муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Акция "Помоги своей школе!" В Буинском муниципальном районе продолжается реализация поручения Президента РТ Р. Н. Минниханова о проведении республиканской акции «Помоги своей школе!». В акции могут принять участие все желающие и наиболее успешные выпускники школ прошлых лет, руководители малого и среднего бизнеса, индивидуальные предприниматели. За 1 полугодие 2015 года 19 неравнодушных выпускников прошлых лет помогли своим школам на сумму 308 000 рублей. Наша школа так же выражает огромную благодарность своим выпускникам, оказывающим посильную помощь родной школе! 23.07.2015

-
20 нче июнь көнне мәктәбебездә гөрләп Чыгарылыш кичәсе узды. Билгеләнгән вакытка тантаналар залы ата- аналар, укытучылар, укучылар һәм чакырылган кунаклар белән тулды. Фанфар тавышы астында кичәнең иң дулкынландыргыч һәм тантаналы өлеше башланып китте. 9 сыйныф укучылары бәйрәмнең түрендә урын алды. Аларга мәктәп директоры аттестатлар , истәлеккә альбомнар, Рәхмәт хатлары тапшырды.ГТО нормаларын тулысынча уңышлы тапшырган укучыларга Җиңүче Дипломы әзерләнде. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында ике укучы : Вәлиева Энҗе һәм Гарипов Рәдиф мәктәпне бары тик "бишле" билгеләренә генә тәмамлады. Аттестатлар алу уңаеннан укучыларны һәм ата-аналарны һәр мөгаллим кайнар котлады, укучыларга киләчәктә уңышлар, әти-әниләргә сабырлык һәм түземлелек теләде. Ата-аналар җавап сүзендә укытучылар коллективына Рәхмәт белдерделәр. Кичә шаян сүз, матур җыр һәм шигъри юллар белән бик оста үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә 9 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Галиуллина З.Ф.кызы белән берлектә үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Зал күңелле авазларга күмелеп, яңгырап торды. Истәлек фотога төшүләр, аерым хисләр ташкыны белән уртаклашу, сыйныф бүлмәләрен күздән кичерү - барысы да соңгы тапкыр иде бүген! Мәктәптә алынган төпле белем һәм тәрбия беркайчан да укучыларыбызны туры юлдан читкә бормас! Уңышлы еллар, хәерле юллар, Сезгә, тугызлар! 22.06.2015

-
Әле кайчан гына укучылар өчен Соңгы кыңгырау чыңлаган иде. Менә инде ике атнадан артык вакыт сизелми узып китте. Укучылар җәйге ялны файдалы һәм кирәкле эшләр белән чиратлаштырып бара. Файдалы булган дару үләннәре тапшыру белән бергә уку йорты актив рәвештә районда оештырылган “Донбасс балаларына Белем көне!” дип аталган иганәчеләр акциясендә катнашты. 15 июнь көнне барлык җыелган уку кирәк-яраклары Мәгариф бүлегенә тапшырылды. Ярдәм кулы сузуда аеруча актив укучылар булып башлангычлардан Аюпов Азат һәм Бикчәнтәев Данис, 7 сыйныфтан- Бикчәнтәев Ранис һәм Шәрәфетдинова Зөлфия, 8 сыйныфтан- Әхмәдуллина Рузана, Вәлиуллина Альбина, Галимҗанова Алинә, Кадыров Булатлар булды. Сыйныфлар арасында аеруча активлыкны 5, 8, 9 сыйныфлар күрсәтте. Укучылар тырышлыгы белән барлыгы 166 данә уку кирәк – ярагы тапшырылды. Бу сызыклы һәм шакмаклы дәфтәрләр; рәсем өчен альбомнар, пумала һәм төсле карандашлар, буяулар; пенал һәм гади карандашлар; уку китаплары; төсле кәгазь һәм картон; җилем; ручкалар җыйналмасы. Эшчәнлекне оештыруда актив катнашкан сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга, әти- әниләргә мәктәп администрациясе Рәхмәтен белдерә. 18.06.2015

-
Мәктәп укучылары өчен чын - чынлап бишенче хезмәт чиреге башланды. Бакчада эшләү белән бергә , алар бик тырышып дару үләннәре җыеп тапшыруда да актив катнашалар. 16 нчы июнь көнне бердәм рәвештә мәктәп укучылары чимал тапшыруда катнаштылар. Иртән һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфын каршы алып, бергәләп чимал тапшыруны оештырды. Аеруча актив укучылар булып 2 сыйныфтан Камалова Зилә, Садыкова Гүзәл, Касымов Айнур, Вәлиева Зилә; 3 сыйныфтан- Аюпов Азат, Әхмәдуллина Чулпан, Алюкова Алия; 5 сыйныфтан- Галиуллина Гөлназ, Гадиев Булат, Гатауллин Фаил; 6 сыйныфтан- Әхмәтшина Зилә, Кыямова Карина; 7 сыйныфтан- Нәҗметдинова Раилә, Шәрәфетдинова Зөлфия, 9 сыйныфтан- Гарипов Рәдифләр булды. Әлегә бәйгедә 1, 4, 8 сыйныф укучылары катнашып өлгермәде, алар икенче тапшыру көнендә катнашырга әзерләнәләр. Барлыгы укучылар көче белән 1,7 кг җир җиләге яфрагы; 4 кг сукыр кычыткан; 1,5 кг бака яфрагы; 1,1 кг үги ана яфрагы; 3,7 кг әрем; бик күп төрле җиләк яфраклары һәм башкалар тапшырылды. Җыелган үләннәр барысы да киптерелгән, җыйнак итеп урнаштырылган хәлдә Әзерләүләр конторасына тапшырылды. Дару үләннәре әзерләү дәвам итә. 18.06.2015

-
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проекты 2015 нче елның 12 ноябреннән старт алды. Ул Мәдәният елы кысаларында уздырылды. Нигезләмәдә каралганча, проект өч төрле номинациядән торды: • “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" сайтын иң актив кулланучы”; • “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"; • “Иң яхшы мәдәни әти-әни”. Бу проектта мәктәбебезнең беренче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчесе Илсөяр Мансуровна җитәкчелегендә бик актив катнаштылар. Ел буе дәвамында төрле мәдәни чаралар үткәрелде, мәдәният оешмаларына экскурсияләр оештырылды. 2015 елның 1 гыйнварыннан 25 майга кадәр икенче этапта “Иң әйбәт беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүчеләр барланды. 1 сыйныф укучысы Сибгатуллин Динарның җиңүчеләр арасында булуы безне бик шатландырды. Ул Казан шәһәрендә үтүче җиңүчеләрне бүләкләү танатанасында катнашу мөмкинлеге алды: башкаладагы музейларда булып, “Әкият” курчак театрында кунакта булып кайтты. 09.06.2015

-
15 нче майдан 25 майга чаклы уздырылган Бердәм ГТО декадасы (ЕДИНАЯ ДЕКАДА ГТО) кысасында районда ГТО Фестивале уздырылды. Барлык спорт төрләре буенча нормативларны уңышлы тапшыручы мәктәпнең иң яхшы спортсменнары бу чарада актив катнашты. Җыелма командага 6 сыйныфтан - Вәлиев Инсаф, Шәрәфетдинова Розана, 7 сыйныфтан - Шакурова Айгөл, 8 сыйныфтан - Җамалетдинов Илшатлар сайлап алынды. Команда ярыш төрләрен кабатлады, махсус газета чыгарды, сугыш һәм Җиңү турында җыр әзерләде. Ике көн район чарасында өлгер кызларыбыз һәм егетләребез көч сынашты. 1 июнь – Балаларны яклау көнне ГТО Фестиваленә зур тантанада йомгак ясалды. Шәрәфетдинова Розана, Шакурова Айгөл беренчеләрдән булып сәхнәгә менде, алкышлар астында махсус ГТО уеннарында катнашучы Сертификаты алды. 6 сыйныф укучысы Вәлиев Инсаф район күләмендә тартылу буенча мактаулы 1 урынга лаек булды, аңа барлык төрләр буенча бронза дәрәҗәсе бирелде. 8 сыйныфтан Җамалетдинов Илшатта югары баскычка күтәрелде. Ул туп ату буенча районда 2 урын яулады, аңа барлык төр ярышлар буенча көмеш дәрәҗәсе тапшырылды. Тәрбия эшләре буенча урынбасар җитәкчелегендә ясалган махсус ГТОга багышланган дивар газетасы “Иң яхшы журналист” дип аталган район бәйгесендә 2 урынга лаек булды. Безнең өчен беренче тапкыр уздырылган ГТО Фестивале бик нәтиҗәле һәм уңышлы булды. 06.06.2015

-
1 июнь – Балаларны яклау көнне мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Камалова Зилә зур бүләкләү тантанасына чакырылды. Районда уздырылган зур чарада башта ГТО Фестиваленә йомгак ясалды. Аннары сәхнәгә Бөтенроссиякүләм “Полицейский дядя Стёпа” дип аталган балалар иҗаты бәйгесенең район этабында җиңүчеләр чакырылды. Зилә полиция хезмәтенә багышлап язылган шигырен видеороликка яздырып таршырган иде. Бүләкләү тантанасында ул “Иң оста шигъри сәләт” дип аталган бәйгедә җиңүче буларак сәхнәгә чакырылды. Аңа Мактау Грамотасы һәм бүләк тапшырылды.Аңың җитәкчесе Гыйзәтуллина Г.Р.га Рәхмәт хаты җиткерелде. Соңыннан бәйрәм концерты һәм күңел ачулар башланды: асфальтта рәсем ясау, әкият геройлары белән аралашу, спорт уеннары, төрле бәйгеләргә чакыру. Балалар өчен бу чын дәрәҗәдә матур истәлекле бәйрәм булды. 06.06.2015

-
Бүген мәктәптә II-VIII нче сыйныфлар өчен чын - чынлап “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды.Тантаналы линейкага чыгарылыш сыйныф укучылары да чакырылды. Иртәнге 8 сәгатьтә барлык педагогик коллектив, укучылар, чакырылган ата-аналар бәйрәм рухы балкып торган тантаналар залында җыелды. Линейкада иң беренчеләрдән булып мәктәп администрациясе 4 –нче чирек йомгакларын җиткерде. Шуннан соң уку елы дәвамында бары тик “5” ле билгеләренә генә өлгергән укучылар сәхнәгә чакырылды.Елдагыча барлык эшчәнлеккә йомгак ясалу түбәндәгечә булды: 1) Ел дәвамында “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә IV сыйныф (С.җ.Фәхретдинова И.М.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 2) Ел дәвамында “Иң күп тәртип билгесе алучы сыйныф” номинациясендә IX сыйныф (С.җ. Галиуллина З.Ф.) җиңүче булды. Шул ук номинациядә 2 урынга V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.), VI сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.), VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булдылар. 3) Ел дәвамында “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә 1 урынны V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) һәм VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) бүлеште. 2 урын VI сыйныфка (С.җ. Гарипова С.И.) бирелде. Һәр елдагыча сыйныфларның төп тәрбия эшчәнлеге рейтингын төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашу билгеләде . Ел дәвамында һәр чиректә барланып барган ярыш нәтиҗәләре кушылганнан соң бу номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.Башлангыч сыйныфлар арасында “Иң күп бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашучы сыйныф” номинациясендә 18 балл белән II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны III сыйныф -16 балл (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 3 нче урын I сыйныфка – 11 балл (С.җ. Фәхретдинова И.М.) бирелде. Зур сыйныфлар арасында җиңүче исеменә VII сыйныф-10 балл (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булды. 2 урында VIII сыйныф -9 балл (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) , 3 нче урында- VI сыйныф- 8 балл (С.җ. Гарипова С.И.) . Мәктәп күләмендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: “Ел сыйныфы” – II сыйныф, “Ел сыйныф җитәкчесе”- Әхмәтшина Л.С. 2 урында III сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) , 3 урында - I сыйныф (С.җ. Фәхретдинова И.М.) Һәр номинациядә җиңүче сыйныф һәм сыйныф җитәкчесе Мактау Грамотасы һәм медальләр белән бүләкләнде. ГТО нормативларын язгы сессия һәм еллык тапшыру нәтиҗәләре буенча 1,2,3 –нче урын яулаучы укучылар (алтын, көмеш, бронза) медальләр белән бүләкләнде. Район ГТО Фестивалендә уңышлы чыгыш ясаучы команда да Мактау кәгазенә лаек булды. Линейка дәвамында барлык укучыларга да төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен Диплом һәм Мактау Грамоталары тапшырылды. Укучыларга җәйге практика, җәйге ял, җәй көннәрендә укучыларның суда, юлда, транспортта йөрү һәм аны куллану, ут, электр буенча искәртмәле инструктаж бирелде. 2 сыйныф укучысы Садыкова Гүзәл Соңгы кыңгырауны чыңлатты. Мәктәп бушап калды. Ләкин күпкә түгел: тиздән бакчада эш, дару үләннәре тапшыру, Луганск һәм Донбасс укучыларына мәктәп кирәк- яраклары бүләк итү буенча очрашулар башланачак.Бу уку елы мәктәп өчен бик уңышлы ел булды!!! 31.05.2015

-
Йомгаклау линейкасының иң тантаналы мизгелләре: ел дәвамында "5" билгеләренә генә өлгерүче укучыларны бүләкләү. Мәктәпнең маягы һәм ышанычы, Сез! 31.05.2015

-
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы барлык укучылар да Мактау кәгазе һәм алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләнде. Менә алар- безнең спорт йолдызлары! 31.05.2015






