• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

20 нче июнь көнне мәктәбебездә гөрләп Чыгарылыш кичәсе узды. Билгеләнгән вакытка тантаналар залы ата- аналар, укытучылар, укучылар һәм чакырылган кунаклар белән тулды. Фанфар тавышы астында кичәнең иң дулкынландыргыч һәм тантаналы өлеше башланып китте. 9 сыйныф укучылары бәйрәмнең түрендә урын алды. Аларга мәктәп директоры аттестатлар , истәлеккә альбомнар, Рәхмәт хатлары тапшырды.ГТО нормаларын тулысынча уңышлы тапшырган укучыларга Җиңүче Дипломы әзерләнде. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында ике укучы : Вәлиева Энҗе һәм Гарипов Рәдиф мәктәпне бары тик "бишле" билгеләренә генә тәмамлады. Аттестатлар алу уңаеннан укучыларны һәм ата-аналарны һәр мөгаллим кайнар котлады, укучыларга киләчәктә уңышлар, әти-әниләргә сабырлык һәм түземлелек теләде. Ата-аналар җавап сүзендә укытучылар коллективына Рәхмәт белдерделәр. Кичә шаян сүз, матур җыр һәм шигъри юллар белән бик оста үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә 9 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф.кызы белән берлектә үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Зал күңелле авазларга күмелеп, яңгырап торды. Истәлек фотога төшүләр, аерым хисләр ташкыны белән уртаклашу, сыйныф бүлмәләрен күздән кичерү - барысы да соңгы тапкыр иде бүген! Мәктәптә алынган төпле белем һәм тәрбия беркайчан да укучыларыбызны туры юлдан читкә бормас! Уңышлы еллар, хәерле юллар, Сезгә, тугызлар!

Опубликовано: 22.06.2015



К списку новостей