МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Әкият-спектакль 25.10.2023Күҗәкә мәктәбенең "Сәяхәт" балалар театрына йөрүче укучылары, Түбән Кама яшь тамашачылар театры артистлары куйган "Муха - Цокотуха" әкият-спектаклен бик яратып карадылар. Профессиональ актерларның уйнауларын күрү балаларның театр өлкәсендә фикерен киңәйтә. Мондый чаралар аларга иҗади үсәргә ярдәм итә. Яхшы режиссура, балалар белән интерактив, җырлы-биюле тамаша спектакль дәвамында тамашачы игътибарын җәлеп итте. Яшь тамашачылар театрын "Афәрин" дип озаттык!Ученики МБОУ "Кузякинская ООШ", посещающие детский театр "Сәяхәт", с удовольствием посмотрели спектакль - сказку "Муха-цокотуха" в постановке артистов Нижнекамского ТЮЗа. Наблюдение за игрой профессиональных актеров расширяет кругозор детей в области театра. Такие мероприятия помогают им творчески развиваться. Хорошая режиссура, интерактивное представлениес детьми с песнями и танцами привлекли внимание зрителей на протяжении всего спектакля.
-
Республика семинарында катнашу / Участие в республиканском семинаре 25.10.2023
2023 елның 25 октябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы Казан шәһәре Совет районы «180 нче санлы күп профильле полилингваль гимназия» базасында оештырылган «Математика укыту һәм ГИА - 2024: төп үзгәрешләр һәм әзерлек үзенчәлекләре» темасына республика практик юнәлешле семинарда катнашты.
25 октября 2023 года учитель математики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович принял участие в Республиканском практикоориентированном семинаре по теме «Преподавание математики и ГИА- 2024: основные изменения и особенности подготовки», организованный на базе МБОУ «Многопрофильная полилингвальная гимназия №180» Советского района г. Казани.
-
"Кошлар безнең дусларыбыз" 25.10.2023
Җылы җәйләр узып киткәч, туган ягыбызга алтын көз килде. Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Ә күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнә.
25 нче октябрь көнне "Катнаш төрдәге 6 нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасында уртанчылар төркеме "Кошлар безнең дусларыбыз" дип аталган бик матур кичә үткәрделәр. Тәрбиячеләре Чулпан Тимершәех кызы белән балалар күчмә кошларга хәерле юллар теләп, матур шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар белән озатып калдылар. Ә инде кышлаучы дусларыбызга алар салкын кышларда җимлекләр ясап ярдәм итәрбез дип сүз бирделәр. Тәрбиячебез балалар белән генә түгел хәттә әти-әниләргә дә бик кызыклы уеннар тәгъдим итте. Әниләребездә әлеге чарадан бик күп мәгълүмат тупладылар. Бәйрәм бик күтәренке кәефтә тәмамланды.
Хәбәрчебез уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Башарова Язиләнең әнисе Башарова Айзилә. -
«Көзге фантазия» / «Осенние фантазии» 24.10.2023
3 нче санлы балалар бакчасында «Көзге фантазия» темасына көзге эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Ел саен көзге табигый материалдан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен оештыру инде традициягә әверелде. "Көзге фантазия" күргәзмәсендә барлык төркемнәр, тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре катнашты. Барлык эшләр дә оригиналь, кызыклы һәм үзенчәлекле. Иҗатыгыз һәм фантазиягез өчен зур рәхмәт!
В детском саду №3 оформлена выставка осенних поделок на тему «Осенние фантазии». Организация ежегодной осенней выставки поделок из природного материала уже стала традицией. Вот и этот год не стал исключением. В выставке “Осенние фантазии” приняли участие все группы, родители наших воспитанников. Все работы оригинальны, интересны и своеобразны. Спасибо большое за ваше творчество и фантазию!
-
Международный день школьных библиотек / Халыкара мәктәп китапханәсе көне 23.10.2023
23 октября 2023 года в МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” в рамках Международного дня школьных библиотек в 3 классе прошёл библиотечный урок. Педагог-библиотекарь Халикова Илиза Насиховна рассказала учащимся о необычных библиотеках, расположенных в разных странах мира. Обратила внимание на значение книги в жизни человека, которая помогает стать более образованным, уверенным и критически мыслящим. Илиза Насиховна провела викторину "В мире сказок" и мастер-класс по изготовлению закладок к книгам. Большое спасибо за интересный урок!
2023 елның 23 октябрендә Ттатр Суыксу урта гөмуми белем бирү мәктәбендә Халыкара мәктәп китапханәләре көне кысаларында 3 сыйныфта китапханә дәресе узды. Педагог-китапханәче Халикова Илиза Насыйх кызы укучыларга дөньяның төрле илләрендә урнашкан гадәти булмаган китапханәләр турында сөйләде. Китапның кеше тормышындагы әһәмиятенә игътибар итте, ул белемлерәк, ышанычлырак һәм тәнкыйтьчел фикерле булырга ярдәм итә. Илиза Насыйховна "Әкиятләр дөньясында" дигән темага викторина һәм китапларга өстәмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Кызыклы дәрес өчен бик зур рәхмәт!
-
Халыкара мәктәп китапханәсе көне / Международный день школьных библиотек 23.10.2023
23 октябрь Халыкара мәктәп китапханәсе көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан 1 нче мәктәпнең 1а һәм 1в сыйныф укучылары өчен беренче китапханә дәресе узды. Мәктәбебез китапханәчесе Хисамова Нурсия Мулланур кызы укучыларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде һәм кечкенәләр өчен язылган китаплар белән таныштырды. Халыкара мәктәп китапханәләре көне кысаларында мәктәбебез китапханәсендә фотозона оештырылды.
Международный день школьных библиотек отмечается во многих странах ежегодно в четвертый понедельник октября. Школьные библиотеки играют важную роль в образовательном процессе. В библиотеку ведут первоклассников для лекций о добре и зле, знакомстве с литературными героями. В тишине читального зала корпят над рефератами ученики старших классов. 23 октября учащимся 1а и 1в классов АСОШ №1 был проведен библиотечный урок "Первое посещение библиотеки". Ребятам рассказали, как нужно обращаться с книгой и о правилах пользования библиотекой. В честь Международного дня школьных библиотек в нашей школе была организована фотозона "Рядом с вечным".
-
Хәйрия концерты / Благотворительный концерт 23.10.2023
Район күләмендә мәдәният йортларында хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән Хәйрия концертлары уза. Шул уңайдан Теләкәй мәдәният йортында зур чара үтте. Биредә мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнаштылар. Мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы җыелган бүләкләрне волонтерларга тапшырды. Чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
По району в Домах культуры проходят благотворительные концерты в поддержку участников военной операции. В связи с этим в Тлякеевском Доме культуры прошло большое мероприятие. Активное участие в нем приняли школьники и учителя. Директор школы Мусина Гульнара Миркасимовна передала собранные подарки волонтерам. Мероприятие было очень веселым и содержательным.
-
Экскурсия / Экскурсия 23.10.2023
«Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Рима Николай кызы һәм Нурия Муллаян кызы белән “Актаныш мәтбугат үзәгендә” булып, район халкының яратып укый торган “Актаныш таңнары” газетасын бастыруда нинди һөнәр ияләре катнашуын белеп кайттылар. Хат ташучылар калдырып киткән газетаның күпме көч, белем, үҗәтлек, игътибарлык таләп итеп барлыкка килүе балалар өчен зур яңалык булды. Балаларның яңа һөнәр ияләре турындагы белемнәре бакчада уйнаган рольле-сюжетлы уеннарда да чагылмый калмас. Балаларны кызыклы әңгәмә белән җәлеп иткән “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Гыймадиев Айнур Рәсим улына һәм аның кул астында эшләүче журналист, корректор, вёрсткалаучы хезмәтен башкаручы апа-абыйларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Продолжая задачу ознакомления детей с профессиями родного села воспитатели подготовительной к школе группы МБДОУ №7 Рима Николаевна и Нурия Муллаяновна с воспитанниками посетили пресс-центр районной газеты “Актаныш таңнары”. В ходе увлекательной экскурсии, которую провел для детей руководитель филилала АО “Татмедиа” Айнур Расимович, дети познакомились с такими профессиями как редактор, версталъщик, корректор, журналист, уяснили сколько сил, знаний, времени затрачивается на издание любимой жителями района газеты. Знания детей о новых профессиях пополнят багаж знаний детей и окажут им неоценимую помощь в дальнейшей жизни в вопросах выбора будущей профессии. Коллектив детского сада выражает огромную благодарность главному редактору, руководителю филиала АО "Татмедиа" - Гимадиеву Айнуру Расимовичу и его коллективу.
-
Линейка 23.10.2023
23 нче октябрь көнне мәктәптә традицион иртәнге линейка үтте. Анда узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага дежурныйлар билгеләнде. Үткән мероприятие, конкурсларга нәтиҗә ясалды. Мәктәп директоры урынбасары Салахова Венера Хамитовна “Остазлардан калган яктылык ” Шәвәлиев Илгизәр Фәтхел улы исемендәге I регионара фәнни-гамәли конференциясендә III нче урын алган Валиева Алия һәм катнашучы дипломын алган Насретдинова Чулпанны котлап китте.
23 сентября в МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла традиционная утренняя линейка. Дежурные подвели итоги прошлой недели. Подвели итоги конкурсов и мероприятии.Заместитель директора Салахова Венера Хамитовна наградила победителеи на I межрегиональной научно-практической конференции имени Шавалиева Ильгизара Фатхеловича «Свет, оставшийся от наставников» Валиеву Алию и Насретдинову Чулпан.
-
"Ялкын киләчәкне яктырта" 21.10.2023
21 октябрь көнне 1 нче мәктәп укучылары "Ялкын" журналының баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда журналның мөхәррирләре Зилә Дәрҗеманова һәм Илсөяр Маликова да катнашты. Кунакларыбыз "Ялкын" журналы, анда чыгып килүче рубрикалар, яңалыклар белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Очрашу бик җылы һәм дустанә атмосферада узды.
21 октября ученики АСОШ №1 встретились с главным редактором журнала «Ялкын» Ильназом Фаисовичем Фазуллиным. Во встрече также приняли участие редакторы журнала Зиля Даржиманова и Ильсияр Маликова. Наши гости познакомили с журналом «Ялкын», его предстоящими рубриками и новостями. Ответил на вопросы читателей. Встреча прошла в очень теплой и дружеской атмосфере.