муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Бүген Мәгариф Министрлыгының “СДО РТ” сайтында балалар оешмасы теркәлү узды. Безне барлыйлар! 08.10.2015

-
3 нче октябрь көнне гөрләп ике бәйрәм узды: Өлкәннәр һәм Укытучылар бәйрәмнәре . Чакырылган кунакларга, укытучыларга бәйрәм бик ошады. Аеруча сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы матур булды.Бәйрәмнәр котлы булсын!!!!!!!!!!!!!!!!!!! 05.10.2015

-
Бүген ГО көне уңаеннан бердәм тематик линейка үткәрелде. Укучылар белән очрашуга МЧС бүлеге вәкиле Каюмов Рөстәм килде. Очрашу кысасында ГО ның тарихы, аның вазыйфалары белән танышу булды. 02.10.2015

-
3 сыйныф укучысы Камалова Зилә республикакүләм “Яшел планета” дип аталган бәйгедә катнашып, җиңүче исеменә лаек булды. 26 нчы сентябрь көнне ул Казан шәһәрендә уздырылган бүләкләү тантанасында катнашты. Атналык линейкада Зиләне һәм аның укытучысы Әхмәтшина Л.С. чын күңелдән бу җиңү белән котладык! 28.09.2015

-
Укучы балаларда салкын тию һәм инфекцион авыруларны кисәтү йөзеннән бүген мәктәптә гриппка каршы вакцина”Гриппол” ясалды.Бу чара алдыннан сыйныф җитәкчеләре һәрбер ата-ана белән аңлату эшләре алып барды, бу адымның мөһимлеген искәртте. Кыш көне дә салкыннарга бирешмәскә исәп бар! 28.09.2015

-
Башкалабыз Казанның “Уникс” комплексында республика мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында семинар – киңәшмә булып узды.Семинарның төп темасы “Татарстан Республикасында 2015-2025 елллар өчен кабул ителгән тәрбия эшчәнлегенең үсеш стратегиясе. Балалар һәм яшүсмерләрне гражданин булып тәрбияләүдә заман программалары” итеп алынган. Аның барышында ТР Президенты ярдәмчесе Фазлыева Л.Р, Мәгариф һәм Фән министры Фаттахов Э.Н, Министрның урынбасары Сулима Л.О, педагогик фәннәр кандидаты Дергунов В.А. чыгышлары булды. Барлык республика мәктәпләренең Варислар балалар оешмалары өчен “ФГОС шартларында сыйныф сәгатьләре уздыруда интерактив программалар куллану мөмкинлеге” дип аталган яңа методик кулланма тәкъдим ителде.(“СЕКРЕТЫ ДРУЖНОГО КЛАССА”, “КЛАССНОЕ СОДРУЖЕСТВО”). Бу республикакүләм чараның кабул ителгән карарлары белән танышу якын көннәрдә сыйныф җитәкчеләренең МБ һәм тәрбия буенча урынбасар каршындагы утырышларда каралачак. Бала чакта алган тәрбия чын дәрәҗәдә уңышлы булсын өчен балалар оешмалары эшчәнлеген тагын да активлаштыру – безнең төп һәм уртак бурыч! 28.09.2015

-
Сентябрь ае дәвамында уку йорты “Экстремизмга- Юк!” дигән айлык эш планы нигезендә эшләде. Айлыкның ахырында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, нәтиҗәләр тупланды. Аеруча күп фотоотчётны тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучылары Галиуллина З.Ф, Исланова Г.Г. әзерләп тапшырды. Шушы көннәрдә барлык йомгаклар ясалып, берләштерелеп, район мәгариф бүлегенә тапшырылачак. 28.09.2015

-
25, 26 нчы сентябрь көннәрендә мәктәптә Россия тимер юлларында (РЖД) соңгы вакытта укучы балалар тарафыннан кылган тәртип бозуларны кисәтүгә багышланган махсус сыйныф сәгатьләре булып узды. Бөтен кисәтүләргә карамыйча кайбер мәктәп укучылары тимер юл транспортында куркыныч уеннар оештыралар, аларның нәтиҗәләре булып үлем тора. Бу күңелсез һәм куркыныч тәртипсезлекләрне кисәтү йөзеннән сыйныф җитәкчеләре әңгәмәләр, сәхнәләштерелгән тамашалар, сорауларга җаваплар эзләү кебек эш төрләрен оештырдылар. 3,4 сыйныфларда бу профилактик тәрбия чарасы тимер юл транспорты макетлары кулланып оештырылган тамаша төрендә уздырылды. 27.09.2015

-
26 - нчы сентябрь көнне мәктәпнең иң яхшы йөгерүче укучылары районда уздырылган “Татарстан кроссы” дип аталган спорт бәйгесендә катнаштылар. Бу юлы мәктәп данын 7 сыйныфтан Ахатова Энҗе, Вәлиев Әлфис, Вәлиев Инсаф, 8 сыйныфтан Шәрәфетдинова Зөлфияләр яклады. Укучылар бу ярышны булачак көзге ориентлашу буенча бәйгеләргә әзерлек итеп кабул итте, бик тырышып катнаштылар. Алар – Молодцы! 26.09.2015

-
Яңа уку елының спорт ярышлары календаре нигезендә районда укучылар Спартакиадасына старт бирелде. Көзге кросс буенча бу ярышларда безнең мәктәп данын Галиуллина Гөлназ, Гадиев Булат, Вәлиев Инсаф, Шәрәфетдинова Розана, Шакурова Айгөл, Асадуллин Алмаз, Вәлиуллина Альбина, Җамалетдинов Илшатлар яклады. Команда ярышларда бик тырышып катнашты, хәзер инде өмет белән нәтиҗәләр көтәбез. 22.09.2015






