муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
“Бердәм ГТО декадасы” ( “ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО”) кысасында уку йорты актив эшчәнлек алып бара. 15 майдан алып һәр 11 яше тулган укучыны ГТО ның рәсми порталында теркәү эше алып барыла. Бүгенге көнгә мәктәпнең һәр укытучысы да теркәү узды, шәхси номер алды. Үзенә туры килә торган норматив белән танышып чыкты. Чиратлаштырып, яшь категорияләреннән чыгып, педагоглар ГТО нормативларын тапшыру буенча өстәмә күнегүләр үтәү өстендә эшли. Шуның өстенә 5 сыйныфтан алып 9 сыйныфка чаклы барлык укучыларны да сыйныф җитәкчеләре уңышлы рәвештә ГТО порталында теркәү үтүләрен ныклы күзәтүгә алды . Барлыгы уку йорты буенча 13 укытучы, 35 укучы ГТО порталында теркәлде (48 ГТО ДА КАТНАШУЧЫ – ВСЕГО УЧАСТНИКОВ ДВИЖЕНИЯ 48 ЧЕЛОВЕК) 18.05.2015

-
Мәктәптә 15 нче майдан 25 майга чаклы Бердәм ГТО декадасы (ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО) игълан ителде. Декада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрылыгының Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә. Чараны үткәрү өчен мәктәп буенча Приказ һәм эш планы булдырылды. Иң беренче бурыч итеп 11 яше тулган укучыларны www.gto.ru сайтында теркәү үткәрү эше куелды.Һәр сыйныф җитәкчесе бу эшкә җаваплы килде. Икенчедән һәр коллектив әгъзасы укытучы буларак та теркәү узарга тиеш. Районда уздырылган җыелыштан соң директор янындагы киңәшмәдә тәрбия эшләре буенча урынбасар барлык укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен махсус документ эчтәлеге белән таныштырды.Һәр эшчәнлек буенча җаваплы кешеләр билгеләнде, планның төп чаралары белән таныштырылды.Декада йомгаклары буенча районда нормаларны алтынга үтәүче 8 иң оста укучы сайланачак.Алар район данын республикада яклаячак.Барлык спорт төрләре буенча нормативлар кабул итү , әзерлек эшләре алып бару тәртибе буенча районда уздырылачак республика семинарында физкультура укытучысы Вилданов И.М. катнашачак. Эшчәнлек көн саен йомгак ясалып, алдагы көнгә бурычлар куеп алып барылачак.Массакүләм нормативлар тапшыру көне итеп 16 нчы май сайланды. 14.05.2015

-
14 нче май көнне мәктәптә бердәм ЫШАНЫЧ телефонына (Телефон доверия) багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Расписание нигезендә иртәнге иң беренче дәрестә 1-4, 5-9 сыйныф җитәкчеләре махсус план нигезендә “Мин Ышаныч телефоны турында нәрсә беләм?” дигән темага ачыктан - ачык сөйләшү оештырды. Әлбәттә, бу әңгәмә – сөйләшү укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып башкарылды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу телефонның нәрсәгә кирәк булуы аңлатылса, урта якта сөйләшү инде төрле проблемаларга бәйләнеп, ачыкланып күрсәтелде. Сыйныф җитәкчеләренең МБ утырышында район Эчке эшләр бүлегендә 16 нчы май көнне уздырылачак турыдан – туры Ышаныч телефонын үткәрү тәртибе каралды. Укучыларга бәйнә – бәйнә тормышта югалып калмаска, кирәк чагында үзеңә ярдәмне табу юллары искәртелде. 17 нче май- Ышаныч телефоны көнен гаиләләрдә дә билгеләп үтәргә тәкъдим ителде. 14.05.2015

-
15 нче май - Халыкара Гаилә көне. Мәктәпнең тәрбия планында” Гаилә белән эш” бүлеге планы нигезендә бу көнне һәр сыйныф укучысы үзенең гаиләсен котлау йөзеннән открыткалар ясады. Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә сынлы сәнгать дәресләрендә “Әти, әни, мин – иң тату гаилә” дигән темага рәсемнәр ясалды. Балалар рәсемнәр аша үз гаиләләренең бергә ял итү, китап уку, кунакка бару, циркта булу мизгелләрен сүрәтләделәр. Аларның кояш белән тиңләп елмайган әти, әниләрен тырышып ясаулары, бәхетле балалар икәнен исбатлый. Гаиләләр нык, тулы һәм бәхетле булсын иде! 14.05.2015

-
Балалар оешмасы эшчәнлегенә бәйле юнәлеш бунча районда 13 нче май көнне чираттагы актив укучылар Думасы утырышы уздырылды. Активлар җыелышында мәктәпнең 7 сыйныф укучысы , учком вәкиле, Шәрәфетдинова Зөлфия катнашты.Укучылар утырышы тәрбия эшләре буенча урынбасарлар киңәшмәсе белән үрелеп барды. Башта район активистлары, тәрбия белгечләре күмәк фотога төшү оештырылды: район 19 нчы май көнне республикада узачак зур җыелышта үзенең эш системасын тәкъдим итүгә әзерләнә. Активистлар һәм тәрбия системасындагы урынбасарларның эш тәҗрибәсен яктырту максатыннан махсус Баннер әзерләнә. Безнең мәктәпнең дә эш тәҗрибәсе шунда чагылыр дип ышанасы килә. Балалар утырышы 4 нче чиректә башкарылган эшләргә анализ белән дәвам итсә; тәрбиячеләр киңәшмәсе җитди төс алып , Җиңү бәйрәмен үткәрү нәтиҗәләре һәм Бердәм ГТО декадасын үткәрү белән танышуга, укучыларның тәртип бозуларын кисәтүгә багышланды. Аерым пункт итеп, җәйге ялны оештыру бурычы да каралды. Тәрбия системасына таләпләр арта, мәктәпләр алдында бурычлар катгыйлана. Киңәшмәнең ахырында районда уздырылган Болгар шәһәренә багышланган иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. 7 сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Зөлфиянең эше 2 урын яулаган (җит. Шәрәфетдинова Л.Г.) 14.05.2015

-
Спорт яратучы укучыларыбызның иң яраткан чарасы - районда елда уздырылган туристлар слёты. Быелгы 48 - нче слётка кандидатлар сайлап алу елдагыча җаваплы булды. Барлык теләүчеләрдән иң оста, булдыклы 8 укучы сайланды: 7 сыйныфтан- Бикчәнтәев Ранис, Кадыров Фаил, Хәйретдинова Эльвира, Шакурова Айгөл; 8 сыйныфтан – Асадуллин Алмаз, Вәлиуллина Альбина, Кадыров Булат, Җамалетдинов Илшат. 12 нче майдан 14 нче майга чаклы укучылар Вилданов И.М. җитәкчелегендә урманда слётта булдылар . Беренче көннән алып ахырга чаклы туристлар бик тырышып слёт программасын үтәргә тырыштылар, барлык бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Көн кичке дискотека белән тәмамланып иртә ярыштан башлану , учактагы тәмле ашлар, түгәрәктә җылынып утырулар –барсыда истә калырлык. Алдан әзерлек күрү үзенең матур нәтиҗәләрен бирде: безнең туристлар командасы йомгаклау тантанасында пьедесталның 3 –нче баскычына урнашты , күчмә кубок белән бүләкләнде. Индүс Мәнсур улы һәм команданы чираттагы лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! 14.05.2015

-
13 нче май көнне Бердәм экологик дәресне 2-3 нче сыйныф укучылары табигатьтә үткәрделәр. Алар сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. белән берлектә күл буена 9 агач үсентесе утырттылар. Укучылар кулы белән утыртылган агач һәм куаклар киләчәктә авылыбыз табигатенә файда һәм ямь өстәрләр дип ышанасы килә. 13.05.2015

-
Бердәм экологик дәрестә 1 сыйныф укучылары “Кызыл китап” белән таныштылар, “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлек һәм хайваннарны өйрәнделәр. Укучылар шулай ук илебездәге һәм республикабыздагы “Тыюлыклар” турында да бик күп мәгълүмат алдылар. 13.05.2015

-
Апрель аенда хезмәттәшебез Мөхәммәтҗанова Солтания Габделхәй кызының гомер бәйрәме – туган көне булды. Гади туган көн генә түгел – ә олы юбилей!Тормыш аңа ике “бишле” куйды. Шул уңайдан мәктәптә тантаналы котлау линейкасы оештырылды: аның дәвамында укытучылар, укучылар Солтания ханымны чын күңелдән тормыш бәйрәме белән котладылар, тырыш хезмәте өчен рәхмәт җиткерделәр, изге теләкләргә һәм чәчәкләргә күмделәр. Тантана фотопрезентацияләргә, шигырь һәм котлауларга үрелеп барды. Чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, Сезгә, Солтания Габделхәй кызы!Алдагы яңа җәйләргә Исән - имин керегез. Без Сезне хөрмәт итәбез,Һәрчак шуны белегез! 11.05.2015

-
9 нчы май көнне мәктәбебез Бөек Җиңүнең 70 - еллыгына авылыбызда уздырылган тантаналы митингта катнашты. Чара гимн белән башланып китте. Әйләнә- тирә чәчәкләргә күмелгән, укучылар кулында шарлар, кулдан ясалган бүләкләр. Һәйкәл тирәсе танымаслык булып үзгәрде: соңгы вакытта бу обелиск яңартылды, буялды, акланды. Кунаклар килгәнче үк 9 сыйныф укучылары Мәңгелек Ут янында пост оештырды. 6,7 нче сыйныфлар әдәби- музыкаль композиция әзерләде. Барлык алдынгы укучылар КФХ “Кадыйров”, “Нива” агрофирмасы, авыл советы, мәктәп, ветераннар советы, авылыбызның картлары исеменнән веноклар куйды. Тантана дәвамында котлау сүзләре белән авыл советы рәисе, ике авыл мулласы, ветераннар советы рәисе, мәктәп һәм музей директорлары , авылдашлар исеменнән Шәйхетдинов Хәйдәр абыйлар чыгыш ясады. Авылыбызның эшмәкәрләре Абузяров Рөстәм Хаҗи , Хәйруллин Рәшит Гафият уллары да җылы сүзләр җиткерде. Буа шәһәре ДОСААФ оешмасы автомашина колонналары Җиңү әләмнәре тагып, аның рәисе Абузяров Рөстәм Хаҗи улы җитәкчелегендә , барлык авылдашларны бәйрәм белән котлап, урамнарны урадылар.Бәйрәмдә яңартылган Һәйкәлне ачу тантанасын фермер Кадыров Фәнил Фәһим улы башкарды. Яңа һәйкәл ачу тантанасы бер минутлык тынлык белән тәмамланды.Бәйрәм укучыларның ветераннарга чәчәкләр, котлау открыткалары тапшыру белән тәмамланды. Авылыбызның сугыш һәм тыл батырлары өчен бәйрәм чарасы авылыбызның Мәдәният йортында дәвам итте. Шаулап торсын, матур булсын, илдә Җиңү бәйрәме!!! 11.05.2015






