МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» / «Лучший билингвальный детский сад-2023» 15.06.2023
2023 елның 15 июнендә Мамадыш шәһәренең 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2023» гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда МКУ «Мәгариф идарәсе»нең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хисмәтуллина Л.Ф. һәм 500 мең сум күләмендә грант алучы – “Катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы” мөдире Й.С. Нургалиева чакырылу иде. "Каенкай" балалар бакчасы коллективын уңышлары белән котлыйбыз! Балалар бакчасы ике ел рәттән 500 мең сумлык грант иясе! Коллективка киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
15 июня 2023 года в МБДОУ «Детский сад № 5 «Бэлэкэч» города Мамадыш состоялся церемония награждения победителей гранта «Лучший билингвальный детский сад-2023», куда были приглашены методист по дошкольному образованию МКУ «Управление образования» Хисматуллина Л.Ф. и заведующий МБДОУ «Детский сад №6 комбинированного вида» Нургалиева Ю.С. - грантополучатель в размере 500 тысяч рублей. Поздравляем коллектив детского сада «Каенкай» с достигнутым успехом! Детский сад второй год подряд является Грантополучателем на сумму 500 тысяч рублей. Желаем творческих успехов в дальнейшей работе коллектива!
-
«Боҗра көне» / «День обруча» 15.06.2023
«Умырзая» балалар бакчасында «Боҗра көне» узды. Әлеге чарада балалар бакчасының барлык төркемнәре катнашты. Боҗралы күнегүләрне урында да, хәрәкәттә дә башкарырга мөмкин. Моннан тыш, боҗраны әйләндерү һәм аның белән төрле уеннар уйнау бик күңелле! Тәрбиячеләр балалар өчен кызыклы уеннар, эстафеталар, боҗра белән конкурслар әзерләгәннәр. Балалар бик кызыксынып уйнадылар. Нәниләргә үз осталыкларын күрсәтергә һәм үзләрен көчле, җитез, оста хис итәргә мөмкинлек бирелде.
В детском саду «Умырзая» прошел «День обруча», в котором приняли участие все группы детского сада. Обруч развивает координацию, гибкость, силу, чувство ритма, артистичность детей. Упражнения с обручем можно выполнять как на месте, так и в движении. Кроме того, вращать обруч и играть с ним в разные игры – это весело! Воспитатели подготовили и провели игры, эстафеты, конкурсы с обручем. Мероприятие способствовало стимулированию дошкольников на развитие ловкости, быстроты и координации. Детям была предоставлена замечательная возможность показать свои умения и почувствовать себя сильными, ловкими, умелыми.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! МӘРТӘБӘЛЕ ҖИҢҮ! 15.06.2023
Рус теленнән халыкара олимпиадада катнашып, районыбыз укучылары янэдэн узлэрен сынатмадылар.Сэлэтле балалар очен гуманитар гимназия-интернат укучысы Шакирова Лиана җиңүгә иреште. Гимназия укучылары: Маликова Азалия, Зарипова Алина, Гарифуллина Руфина, Актаныш беренче мэктэбе укучылары: Галимуллин Нияз, Яхина Сомбел, Кашбразиева Аделина, Актаныш икенче мэктэбе укучылары: Ганиева Камила, Султанова Гузэл, Гумерова Ләйсән, Шакурова Камила, Набиева Инзилэ - призерлар!!! Укытучылары - Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Рафикова Резеда Шамил кызы, Гыйльфанова Изалия Изаил кызы, Белоусова Мэулидэ Идрис кызы, Миркасимова Фирузэ Сэетхужа кызы, Нургалиева Линеза Мэрвэн кызы, Гилязова Чулпан Тэлгать кызы. Укучыларны, укытучыларны, гимназия житэкчесе Венера Насыйховнаны, Актаныш беренче мэктэбе житэкчесе Резеда Тимергазиевнаны, Актаныш икенче мэктэбе житэкчесе Айзат Салихзяновичны зур жинулэре белэн котлыйбыз!!! Гел унышлар юлдаш булсын сезгэ!
-
"Буяулар көне" / "День красок" 14.06.2023
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында "Буяулар көне" темасы астында күңелле чара узды. Балаларга төрле төстәге буяулар кулланып традицион булмаган алымнар белән рәсем ясау мөмкинлеге тудырылды, кызыксынучанлыклары арттырылды, акварель буяуларын дөрес кулланып ясау алымнары ныгытылды. Әлеге күңелле чарада балалар иҗади сәләтләрен дә үстерде.
Сегодня в МБДОУ “Новоалимовский детский сад” саду прошло веселое мероприятие на тему "День красок". Детям предоставлялась возможность рисовать нетрадиционными методами с использованием разноцветных красок, повышалась любознательность, укреплялись навыки рисования акварельными красками. На этом веселом мероприятии дети развили свои творческие способности.
-
“Россия – минем Туган илем” / ”Россия-моя родина" 13.06.2023
Бүген, балаларда туган илне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, 7 нче балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә “Патриотик көн” игълан ителде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары Россия флагын эзлекле рәвештә төсләрен туры китереп кәгазьдән кисеп беркетсә, уртанчылар төркеме балалары флешмоб әзерләде, зурлар төркеме балалары исә, Россия флагын төсле каләмнәр белән матур итеп буядылар.Бу эшчәнлектә балаларыбыз төрле милләт вәкилләренең өс киемнәре, милли киемле курчаклар белән дә таныштылар. Бигрәк тә, милли киемле курчакларыбыз балаларда зур кызыксыну уятты. Тәрбиячеләребез балаларга, илебездә төрле милләт вәкилләренең дус-тату, бердәм булып яшәүләре, Росссиянең мөстәкыйль, көчле, бай дәүләт булуы турында аңлаттылар.
С целью воспитания у детей чувства любви к Родине, гордости за нее, сегодня во всех группах МБДОУ “Детский сад №7 с.Актаныш” объявлен “Патриотический день” Дети второй младшей группы закрепили российский флаг, вырезав его из бумаги в соответствии с последовательностью цветов, дети средней группы подготовили флешмоб, а дети старшей группы красочно раскрасили российский флаг цветными карандашами. В ходе этой деятельности наши дети познакомились с костюмами представителей разных национальностей, куклами в национальных костюмах. Особенно большой интерес у детей вызвали куклы в национальных костюмах. Наши воспитатели рассказали ребятам, что в нашей стране люди разных национальностей живут в мире и согласии, что Россия-самостоятельное, сильное, богатое государство.
-
12 июнь – Россия көне / 12 июня - День России 12.06.2023
Россия көне - азатлык, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуын искәртә. Бүген 5 нче санлы Актаныш балалар бакчасында балаларга ни өчен Россия флагы өч төстә һәм һәр төсне нәрсә аңлата икәне турында сөйләделәр, гимнны тыңладылар һәм гимнның сүзләрен ятладылар.
День России – это праздник свободы, мира и добра. Этот праздник символизирует единство всего нашего многонационального народа, напоминает, что все несут ответственность за настоящее и будущее нашей Родины. Сегодня в детском саду №5 села Актаныш детям было рассказано, почему флаг России состоит из трех цветов, и что обозначает каждый цвет, послушали гимн и разучивали слова гимна.
-
“Халык уеннары” көне / День «Народных игр» 09.06.2023
Бүген, 7 нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү, онытылган гореф -гадәтләрне яңарту максатыннан, “Халык уеннары” көнен билгеләп үттек. Балаларыбыз әби белән бабайга кунакка барып, алар өйрәткән уенннарны өйрәнделәр. Бу - “Самовар”, җырлы -биюле “Түбәтәй” , хәрәкәтле “Буяу сатышлы”, “Йөзек салышлы”, җырлы “Чума үрдәк – чума каз”, “ Яшел яулык” уеннары.Төрле темага уткәрелгән дидактик уеннар, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр озак вакытлар аларның исләрендә калыр дип уйлыйбыз. Чарабыз барышында балаларыбыз үзләрен кызыксындырган һәр сорауга да җавап табарга, әби- бабай биргән биремнәрне чишәргә, һәр нәрсәне аңларга тырыштылар, халык уеннарын бик яратып уйнадылар.Милли уеннарыбыз балаларда зур кызыксыну уятты.
Сегодня, с целью возрождения забытых обычаев и традиций татарского народа и национального воспитания подрастающего поколения, в МБДОУ “Детский сад № 7 с.Актаныш” воспитанники под руководством педагогов отметили День «Народных игр». Дети побывали в гостях у бабушки с дедушкой, вместе с ними вспомнили народные игры “Самовар”, “Түбәтәй”, “Буяу сатышлы”, “Йөзек салышлы”, “Чума үрдәк – чума каз”, “Яшел яулык”. Дети старались найти ответы на каждый интересующий их вопрос, решали увлекательные задачи, которые придумали для них бабушка и дедушка. Данное мероприятие оставило неизгладимое впечатление в душах ребят.
-
Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне / День рождения великого русского поэта А.С. Пушкина 08.06.2023
А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан аның иҗатына багышланган тематик атнада “Ромашка” балалар бакчасының группа бүлмәләрендә шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе оештырылды. Тәрбиячеләр нәниләргә әкиятләр укыдылар. Бөек язучы А.С. Пушкинның әкиятләре тирән мәгънәгә ия, һәм бу әкиятләр балаларны күп нәрсәгә өйрәтә. Балалар үз тәэсирләрен яраткан әсәрләре буенча рәсемнәрдә чагылдырдылар. Пушкинның балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе - алтын балык турында әкият. Тыңлаган әкиятләргә карата балалар рәсемнәр ясадылар. Балалар эшне бик теләп башкардылар. Һәр бала үз балыгына теләген әйтте, самими балачак теләкләре әлбәттә тормышка ашарлар!
В честь Дня Рождения А. С. Пушкина на тематической неделе, посвященной его творчеству, воспитатели детского сада “Ромашка” прочитали сказки. В группах организовали выставку книг поэта. Свои впечатления дети отразили в рисунках по любимым произведениям. Сказки великого писателя А. С. Пушкина наполнены глубоким смыслом, и эти сказки многому учат детей. Одна из любимых детских сказок Пушкина - Сказка о золотой рыбке. К услышанным сказкам дети рисовали картинки. Ребята с удовольствием справились с заданием. Каждый ребенок пожелал своей рыбке, и искренние детские желания непременно сбудутся!
-
Бөтендөнья океаннар көненә багышланган чара / Мероприятие, посвященное Всемирному дню океанов 08.06.2023
8 июнь- Бөтендөнья океаннар көне буларак билгеләп үтелә. Бүген 4 нче балалар бакчасының зурлар төркемендә кызыклы һәм мавыктыргыч көн булды. Тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы балаларга суның кеше тормышы һәм яшәеше өчен мөһим чыганак булуын аңлатты. Су асты патшалыгы турында видеофильм карап, су асты тереклеген күзәттеләр. Тәрбияченең кызыклы әңгәмәсеннән соң, балалар сулыкларны чиста тотарга, табигатькә сакчыл караш булдырырга кирәклеген аңладылар һәм "Су асты патшалыгы" н рәсемнәрдә чагылдырдылар.
8 июня вся планета отмечает важный экологический праздник — Всемирный день океанов. Сегодня в детском саду №4 в старшей группе день прошёл познавательно и интересно. Воспитательница Арсланова Г.М. объяснила детям о значении воды в жизни человека: вода источник жизни, необходима для поддержания жизни и здоровья человека. Смотрели видеофильм про водное царство: что там обитает... Дети поняли, что надо бережно относиться к природе. После ребята все свои впечатления и фантазии старались показать в своих рисунках.
-
Алтынчәч нәниләре белән кече Сабантуй / Малый Сабантуй с малышами второй младшей группы детского сада "Алтынчэч" 08.06.2023
Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. “Бүләк” урманы янында «Алтынчәч” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме нәниләре белән кече Сабантуй үткәрелде. Сабантуйда ата- аналарыбыз да бик теләп катнашты. Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан уздырылган әлеге кече Сабантуйда балалар капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып узышу, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек милли уеннарыбызны уйнадылар. Әти- әниләр ярдәме белән оештырылган күзне бәйләп әйбер кисү уены иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен. Сабантуй кече булса да, бүләкләр зурдан иде.
Сабантуй-национальный праздник нашего народа, сохраняющий вековые традиции, нравственные устои, обычаи, духовное богатство нашего народа. Рядом с лесом "Буляк" прошел малый Сабантуй с малышами второй младшей группы детского сада "Алтынчэч". С удовольствием приняли участие в Сабантуе и наши родители. На Сабантуе, приуроченном к году национальных культур и традиций, дети играли в такие национальные игры, как бег в мешках, бег с яйцом на ложке во рту, перетягивание каната, разбивание горшка. Пожалуй, самой увлекательной была игра с завязанными глазами, организованная при поддержке родителей. Несмотря на малый Сабантуй, подарки были большие.