МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Олимпиада нәтиҗәләре
12.01.2024
Инглиз теле фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Гуманитар гимназия мәктәбе укучылары Харисова Гүзәл (8 класс), Шакирова Лиана (9 класс), Мухаметдинова Эльвина (10 класс), Галиахметов Раян (11 класс), 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Миргалимов Ленар (8 класс), Имамов Хәйдәр (10 класс), 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ганиева Камилла (9 класс) призер булдылар! Укытучылары: Ганиева Фәйрузә Филарис кызы, Гимранова Сания Мөдәрис кызы, Агьлямова Раушания Марс кызы, Фахразиева Илина Хавил кызы, Закирова Айзирәк Илдус кызы. Укучыларны, укытучыларны, Гуманитар гимназия җитәкчесе Хаева-Хаметзянова Венера Хаматнасыйх кызын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Мансуров Альберт Мирхәт улын, 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Шарипов Ильназ Илшат улын зур жиңүләре белән котлыйбыз хэм алга таба да уңышлар телибез!
-
"Ярдәм янәшә!"акциясе / Акция "Помощь рядом!" 12.01.2024
Яңа Әлем мәктәбендә "Ярдәм янәшә!"акциясе игълан ителде.Укучылар, укытучылар, әти-әниләр бик актив катнаштылар.Солдатларга кирәкле көнкүреш әйберләре, азык-төлек бик күп җыелды.Бу акциядә ЮИД отряды актив катнашып, коробкаларга тутырырга ярдәм иттеләр.Калай савытларны җыеп, шәм ясап алып килделәр.Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын.
В МБОУ "Новоалимовская ООШ" была объявлена акция "Помощь рядом!" Активное участие приняли учащиеся, учителя, родители. Солдатам было собрано много необходимых предметов быта, продовольствия. В этой акции активное участие принимал отряд ЮИД. Пусть в стране будет мир, а небо будет ясным.
-
"Минем мәктәп" ФГИС платформасында укучылар һәм ата-аналар өчен авторизация / Авторизация для школьников и родителей в платформе ФГИС "Моя школа" 12.01.2024
ФГИС «Минем мәктәбем» бу укучылар, ата-аналар һәм укытучылар өчен белем бирү сервисларына һәм цифрлы уку материалларына бердәм керү. 2023/2024 елдан платформа Россиянең барлык төбәкләрендә кертелә. Уразай мәктәбендә укытучылар әти- әниләрен яңа белем бирү сервисы белән таныштырдылар.
ФГИС «Моя школа» — это единый доступ к образовательным сервисам и цифровым учебным материалам для учеников, родителей и учителей. С 2023/2024 года платформа была внедрена во всех регионах России. В Уразаевской школе учителя познакомили родителей с новым образовательным сервисом.
-
«Фатих Кәрим – Ватан хакына батырлык»/ «Фатих Карим – подвиг во имя Родины 10.01.2024
10 гыйнвар көнне Богады мәктәбе китапханәсендә татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 125 ел тулуга багышланган, «Фатих Кәрим – Ватан хакына батырлык», шигърият сәгате үткәрелде. Шигърият сәгатен китапханәче шагыйрьнең тормышыннан һәм иҗатыннан видеофильм фрагментлары күрсәтеп ачты. Балалар Фатих Кәрим иҗаты белән бик теләп таныштылар, аның патриотик, батырлыкка илһамландыручы шигырьләрен тыңладылар. Алар Ф. Кәримнең фронт лирикасының зур талант белән язылганлыгына инандылар.
10 января в Бугадинской школе был проведен час поэзии «Фатих Карим – подвиг во имя Родины», посвященный 125 - летию татарского поэта – Фатиха Карима. Час поэзии открыла библиотекарь с показа фрагментов видеофильма из жизни и творчества поэта. Ребята с удовольствием знакомились с творчеством Фатиха Карима, слушали его патриотические, вдохновляющие героизмом стихотворения. Они убедились, что фронтовая лирика Ф. Карима уникальна.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы / Соревнования по борьбе “Көрәш” на приз Деда Мороза 09.01.2024
Елдагыча Актанышта яшь көрәшчеләр арасында Кыш бабай призына көрәш ярышлары булып узды. Киеренке көрәштә Богады мәктәбе укучылары Шулбаев Айрат, Сафиуллин Илнар, Загитов Рөстәм, Аюпов Илназ, Борханов Леша, үз авырлык категорияләрендә 3 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз. Тренерлары Илфир Анваров. Бәйгегә килгән бер генә бала да буш китмәде. Кыш бабай алып килгән бүләккә лаек булдылар.
Ежегодно в Актаныше проходят соревнования по борьбе “Көрәш” среди юных борцов на приз Деда Мороза. В упорной борьбе учащиеся Бугадинской школы Шулбаев Айрат, Сафиуллин Ильнар, Загитов Рустам, Аюпов Ильназ, Бурханов Леша в своей весовой категории заняли 3 место. Поздравляем! Тренер-Ильфир Анваров. Ни один ребенок, пришедший на борьбу “Көрәш”, не ушел без подарка. Получили подарок от Деда Мороза.
-
Дәреслекләр белән тәэмин итү буенча "Кайнар линия" 31.12.2023
Дәреслекләр белән тәэмин итү буенча "Кайнар линия"
8(85552)3-44-70
8(85552)3-44-29
8(85552)3-44-95
-
"Теләкләр чыршысы" / «Ёлка желаний» 29.12.2023
Присоединившись к акции «Ёлка желаний», заместитель главы района Ильшат Ильфатович Гапделхаев исполнил мечту ученика Такталачукской коррекционной школы Хабутдинова Рима : подарил школьный костюм, зимние кроссовки, футболку. Уважаемый Ильшат Ильфатович! От имени коллектива школы выражаем вам большую благодарность за то, что порадовали ребенка.
"Теләкләр чыршысы" акциясенә кушылып, район башлыгы урынбасары Илшат Илфат улы Гапделхаев укучыбызның теләк-өметләрен тормышка ашырды: Хабетдинов Римгә мәктәп костюмы, кышкы кроссовка, футболка бүләк итте. Хөрмәтле Илшат Илфат улы! Балага игътибар күрсәткәнегез, аны сөендергәнегез өчен мәктәп коллективы исеменнән сезгә зур рәхмәт белдерәбез.
-
“Яңа ел бәйрәме” / “Новогодний праздник” 28.12.2023
2023 нче елның 27 нче декабрендә Татар Суыксу мәктәбендә 1-11 нче сыйныф укучылары өчен көтеп алынган “Яңа ел бәйрәме” узды. Балалар өчен “Яңа ел”- әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле иде. Мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. укучыларга яхшы укулары өчен рәхмәт хаты тапшырды, укучыларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде!
27 декабря 2023 года в Татарско-Суксинской школе состоялся долгожданный “Новогодний праздник” для учащихся 1-11 классов. Для детей "Новый год" - это время сказок и чудес. В это время дети ждут приезда Деда Мороза, Снегурочки и, конечно же, подарков. К празднику ребята готовились с большим трудом, каждое их выступление было красивым и оригинальным. Директор школы Газизов Ф.Ф. вручил ученикам благодарственное письмо за хорошую учебу, поздравил с праздником и пожелал успехов!
-
"Без спортны сайлыйбыз" проекты / Проект "Мы выбираем спорт" 26.12.2023
"Без спортны сайлыйбыз" проекты кысаларында 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенең "Благодарение" фонды волонтерлары Гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасында "Кышкы уеннар" бәйрәме үткәрделәр, физик активлыкларын сынадылар. Укучыларга ияреп килгән Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга үзләренең бүләкләрен тараттылар.
В рамках проекта "Мы выбираем спорт" волонтеры Фонда "Благодарение" Актанышской средней школы № 2 провели с детьми детского сада №2 праздник "Зимние игры", проверили их физическую активность. Сопровождавшие школьников Дед Мороз и Снегурочка поздравили ребят с наступающим Новым годом и раздали им подарки.
-
Әнием күзләре / Мамины глаза 26.12.2023
Һәрбер кеше өчен, аның яше нинди генә булмасын, тормышта иң мөһиме - әни булып кала. Әни булган хатын-кызда гына игелек һәм наз, мәхәббәт һәм кайгырту, сабырлык һәм фидакарьлек тулы күләмдә ачыла. ТРда «Бердәм Россия» нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе «Әни күзләре»фотомарафонын башлап җибәргән иде. Республика онлайн-фотоконкурсы таләпләре буенча, бәйгегә балаларның һәм аларның әниләренең цифрлаштырылган фотосурәтләре кабул ителә, укучы әнисе һәм үзе турында матур итеп язарга, шулай ук әнисенә теләкләр язарга тиеш иде. Мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Ләйсән Шулбаева әлеге конкурста катнашып 1 урынны яулады. Җитәкчесе: Тәнзилә Вазетдинова. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Для любого человека, независимо от его возраста, самым главным в жизни остается мама. В женщине, ставшей матерью, в полной мере раскрываются доброта и нежность, любовь и забота, терпение и самопожертвование. Региональная общественная приемная «Единой России» в РТ запускал фотомарафон «Мамины глаза». Согласно требованиям республиканского онлайн-фотоконкурса, на конкурс принимаются оцифрованные фотографии детей и их мам, школьник должен был красиво написать о своей маме и о себе, а также пожелания маме. Ученица нашей школы Лейсан Шулбаева приняла участие в конкурсе и заняла 1 место. Руководитель: Танзиля Вазетдинова. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!