муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Мәктәпең җыелма спорт командасы әгъзасы , 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат Апас районында уздырылган футбол буенча ярышларда район данын яклады.Нәтиҗәле һәм оста уенчы буларак ул уен ахырында “Иң нәтиҗәле футболист” номинациясендә 2 урынга лаек булды.Яшь чемпионыбызга алда да уңышлар телибез! 22.09.2015

-
Мәктәптә гөрләп Балаларны яклау көне узды. Айлык кысасында бу көнгә әзерлек күптән алып барылды. План нигезендә бу көн җәяүле поход белән башланып китте. Юлда ориентлашу буенча биремнәр үтәлеп барылды. Барып җиткәч , тамак ялгап ял иткәч , мәктәп тантаналы Варислар туган көненә багышланган җыенга тезелде. Җыен барышында 3-9 сыйныфлар рапорт тапшырды; 2 сыйныфларны – эзтабарга, 5 сыйныфны – варисларга кабул итү оештырылды. Җыен балалар оешмасы тарихы белән якыннан танышу, туристлар күнекмәләре (речёвкалар) булдыру белән дәвам итте. ГО штабы җитәкчесе һәрбер сыйныф өчен аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы сорау- биремнәр уздырды; укучылар тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшырдылар. Төшке аш вакытында бары тик походка яраклы азык – төлек исемлеге барланды. Чираттагы ялдан соң 1-4, 5-9 сыйныфлар өчен хәрби-кыр спорт ярышлары уздырылды. Һәр сыйныф һәм баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу уеннар чыннан да оста оештырылган иде. Ярыш рухы бик көчле булды! Планның соңгы тукталышы буенча аптечкалар буенча викторина сорауларына җаваплар алынды; походка кирәкле әйберләр исемлегенә аптечкаларда булырга тиешле дарулар исемлеге өстәлде. Йомгаклау өлеше сыйныфларда уеннар белән аралаштырылып, бердәм линейка рәвешендә узды. Поход аеруча беренче сыйныф укучыларына ошады: мондый тәрбия чараларының мәктәптә бик күп икәнен алар белеп шатланды. Чара куелган бурычларны югары сыйфатта үтәде дип ышанасы килә! 18.09.2015

-
Балаларны яклау көнендә оештырылган тормыш иминлеге нигезләре буенча имтихан тапшыру мизгелләре! 18.09.2015

-
Иң күп "авыручы" спорт ярышлары вакытында башлангыч сыйныфларда булды! 18.09.2015

-
Абый-апалардан калышмаска!!!!!!!!!!!!!!! 18.09.2015

-
15 сентябрь – ВАРИСЛАР туган көне уңаеннан иртәнге эшчәнлек линейкадан башланды. Барлык укучыларны юбилей уңаеннан котлап, изге теләкләр җиткерелде. Яңа уку елы башында һәр сыйныф актив сайлады, мәктәпнең балалар үзидарәсенә үзләренең кандидатларын күрсәтте. Бәйрәм линейкасында яңа идарә органнарына сайланган укучылар белән таныштырылды.Һәр сыйныфка балалар оешмасы эш программасы буенча эшләргә старт бирелде! Әле планда махсус поход- Балаларны яклау көне оештыру да бар. Пыскып түгел, дөрләп янсын оешманың йөрәге!!!!! Бәйрәм- ЮБИЛЕЙ белән!!!!!! 15.09.2015

-
Беренче сыйныф укучылары КӨЗГЕ кросста иң тырыш укучы икәнлекләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. 2 сыйныфларны узып китәргә теләделәр! 15.09.2015

-
Мәктәпнең спорт ярышлары календаре , “Көзге изгелек атнасы” һәм “Аек тормыш бәйрәме” дип исемләнгән акция кысаларында уку йортында оештырылган төстә бердәм КӨЗГЕ КРОСС уздырылды. Спорт чарасы башлангыч сыйныф укучыларының старты белән башланып китте. Беренчеләрдән булып чабыш юлына беренче сыйныф укучылары басты: алар өчен бу чара бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Алар беренче тапкыр ГТО нормалары белән таныштылар, үзләрен сынап карадылар. Башлангыч сыйныф укытучылары эстафетаны 5-9 сыйныфларга тапшырды. Оештырылган төстә тантаналы линейка уздырылды. Чиратлап укучылар стартка басты. Һәр укучы ГТО нормалары белән күптән таныш, Вилданов И.М. әзерлек эшчәнлеген алып барды. Нәтиҗәләр куандырырлык: мәктәп укучыларының күбесе алтын һәм көмеш нормативына өлгерделәр. Аеруча 5-7 сыйныф укучылары абый-апаларына үрнәк булдылар. Матур көзге көн күңеллне сөендереп, көч биреп торды! 15.09.2015

-
Көзге кросс юлында – башлангычлар : 4 сыйныф укучылары ! “Иң беренче килергә!” – төп максат һәм бурыч! 15.09.2015

-
Гарипова С.И. һәм Җәгъфәрова Ф.Ф. махсус тест үтүне беренче сыйныф сәгатендә үк башладылар.7, 8 сыйныф укучылары бик теләп катнаша. 12.09.2015






