муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
5,6 сыйныф җитәкчеләре Әхмәдуллина Г.Р. һәм Галиуллина З.Ф. укучылар белән мониторинг үтүне башлап җибәрделәр.Укучыларга эш тәртибе төгәл аңлатылды, балалар авырлыкларсыз эшкә кереште. 12.09.2015

-
Иртәнге сыйныф сәгате 9 сыйныфларда тест үтү белән башланып китте. Шәрәфетдинова Л.Г. укучылар алдында максат һәм бурычларны төгәл яктырттып эшләргә старт бирде. 12.09.2015

-
Сентябрь ае мәктәп коллективы өчен төрле тәрбия чараларына бик бай булды. Шуларның берсе яңа өстәлгән республикакүләм акция “Аек тормыш бәйрәме “ (ПРАЗДНИК ТРЕЗВОСТИ) дип аталды. Чираттагы сыйныф җитәкчеләренең МБ утырышында сыйныф җитәкчеләре белән берлектә аны планлаштыру, уздыру тәртибе каралды. Тәрбия эшләре буенча урынбасар җитәкчелегендә һәр сыйныф бу эшчәнлектә үз юнәлешен алды: ата-аналарны таныштыру, сайтка мәгълүмат урнаштыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган төрле спорт чаралары уздыру планлаштырылды. Балаларны яклау көнендә зур СПОРТ бәйрәмен оештыруны күздә тотып; сыра, хәмер, тәмәкене куллануны кисәтүгә багышлап викторина, сораулар яңгыры уздыру әзерләнә.Сыйныф җитәкчеләренең осталыгы бу чараны тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 11.09.2015

-
20 сентябрьгә чаклы мәктәпнең 5-9 сыйныф укучылары район психологик хезмәт эшчәнлеге планы нигезендә МОНИТОРИНГ узачак. Һәр сыйныф җитәкчесе әзерлекне алдан күрде: тәрбия буенча урынбасар каршындагы киңәшмәдә уздырылачак анкета сораулары каралды, һәркем бланклар белән танышты; уздыру методикасын тәрбиячеләр бергәләп карадылар. 5,6 һәм 7,8 сыйныфларны берләштереп, 9 сыйныфны аерым уздыру планлаштырыла. Максат: укучыларның эчке дөнья кичерешләрен аңлау, белү, кайгырту. 11.09.2015

-
Илебездә 14 сентябрьдән территорияләрне чистарту буенча “Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Безнең мәктәп тә бик теләп бу чарага кушылды. Акция кысаларында мәктәп территориясен чистарту буенча өмә оештырылды, тирә-якны яшелләндерү максатыннан укучылар агачлар утыртуда катнаштылар. Акция 21 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 10.09.2015

-
20 августтан балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланды , ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Айлыкның максаты – балаларның җәй дәвамында онытылып торган белем-күнекмәләрен искә төшерү, мәктәп коллективларының хәвеф-хәтәр була калганда ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерү. Шул максатларны күздә тотып, 9 сентябрь көнне мәктәптә укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашында күнегүләр үткәрелде.Хлор матдәсе белән зарарланган очракта нишләргә кирәклеген укучылар эвакуация вакытында күрсәттеләр. Соңыннан һәр сыйныфта тормыш иминлегенә багышланган викторина һәм ярышлар оештырылды. 09.09.2015

-
Мәктәп бакчасында эш шушы көннәрдә гөрләп тора. Бүген дә экологик өмә кысасында бакчада икенче икмәк – бәрәңге уңышы җыеп алынды.Укучылар белән укытучыларның фидакарь хезмәте бай уңыш тупларга мөмкинлек бирде. Бәрәңге җыеп алынгач, түтәлләрдәге аш чөгендерләренә дә чират җитте. Барлык яшелчәләрне дә чистартып, тәртипләп урыннарына урнаштыргач, чүп-чар чистартылды, түтәлләр арасы ялт итте. Әле бакчада гөрләп кишер үсеп утыра, алмагачлар тәмле алмалардан сыгыла. Бакчада үстерелгән уңыш белән укучылар рәхәтләнеп ашханәдә сыйланалар.Тәнәфес вакытында өстәмә тамак ялгап алу өчен кайнар чәй белән кайнатма, печенье белән компот , җиләк- җимеш өстәлләргә куела.”Эше барның – ашы бар! “ дип юкка әйтмиләр шул. Ел дәвамына җитәрлек витаминлы ризык әзерләнде. 09.09.2015

-
Республикабызның “Президент белән бергә!” дип аталган иҗтимагый хәрәкәт белән берлектә мәктәптә 7 сентябьрдән 14 сентябрьга кадәр “Көзге игелекләр атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” (“ОСЕННЯЯ НЕДЕЛЯ ДОБРА”) исемле ирекле акция башланды. Аның кысасында экологик дәрес, “Ягымлы сүз” исемле шигырь бәйгесе, “Җанга рәхәт игелектән”- хәйрия эшчәнлеге, “Татарстан спорт яклы!” , ”Игелекле очрашулар” , “Игелек аллеялары”, “Мин Республикам белән горурланам!” дип аталган төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Бу эшчәнлек иртәнге зарядка –ФЛЕШМОБ белән башланып китте. Чараның максаты “ Спортивный Татарстан” дип аталган бәйге кысасында сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, тормышта тәрбияле кеше булу өчен кирәкле сыйфатлар булдыру. Көзге миһербанлылык атналыгы мәктәпнең тәрбия планында мөһим урын алды. 08.09.2015

-
Районның спорт ярышлары календаре нигезендә 5 сентябрь көнне уздырылган “Экстремизм урынына – спорт !” дип аталган мини- футбол ярышларында мәктәпнең җыелма командасы катнашты. Команда составында Вәлиев Инсаф, Бикчәнтәев Ранис, Кадыйров Фаил, Акбаров Фәнил, Кадыйров Булат, Асадуллин Алмаз, Хәйретдинов Рөстәмнәр иде. “Укучылар беренче чирканчык алып, чыныгып кайттылар” - ди җитәкчеләре Вилданов И.М. 07.09.2015

-
Мәгариф Министрлыгының №9112/15 Приказы нигезендә мәктәптә 7 сентябрь көнне Бөтенроссиякүләм “ Бергә булдырабыз!” дип исемләнгән экологик дәрес оештырылды. Чараларны биология укытучылары Гарипов Р.Р.һәм Сираҗиев Р.Б. уздырды. Дәресләрдә укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү бурычы чишелде. Һәр укучы актив катнашып, үз фикерен җиткерде. “Туган җиребез чәчәкләргә күмелсен!” дигән сүзләр белән укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә әзерләнде 07.09.2015






