МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Асфальтта рәсем ясау көне / День рисования на асфальте 20.07.2023
Төсле акбурлар белән,
Асфальтта рәсем ясыйм.
Кояш, күк йөзе, болытлар
Өй һәм зур салават купере...
20 июльдә Актаныш 4 нче санлы балалар бакчасында һәр елны 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне үткәрелде. Бу көнне балалар өчен асфальт иҗат һәм хыял өчен зур полотнога әйләнде. Асфальтта рәсем ясау - урамда йөргәндә балалар өчен күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗади һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә. Төсле акбурлар белән рәсем ясау, өстәвенә, кәгазьдә түгел, ә асфальтта - кечкенә рәссамнар өчен бәхет. Төсле акбур белән коралланып, яшь рәссамнар зур теләк, шатлык һәм соклану белән асфальтта үзләренең "шедеврларын" иҗат итәләр. Бик тиз арада асфальт балаларның кабатланмас образлар мозаикасына әверелде: йортлар, чәчәкле алан, диңгез һәм балыклар. Гадәти булмаган бәйрәм барлык катнашучыларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
20 июля в детском саду №4 прошел День рисования на асфальте, который отмечается ежегодно 16 июля. В этот день асфальт для детворы стал большим полотном для творчества и воображения. Рисование на асфальте - это не только веселое занятие для ребят на улице во время прогулки, но и творческое, и познание окружающего мира. Рисовать цветными мелками, да еще не на бумаге, а на асфальте — это счастье для маленьких художников. Вооружившись цветными мелками, юные художники с огромным желанием, радостью и восторгом творили свои «шедевры» на асфальте. И вскоре асфальт превратился в мозаику неповторимых образов, созданных воспитанниками солнышко и облака, дома и цветочная полянка, море и рыбки. Необычный праздник подарил всем участникам массу положительных эмоций.
-
Бердәм фольклор көне 17.07.2023
17 июль- бердәм фольклор көне. Шул уңайдан Ромашка балалар бакчасы китапханә белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрде.
-
“Автотуташ -2023”/”Автоледи-2023” 14.07.2023
14 июльдә «Автотуташ-2023» район конкурсы узды. Конкурс автомобиль сөюче хатын-кызларның машина йөртү осталыгын арттыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бурычларын хәл итүгә юнәлтелгән иде. “Умырзая” балалар бакчасыннан физкультура инструкторы Резеда Ильясовна әлеге бәйгедә көчен сынады. Конкурс этапларын уңышлы гына үтеп, 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
14 июля прошёл районный конкурс "Автоледи-2023". Конкурс был направлен на решение задач по повышению водительского мастерства женщин – автолюбителей, соблюдения правил дорожного движения. Также на выявление лучших среди автоледи и распространение их опыта. В рамках мероприятия участницы должны были максимально предоставить уровень своего профессионализма в качестве водителя автомобиля. Инструктор по физической культуре детского сада “Умырзая” Резеда Ильясовна заняла почётное 3 место. Поздравляем!
-
Актаныш hэм Минзэлэ районнары буенча 103 нче янгын сакчылыгы булегендэ кунакта 13.07.2023
Буген "Катнаш тордэге 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасындэ тэрбиялэнуче зурлар hэм уртанчылар торкеме балалары тэрбиячелэре Башарова Айзилэ Айнур кызы, Кирамова Ландыш Рэдиф кызы, кече тэрбиячелэре Вахитова Рэзинэ Рэвис кызы, Газизова Гольдэмия Фатих кызы белэн Актаныш hэм Минзэлэ районнары буенча 103 нче янгын сакчылыгы булегендэ кунакта булдык. Безне Лотфуллин Фэрид Наил улы каршы алды. Ул балаларны узлэренен хезмэте белэн таныштырды. Кеше тормышына куркыныч янаганда уз-узенне тоту кагыйдэлэре, янгын чыккан очракта нинди номерга шалтратырга кирэклеген искэртеп утте. Янгын сундеруче техникасын да нэрсэлэр булырга тиеш икэнен анлатты, техник коралларын курсэтте. Бу аеруча янгын сүндерү машинасыннан аерылырга теләмәгән малайларга ошады. Ә менә балалар янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен киеп карый башлагач, монда теләүчеләр күбрәк иде, нәкъ менә кызлар. Соныннан алар частьның элемтә пункты бинасына юл тоттылар, анда балалар диспетчерның эшен күрделәр. Соныннан хэр баланын янгын сундеруче машинасына утырып истэлеккэ фотога тошу мизгеллэре белэн бик кызыклы hэм тэрбияви сэяхэтебезне тэмамладык.
Уз чиратыбыз да янгын сагы житэкчесе Мортазин Ильдар Минсэлих улына, янгын сундеруче hонэренен узенчэлеклэре белэн таныштырган Лотфуллин Фэрид Наил улына зур рэхмэтлэребезне житкерэбез. -
Яңа Әлем балалар бакчасында Питрау көне / В Новоалимовском детском саду отметили День Питрау 12.07.2023
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында Питрау көнен билгеләп уздылар. 12 июль – Питрау көне. Җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда җыеп киптерелгән үләннәр барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр. Шул уңайдан балалар карлыган яфраклары җыеп киптерергә куйдылар, саф һавада файдалы үләннәр темасы астында рәсем ясап, күргәзмә оештырдылар.
Сегодня в Новоалимовском детском саду отметили День Питрау. В этот день начинается эпоха перемен в животном и растительном мире. Травы, собранные в Питрау, полезны от всех болезней. поэтому дети собирали смородиновые листья и ставили сушиться. Организовали выставку рисунков на тему полезных трав на свежем воздухе.
-
“Әкиятләр иленә сәяхәт” / "Путешествие в страну сказок" 10.07.2023
В.А.Сухомлинский: "Әкияттә бала гаделлек һәм гаделсезлек турында беренче күзаллаулар ала, дөньяны акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә танып белә" дип язган. Әкият мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең төрле өлкәләрендә, шул исәптән баланың фикерләүендә, күзаллауында кулланыла. Халык әкиятләре катлаулы дөнья турында хисләр һәм фикерләр өчен киңлекләр ача. “Алтынчәч” балалар бакчасына йөрүче балалар әкиятләрне укырга, тыңларга, сөйләргә, әкият каһарманнары булып уйнарга да бик яраталар. Бу юлы алар әкиятнең үзенә сәфәр кылдылар. Убырлының күптән түгел генә үткән туган көнен котлап "Ак калач" җырын җырладылар, әбинең яраткан биюен бирделәр, үзебезчә - чын татарча да биеп күрсәттеләр. Убырлы исә балаларга рәхмәт йөзеннән башка әкиятләргә юлны күрсәткән карта сызып бирде. Балалар карта буйлап сәяхәт иткәндә төрле әкият геройларына ярдәм иттеләр: ярыштылар, узыштылар, геройлар белән бергәләп уйнадылар. "Әкиятләр иленә сәяхәт" исеме астында уздырылган бәйрәмнең йомгаклау өлешендә балалар бергәләп "Дуслык" биюен биеделәр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки “Алтынчәч” балалар бакчасының барлык төркем балаларын берләштергән бәйрәм барышында алар дуслаштылар, ярдәмләштеләр, берләштеләр.…
В. А. Сухомлинский писал:" В сказке ребенок получает первые представления о справедливости, познает мир не только умом, но и сердцем". Сказка используется в различных сферах работы с детьми дошкольного возраста, в том числе и для развития мышления, расширения кругозора ребенка. Воспитанники детского сада "Алтынчэч", очень любят слушать, рассказывать, инсценировать сказки, принимая на себя роль того или иного сказочного героя. На этот раз они отправились в путешествие к саму сказку. Узнав, что недавно у Убырлы был день рождения, спели ей песню "Ак Калач", исполняли любимый бабушкин танец. В знак благодарности Убырлы нарисовала детям карту, показывающую путь в другие сказки. Путешествуя по ней, дети помогали героям сказок: соревновались, состизались, играли вместе с героями. Праздник "Путешествие в страну сказок" , который еще более сдружил и сплотил воптанников детского сада, закончился танцем "Дружба".
-
Нептун көне / День Нептуна 07.07.2023
Бүген, 7 нче июль көнне, “Әтәчкәй” балалар бакчасында Нептун көне күңелле һәм дәртле узды. Бу чараның максаты балаларны диңгез һәм океаннар хакиме - Нептун белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Җәйге чорда балалар өчен мондый күңел ачу мөстәкыйльлек, кыюлык, игелеклелек кебек сыйфатларга юнәлтә. Юлбасарлардан, су кызыннан башка "Нептун" нинди бәйрәм? Чара барышында балалар белән “Көймәче”, “Елганы су белән тутыр”, “Диңгез дулкынлана” уеннары үткәрелде. Шулай ук балалар табышмакларын чиштеләр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм балалар күңелендә күңелле хатирәләр калдырды.
Сегодня, 7 июля, в детском саду “Петушок” День Нептуна прошел весело и задорно. Цель данного мероприятия - познакомить детей с Нептуном-повелителем морей и океанов, сформировать здоровый образ жизни. Такие развлечения для детей в летний период ориентированы на такие качества, как самостоятельность, смелость, доброта. Какой праздник "Нептун" без разбойников, без русалки? В ходе мероприятия с детьми были проведены игры” Лодочник“,” Наполни реку водой“,” Море волнуется раз". Также дети разгадывали загадки, пели песни и танцевали. Праздник оставил у ребят приятные воспоминания.
-
Кулланылган кәгазь-макулатура җыю / Сбор макулатуры 05.07.2023
Бүген бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасы аеруча кискен тора. Киләчәк буыннар өчен планетаны саклау өчен кечкенәдән үк табигатьне сакларга өйрәнергә кирәк. Балаларының, аларның ата - аналарының һәм педагогларның игътибарын кешенең хуҗалык эшчәнлегендә мөһим табигый ресурс булган, ә әйләнә – тирә мохит экологиясен саклауда тагын да мөһимрәк ресурс булган урман кебек байлыкка сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт проблемасына җәлеп итү максатыннан, “Алтынчәч” балалар бакчасында ел да кулланылган кәгазь-макулатура җыю оештырыла. Нәниләребез, аларның әти-әниләре һәм педагоглар бу елны да макулатура җыюга зур активлык белән кушылдылар. Кәгазь-һәр йортта һәм, әлбәттә, офиста яки балалар бакчасындагы чүп-чарның төп компонентларының берсе.Статистик мәгълүматларга күз салсак, бер кеше елына уртача 150 килограммга кадәр кәгазь ташлый. Ә 1 тонна кәгазь алу өчен якынча 10 агач һәм 20 000 литр су сарыф ителә. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырып, чүплекләрнең зурлыгын киметү генә түгел, ә табигый ресурсларны шактый экономияләү, суның пычрануын киметү мөмкин.
Сегодня проблема окружающей среды в России и во всём мире стоит особенно остро. И для того, чтобы сохранить планету для будущих потомков, необходимо каждому человеку с раннего возраста научиться охранять природу. С целью привлечения внимания воспитанников, их родителей и педагогов к проблеме бережного, рачительного отношения к такому богатству - как лес, который является не только важным природным ресурсом в хозяйственной деятельности человека, но еще более важным ресурсом в сохранении экологии окружающей среды – это «легкие нашей планеты», в детском саду №7 был организован ежегодный сбор макулатуры. Наши ребята, их родители и педагоги с большим энтузиазмом присоединились к сбору. Использование макулатуры спасает деревья от вырубки. Макулатуру можно использовать для производства новой бумаги, различных бумажных изделий и даже некоторых строительных материалов. Мы уверены, что проведенная в ДОУ работа по сбору макулатуры послужит началом формирования экологической культуры у наших воспитанников и их родителей. Хочется верить, что новое поколение вырастет более экологически грамотным и раздельный сбор мусора будет для него нормой повседневной жизни.
-
“Нептун көне” / «День Нептуна» 04.07.2023
Җәй - балаларга бик күп яңа һәм кызыклы тәҗрибәләр алу, ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында җәйге су бәйрәме “Нептун көне” узды. Диңгез патшасы Нептун балаларны кунакка килеп, балаларга җәйнең эссе көнендә искиткеч бәйрәм бүләк итте . Балалар диңгезләр һәм океаннар патшасы Нептун белән бергә җырладылар, биеделәр. Бәйрәм барышында төрле уенныр уйнадылар.Тамаша балаларга бик ошады.
Лето - это прекрасная пора для детей. Именно летом у детей есть уникальная возможность получить массу новых и интересных впечатлений, заряд здоровья на весь год. И в самый разгар лета, в Новоалимовском детском саду прошло любимое всеми детьми музыкально-спортивное развлечение «День Нептуна». Самым ярким моментом праздника было появление главного героя Нептуна. Сказочный герой сразу привлёк внимание детей своим спортивным задором, дети с радостью принимали участие в разнообразных играх и эстафетах, читали стихи, отгадывали загадки. Самым радостным моментом праздника стали игры с водой, которые внесли в развлечение ещё больше веселья, задора и смеха. Завершением стал салют из мыльных пузырей, который вызвал бурю положительных эмоций у детей.
-
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре / 3 июля - профессиональный праздник сотрудников ГИБДД 03.07.2023
3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре котлау сүзләрен иң кечкенә юл хәрәкәте катнашучыларыннан да кабул итте. Буген, Актаныш 4 нче санлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Актаныш эчке эшләр булегенә экскурсияга барды. Юхиди инспекторлары җылы итеп каршы алып, балаларның котлауларын һәм открыткаларын кабул итеп алдылар. Ә инде Актаныш полиция булегенең ветераннар советы рәисе Вахитов Васил Габделхак улы эчке эшләр булеге тарихы музеенда экскурсия үткәрде. Эчтәлекле чыгышы белән балаларның игътибарын узенә тартып торды, музей белән якыннан таныштырды. Очрашу бик куңелле утте! Тагын бер тапкыр ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
3 июля - профессиональный праздник сотрудников ГИБДД. В свой профессиональный праздник сотрудники ГИБДД получили поздравления и от самых маленьких участников дорожного движения. Сегодня дети старшей группы Актанышского детского сада №4 побывали на экскурсии в Актанышском ОВД. Инспекторы ГИБДД тепло приняли поздравления и открытки ребят. А председатель совета ветеранов Актанышского отдела полиции МВД Вахитов Василь Габделхакович провел экскурсию по музею истории отдела внутренних дел. Своим содержательным выступлением он привлек внимание детей, познакомил их с музеем. Встреча прошла очень познавательно! Еще раз поздравляем сотрудников ГИБДД с профессиональным праздником!