муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәп укучылары өчен чын - чынлап бишенче хезмәт чиреге башланды. Бакчада эшләү белән бергә , алар бик тырышып дару үләннәре җыеп тапшыруда да актив катнашалар. 16 нчы июнь көнне бердәм рәвештә мәктәп укучылары чимал тапшыруда катнаштылар. Иртән һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфын каршы алып, бергәләп чимал тапшыруны оештырды. Аеруча актив укучылар булып 2 сыйныфтан Камалова Зилә, Садыкова Гүзәл, Касымов Айнур, Вәлиева Зилә; 3 сыйныфтан- Аюпов Азат, Әхмәдуллина Чулпан, Алюкова Алия; 5 сыйныфтан- Галиуллина Гөлназ, Гадиев Булат, Гатауллин Фаил; 6 сыйныфтан- Әхмәтшина Зилә, Кыямова Карина; 7 сыйныфтан- Нәҗметдинова Раилә, Шәрәфетдинова Зөлфия, 9 сыйныфтан- Гарипов Рәдифләр булды. Әлегә бәйгедә 1, 4, 8 сыйныф укучылары катнашып өлгермәде, алар икенче тапшыру көнендә катнашырга әзерләнәләр. Барлыгы укучылар көче белән 1,7 кг җир җиләге яфрагы; 4 кг сукыр кычыткан; 1,5 кг бака яфрагы; 1,1 кг үги ана яфрагы; 3,7 кг әрем; бик күп төрле җиләк яфраклары һәм башкалар тапшырылды. Җыелган үләннәр барысы да киптерелгән, җыйнак итеп урнаштырылган хәлдә Әзерләүләр конторасына тапшырылды. Дару үләннәре әзерләү дәвам итә.
Опубликовано: 18.06.2015К списку новостей





