыйныфы-2015” , “Ел сыйныф җитәкчесе- 2015” бәйгеләренә критерийлар кабул итү һәм раслау. 4. Бөек Җиңүнең 70- еллыгына багышланган Хәтер Вахтасы планы белән танышу.5. Өченче Глобаль юлда йөрү иминлеге атналыгын үткәрү тәртибе.6. “Табигатькә булыш!” дип исемләнгән макулатура җыю бәйгесен оештыру.Һәрвакыттагыча утырыш фикер алышулар, киңәшләшү кебек эш алымнарына таянып алып барылды. 07.05.2015

-
Отчёт о проведении добровольческой акции «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел#ДОБРЫЙТАТАРСТАН”.(МБОУ «Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ»)1.Количество реализованных добровольческих инициатив (акций, мероприятий), подтверждённых информацией и фотографиями -7 акций2.Количество благополучателей (человек) - 62 человека 3.Количество добровольцев, задействованных в мероприятиях- 88 человек (16 сотрудников/ 72 ученика)4.Количество организаций/ инициативных групп, принявших участие в мероприятиях- 1 организация (Школа)5. Количество благоустроенных мемориалов /захоронений/ дворовых территорий/парков/ скверов - ВСЕГО - 4 ( дворовых территорий -2, парков-1, Обелисков-1) 05.05.2015

-
Мәктәбебезнең укытучылары һәм укучылары өчен иң җаваплы көннәр бара.Уку елы ахырында ГТО нормаларын үтәүнең язгы сессиясе җитте. Укучыларны бу чарага әзерләү физкультура дәресләрендә, спорт түгәрәгендә генә түгел, ә Бердәм сыйныф сәгатьләрендә дә алып барыла. Һәр сыйныф җитәкчесе барлык укучыларны тапшырылачак норматив билгеләре, аларны тапшыру мөмкинлекләре, вакыты белән таныштыра. Махсус әзерләнү өчен әдәби материалдан күргәзмә дә оештырылды. 5 нче май көнне иртәнге зарядка ГТО нормаларын тапшыруга багышланган видеоролик карау белән башланып китте: кыска, ләкин эчтәлекле материал укучылар өчен кызыклы һәм файдалы да булды. Аның эчтәлеге буенча фикер алышу да оештырылды. 04.05.2015






