муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Түбән Наратбаш мәктәбендә чираттагы уку елы тантаналы рәвештә башланып китте. Белем көненә багышланган беренче гомуммәктәп линейкасы гөрләп узды. Уку йортына кунакка мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Пенсия бүлеге җитәкчесе Җәләлов Р.Г, мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гайнуллина Л.Ф, авылыбызның үзидарә һәм фермер хуҗалыгы рәисләре Вәлиева Ә.С, Кадыйров Ф.Ф. бар иде. Бер генә кунак та буш кул белән килмәгән . Беренче сыйныфка укырга килүче укучыларыбызны уку- кирәк яраклары, тәм – томнарга күмделәр. Бүләкләрнең иң саллысын балаларга быел да Фәнил абыйлары алып килде. Тантаналы чара барышында җәйге каникуллар вакытында Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүче укытучылар һәм укучылар сәхнәгә чакырылды. Мәктәбебез быел да Спартакиада ярышлары бунча районда 2 урын яулады.Бүләкләүләрдән соң шигырь һәм җырларга күмелеп бәйрәм концерты башланып китте. Беренчеләр дә төшеп калганннан түгел : шытырдатып ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, теләкләрен җиткерделәр.Уку һәм спорт өлкәсендә мактауга лаек 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат белән 1 сыйныф укучысы Аюпов Айрат Беренче кыңгырауны бирделәр. Барлык килгән кунаклар, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз белән берлектә “Мин - сәләтле!” дип аталган махсус сыйныф сәгатенә чакырылдылар. Яңа уку елы, яңа уңышлар белән!
Опубликовано: 02.09.2015К списку новостей





