муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Балалар үзидарәсенә - ЯШЕЛ ЮЛ ! Узган атнада сыйныфларда оештыру эшләре алып барылды. Һәр сыйныф үзенең активын сайлады, кизү тору тәртибен раслады.Шуның белән бергә мәктәпнең балалар үзидарәсенә дә сайлаулар булып узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңеп чыгучы укучылар УЧКОМ составына кертелде. УЧКОМ: 5 сыйныф- Шәйдуллин Раят, 6 сыйныф – Галиуллина Гөлназ, 7 сыйныф – Шәрәфетдинова Розана, 8 сыйныф – Шәрәфетдинова Зөлфия, 9 сыйныф – Җамалетдинов Илшатлар .Учком Президенты булып 9 сыйныфтан Җамалетдинов Илшат сайланды. Дружина һәм яшьләр оешмасы составына 5 сыйныфтан – Вәлиева Алсу,6 сыйныфтан – Һадиев Булат,7 сыйныфтан- Әхәтова Энҗе, 8 сыйныфтан- Шакурова Айгөл, 9 сыйныфтан – Вәлиуллина Альбина булды. Укучылар активының беренче утырышы 5 сентябрьдә дәресләрдән соң уздырылды. Һәр укучы җаваплы урыннар алды. Барлык эшләргә СТАРТ бирелде. 07.09.2015

-
Мәгариф бүлегенең “ Укучыларда финанс белеме нигезләрен тәрбияләү” дип исемләнгән күрсәтмәсе нигезендә мәктәптә 4-8 сентябрь көннәрендә Финансист көннәрен үткәрү планлаштырыла. Чираттагы сыйныф җитәкчеләре киңәшмәсендә бу чараларны үткәрү тәртибе каралды. Һәр сыйныфта да укучылар белән очрашуга белгечләр чакырылачак. Аеруча җентекләп сөйләшү җәмгыять белеме дәресләрендә оештыру планлаштырыла. 04.09.2015

-
Мәктәптә тәрбия планы нигезендә “Ышанырга вакыт!” (“Время доверять») дип аталган Бөтенроссиякүләм акция игълан ителде. Ул 1 сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә чаклы дәвам итәчәк. Бу эшчәнлеккә старт бирү сыйныф җитәкчеләре белән җыелыш үткәрүдән башланып китте. Һәр сыйныф җитәкчесе уздырылачак сыйныф сәгатьләре тәртибе һәм укучылар белән уздыралачак анкеталар белән таныштырылды. Сыйныф почмакларында Ышаныч телефоны номеры яңартылды , балаларның көндәлек тышында кирәкле 8-800-2000-122 саннары теркәлде. Ата-аналар да бу эшчәнлектән читтә калмаячак.Планлаштырылган чараларның төп максаты укучыларның иминлеген саклау, аларга тормышта дөрес юл сайларга булышу. 04.09.2015

-
1 сентябрь - Белем көнендә - 7 сыйныф укучылары ( с.җ. : Гарипова С.И.) авылыбызның сәләтле кешесе Хисамов Зөфәр Барый улы белән очраштылар. Хисамов З.Б. улы укучыларга талантлы булуның сере укуда, тырыш булуда икәнлеген әйтте, укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу һөнәр сайлау эшчәнлегендә дә зур урын алып тора. 03.09.2015

-
29 нчы август көнне мәктәптә “Яшел Россия” дип исемләнгән Бөтенроссиякүләм экологик өмә оештырылды. Бу чара кысасында уку йортының бердәм коллективы бар территорияне , аллы-гөлле чәчәкле түтәлләрне утап; чистартып чыкты. Болай да даими чиста торган әйләнә – тирәлек тагын да матурланып, тагын да гүзәлләнеп китте. Уку елы башланганчы мәктәпнең тантаналар уздырыла торган мәйданчыгында бик матур “фонтан” хасил булды. Гаҗәп ташлары, чиста сулары белән бу яңа “корылма” Белем көненә килгән барлык кунакларның, ата-аналарның, укучыларның күңеленә хуш килде. Уздырылган бу чара укучыларда кече Ватанга мәхәббәт , әйләнә - тирә матурлыкны саклау хисләре тәрбияләүдә зур урын алды. 03.09.2015

-
3 сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга - юк!” дип аталган бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Бу тәрбия чаралары районда уздырылган “Экстремизм белән көрәш айлыгы” кысасында оештырылды. Айлыкның төп максаты укучыларда толерантлык хисләре тәрбияләү, тормышта кешеләр белән дөрес аралашу , аларга ярдәм күрсәтергә өйрәтү. Айлык махсус план нигезендә дәвам итәчәк. 03.09.2015

-
Түбән Наратбаш мәктәбендә чираттагы уку елы тантаналы рәвештә башланып китте. Белем көненә багышланган беренче гомуммәктәп линейкасы гөрләп узды. Уку йортына кунакка мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында Пенсия бүлеге җитәкчесе Җәләлов Р.Г, мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гайнуллина Л.Ф, авылыбызның үзидарә һәм фермер хуҗалыгы рәисләре Вәлиева Ә.С, Кадыйров Ф.Ф. бар иде. Бер генә кунак та буш кул белән килмәгән . Беренче сыйныфка укырга килүче укучыларыбызны уку- кирәк яраклары, тәм – томнарга күмделәр. Бүләкләрнең иң саллысын балаларга быел да Фәнил абыйлары алып килде. Тантаналы чара барышында җәйге каникуллар вакытында Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүче укытучылар һәм укучылар сәхнәгә чакырылды. Мәктәбебез быел да Спартакиада ярышлары бунча районда 2 урын яулады.Бүләкләүләрдән соң шигырь һәм җырларга күмелеп бәйрәм концерты башланып китте. Беренчеләр дә төшеп калганннан түгел : шытырдатып ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, теләкләрен җиткерделәр.Уку һәм спорт өлкәсендә мактауга лаек 9 сыйныф укучысы Җамалетдинов Илшат белән 1 сыйныф укучысы Аюпов Айрат Беренче кыңгырауны бирделәр. Барлык килгән кунаклар, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз белән берлектә “Мин - сәләтле!” дип аталган махсус сыйныф сәгатенә чакырылдылар. Яңа уку елы, яңа уңышлар белән! 02.09.2015

-
31 нче август көнне уку йортында җәйге эшчәнлеккә йомгак ясалды. Бишенче хезмәт чиреге дәвамында укучылар “Донбасс балаларына Белем көне бүләк ит!” дип аталган хәйрия һәм дару үләннәрен җыю акцияләрендә катнаштылар. Уку елының беренче линейкасында ук бу бәйгеләрнең нәтиҗәләре укучыларга, ата-аналарга җиткерелде. Донбасс укучыларына 200 данәгә якын уку кирәк – яраклары тупланды. Иң күп өлеш кертүче 8 сыйныф укучысы Кадыйров Булат “Шәфкатьле йөрәк” номинациясендә җиңүче дип табылды . Мәктәп 100 килограммга якын дару үләне тапшырды. Аеруча актив һәм нәтиҗәле катнашучылар булып 3 сыйныфтан - Әхмәдуллина Чулпан (10кг), 8 сыйныфтан - Шәрәфетдинова Зөлфияләр (10 кг) табылды. Алардан аз гына калышучы 2 сыйныф укучысы Хәйретдинова Самирә булды. Җыелган чималлар өчен укучылар ике меңгә якын акча алды. Бу эшчәнлектә бөтен сыйныф белән катнашучы булып 5, 7 сыйныфлар булды. Укытучылар арасында өч йөздән артык сумлык үләнне Шәрәфетдинова Л.Г. тапшырды ; ә 2,3 сыйныфлар җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. тырышлыгы белән бу сыйныфлар җиңүчеләр рәтендә. Беренче сыйныф укучылары да бу эшчәнлеккә үзләренең өлешен кертте. Җәйге практика менә шундый мөһим һәм әһәмиятле тәрбия чаралары белән аралаштырылып алып барылды. Алда яңа уку елы, яңа ачышлар! 02.09.2015

-
Мәктәбебездә беренче бердәм сыйныф сәгатьләре “Мин - сәләтле!” дип аталган темага үткәрелде. Укучылар белән очрашуга авылыбызның күркәм шәхесләре килде. Кунакка чакырылучылар арасында ветеран укытучыларыбыз, театр артисты Шәрәфетдинова Ә.К, җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин әнисе Нурия ханымнар да бар иде. Бу темага сөйләшүне иң беренчеләрдән булып 8 сыйныф җитәкчесе Җәгъфәрова Ф.Ф. кызы оештырды. Махсус сыйныф сәгатендә укучылар өчен күп төрле кызыклы мәгълүмат белән танышу, үзләре турында анкета тутыру да булды. Һәр укучы өчен бу чара кирәкле һәм нәтиҗәле булды. 02.09.2015

-
Белем бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучыларын сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.Г. ветеран укытучылар белән очраштырып, “Мин – талантлы!” темасына сөйләшү уздырды. Кроссворд, ребуслар “хуҗасы” Хисамов З.Б. һ.б. белән очрашу бик матур тәэсир калдырды. 9 сыйныф укучыларына бу очрашу бик ошады. 02.09.2015






