МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Аккүз авылы Мичурины белән очрашуда / На встрече с Мичуриным с. Аккузово 29.05.2023
2023 нче елның 29 нче маенда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 3 класс укучылары 15 ел бакчачылык эше бн шөгыльләнүче авылыбыз Мичурины - Анамов Гаяз абый белән очрашуда булдылар. Гаяз абый укучыларга үзе үстергән һәр үсемлек, һәр агач турында кызыклы мәгьлүматлар белән таныштырды. Аларны ничек итеп утыртырга һәм ничек карарга икәнен аңлатты. Укучыларны бигрәк тә кедр, артыш һәм жимолость агачлары турынла мәгьлүматлар кызыксындырды. Мәсәлән артышны өйгә начарлык кермәсен өчен утырталар. Ә жимолостьның жимешләре йөрәк һәм күзгә файдалы, кедр үзенә тискәре энергияны алып кешегә гел яхшы энергия генә бирә икән. Укучыларга бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
29 мая 2023 года учащиеся 2, 3 классов 29 мая 2023 года учащиеся 2, 3 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” побывали на встрече с Мичуриным нашего села- Анамовым Гаязом, который 15 лет занимается садоводством. Он ознакомил учащихся с интересными сведениями о каждом растении, каждом дереве, которое он вырастил. Объяснил, как их посадить и как ухаживать. Особенно интересовали учеников сведения о кедре, можжевельнике и жимолости. Например, можжевельник сажают так, чтобы в дом не проникло зло. А плоды жимолости полезны для сердца и глаз, кедр всегда дает человеку только хорошую энергию, принося с собой негативную энергию. Эта встреча была очень интересной и полезной для учащихся.
-
Балалар бакчасында чыгарылыш / Выпускной в детском саду 26.05.2023
Балалар бакчасында мәктәпкә озату кичәсе - һәр бала һәм ата-ана өчен иң якты, күптән көтелгән һәм онытылмаслык вакыйга. Бу бераз моңсу һәм һәрвакыт күңелгә үтеп керә торган чара, бу- аерылышу, яхшы үгет-нәсыйхәтләр һәм теләкләр. Чыгарылыш - ул искиткеч балалар бакчасы чорының тәмамлану символы. Быел безнең Актаныш 2 нче “Ромашка” балалар бакчасы 48 баланы мәктәпкә озатты. Хәерле имин мәктәп еллары сезгә, балалар!
Вечер проводов в школу в детском саду-самое светлое, долгожданное и незабываемое событие для каждого ребенка и родителей. Это немного грустно и всегда проникает в душу, это расставание, хорошие наставления и пожелания. Выпускной-это символ окончания эпохи замечательного детского сада. В этом году наш Актанышский детский сад № 2 “Ромашка” отправил в школу 48 детей. Добрых вам, ребята, школьных лет!
-
“Умырзая” балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” 25.05.2023
Бүген “Умырзая” балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” гөрләде.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә,
Килегез, дуслар, кунакка
Сабантуй бүген бездә!
Әлеге шигырь юллары белән башланып киткән бәйрәмебез матур җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Г.Тукай әкиятеннән адашып килеп кергән Шүрәле дә балалар белән бергәләп “Аркан тарту”, “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә белән су ташу”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Атта чабу” кебек милли уеннар аша Сабантуйның никадәр күңелле бәйрәм икәненә ышанды. Бәйрәм ахырында барлык балалар белән бергәләп, татар халык көенә флешмоб оештырылды. Уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачтык бүген!
-
Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашу / Встреча с Пугачевой Антонидой Ефимовной 24.05.2023
2023 нче елның 24 маенда 1, 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Айсылу Фәрит кызы Хисамова җитәкчелегендә Михайловка авылында гомер итуче, 60 еллык эш стажы булган, Татарстанның атказанган терлекчесе, бик күп орден медальләр һәм II, III дәрәрҗә Дан орденнары иясе Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашуда булдылар. Әлеге очрашу велопоход итеп тә оештырылган иде. Антонида Ефимовна укучыларны бик шатланып һәм ачык йөз белән каршы алды. Ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, яраткан «Катюша» җырын балалар белән бергә тагын бер кабат куңелендә яңартты. Укучыларга яхшы билгеләренә генә укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм хезмәт белән дус булырга диеп үзенең акыллы киңәшләрен бирде. Бу очрашу укучыларга бик күнелле һәм тәрбияви булды. Укучылар үзләренең җирлегендәге яшәгән хөрмәткә ия булган шәхесләрне беләргә тиешләр.
24 мая 2023 года учащиеся 1, 3 классов под руководством классного руководителя Айсылу Фаритовны Хисамовой посетили Пугачеву Антониду Ефимовну-жительницу села Михайловка с 60-летним стажем работы, заслуженного животновода Республики Татарстан, обладателя множества орденов, медалей и орденов Славы II и III степеней. Эта встреча была организована как велопоход. Антонида Ефимовна встретила учеников с радостью и приветливостью. Она рассказала о своем жизненном и трудовом пути, вместе с детьми вновь исполнил любимую песню "Катюша". Давала своим ученикам мудрые советы, как учиться только на хорошие оценки, уважать старших и не бояться трудностей. Эта встреча была очень приятной и познавательной для учащихся. Учащиеся должны знать уважаемых людей, живущих в их местности.
-
Соңгы кыңгырау / Последний звонок 23.05.2023
Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. 23 нче май көнне Татар Суыксу мәктәбендә 9,11 нче сыйныфлар өчен соңы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче балалар, ветеран укытучылар һәм шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырылган иде.
Последний звонок – символ прощания с детством, которое сопровождается уроками, веселыми перерывами и знаниями учителей и жизненными навыками. Именно праздник “Последний звонок” остается в наших сердцах ярким воспоминанием об учителях, одноклассниках и школьных годах. 23 мая в Татарско-Суксинской школе прозвенел последний звонок для 9, 11 классов. Линейка, посвященная этому событию, прошла в теплом праздничном духе, ведь выпускников этот звонок пригласил на урок в последний раз. Несмотря на то, что впереди еще ждут экзамены, последний звонок – это первый шаг во взрослую жизнь, которая запомнится на долгие годы. На торжественное мероприятие были приглашены учащиеся и их родители, учителя, воспитанники детского сада “Ромашка”, учителя-ветераны, а также гости из администрации района.
-
Хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы / Республиканский конкурс среди отрядов профилактики правонарушений 22.05.2023
2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәренең «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы уздырылды. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Бөркет" хокук бозуларны профилактикалау отряды мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының финалисты булды. Татарстан Республикасы буенча 60 отряд арасында иң яхшы 8 отряд исемлегенә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Бөркет" хокук бозуларны профилактикалау отряды да керде. Җитәкчесе: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы.
19-21 мая 2023 года проводился финал республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций на базе образовательно-оздоровительного центра «Дуслык» г. Казани. Отряд профилактики правонарушений "Беркут" МБОУ "Аккузовская ООШ" стали финалистами республиканского конкурса среди отрядов профилактики правонарушений образовательных организаций. Вошли в топ 8 лучших отрядов Республики Татарстан среди 60 отрядов. Руководитель: Зямилова Розалия Гарифяновна.
-
"Мин татарча сөйләшәм"/"Я говорю по татарски" 22.05.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Актаныш балалар сәнгать мәктәбе театр бүлеге җитәкчесе Хөсәенова Альбина Идрис кызы "Мин татарча сөйләшәм" дигән мастер класс күрсәтте. Ул балаларны дөрес суларга, авазларны дөрес әйтергә, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Укучыларга дәрес бик ошады. Алда да шундый очрашулар күп булсын иде дип теләп калабыз. Барлык укучылар, ата-аналар, укытучылар исеменнән Альбина Идрис кызына зур рәхмәт белдерәбез.
Для учащихся МБОУ "Старокурмашевской ООШ" руководитель театрального отделения Актанышской детской школы искусств Хусаинова Альбина Идрисовна показала мастер-класс "Я говорю п татарски". Она научила детей правильно дышать, правильно произносить звуки, красиво говорить по-татарски. Ученикам урок очень понравился. Желаем, чтобы и впереди было много таких встреч. От имени всех учащихся, родителей, учителей выражаем огромную благодарность Альбине Идрисовне.
-
"Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар / Семинар "Экологическое воспитание подрастающего поколения» 22.05.2023
Экологик аңлылык"Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар / Семинар "Экологическое воспитание подрастающего поколения, фикерләү дәрәжәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шушы максатларны үз эченэ алган "Өстәмә белем бирүдә экологик тәрбия" темасына семинар Балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалында 22 май көнне үтте. Семинарда Пучы урта мәктәбенең 5 класс укучылары, "Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары,тәрбиячеләр,Пучы,Айман, Күҗәкә мәктәбенең биология фәне укытучылары,тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.Семинарда Балалар иҗат үзәге методисты А.М.Заһирова чыгыш ясады. Семинар барышында төрле эшлекле чаралар: квест уеннар,мастер-класслар оештырылды.
На базе Поисевского филиала Центра детского творчества прошел семинар на тему "Экологическое воспитание в дополнительном образовании". На данном семинаре А.М.Загирова (методист по экологическому воспитанию) выступила по теме "Экологическое воспитание подрастающего поколения». Участники Поисевской СОШ, Староаймановской ООШ, Кузякинской ООШ, воспитатели и воспитанники детского сада "Сандугач" с. Поисево поделились опытом работы по экологическому воспитанию, участвовали в мастер- классах.
-
Спектакль. 22.05.2023
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәуләт драма театры артистлары Такталачык мәктәп-интернатына килделәр. Алар балаларга яңа табадан төшкән "Приключение мышонка Мыцыка"спектаклен куйдылар.Балаларга артистлар да, аларның уйнаулары да бик ошады. Әфәрин дип кенә әйтәсе килә!!!
22 мая артисты Мензелинского государственного татарского драматического театра им.Сабира Уметбаева посетили Такталачукскую школу- интернат. Они представили спектакль "Приключение мышонка Мыцыка".Детям очень понравились артисты и их выступление. Спасибо! Молодцы!!!
-
Мәктәп музее - тәрбия учагы / Школьный музей-очаг воспитания 19.05.2023
Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияче Д.Д.Мурзина җитәкчелегендә 2 группа укучылары мәктәбебезнең Нәҗип Газизов исемендәге музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Резеда Рафаэль кызы Гилазова укучыларны музей эшчәнлеге белән таныштырды.Тупланган экспонатлар турында тулы мәгълүмат бирде.Укучылар да кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.Соңыннан матур тәэсирләр белән тәрбия сәгатендә фикер алышулар дәвам итте. Бүгенге чараның максаты: 18 май - Халыкара музейлар көне булуын истә калдыру.
В Такталачукской школе-интернате под руководством воспитателя Д. Д. Мурзиной учащиеся 2 группы посетили музей имени Назипа Газизова. Руководитель музея Резеда Рафаэловна Гилазова ознакомила учащихся с деятельностью музея. Дала подробную информацию о собранных экспонатах. Учащиеся также получили ответы на интересующие их вопросы. Цель сегодняшнего мероприятия - напомнить, что 18 мая-Международный день музеев.