МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Юлларда куркынычсызлык” / ”Безопасность на дорогах" 13.09.2023
21 августтан юлларда куркынычсыз хәрәкәт буенча төрле акцияләр уздырыла. “Юлларда куркынычсызлык” темасы буенча Теләкәй мәктәбе укучылары бу чарада актив катнаштылар. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары урамда шоферлар белән очрашты. Кагыйдәләр язылган буклетлар тараттылар. Юлларда имин йөрик!
С 21 августа на дорогах проводятся различные акции по безопасному движению. По теме ”Безопасность на дорогах" учащиеся Тлякеевской школы приняли участие в этом мероприятии. Юные инспекторы дорожного движения встретились на улице с водителями. Раздавали буклеты с правилами. Безопасная езда всем на дорогах!
-
“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу / Открытие центра «Точка роста» 13.09.2023
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2023 елның 13 сентябрендә «Yсеш ноктасы» табигый фән профилендәге мәгариф үзәген ачу тантанасы булды. Үзәкне ачуда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы, «Мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Шакирова Раниза Митьяновна, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашты.
В рамках федерального проекта «Современная школа» национального проекта «Образование» на базе МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» Актанышского муниципального района РТ 13 сентября 2023 года состоялось торжественное открытие Центра образования естественнонаучного профиля «Точка роста».
В открытии центра приняли участие заместитель руководителя исполнительного комитета по социальным вопросам Анварова Дильбар Миркасимовна, начальник МКУ «Управление образования» Шакирова Раниза Митьяновна, директора школ, СМИ и другие. -
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү / Обучение правилам дорожного движения 11.09.2023
Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш районы буенча ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова һәм инспекторлар Дилфат Давис улы Иргалин, Илнур Илдус улы Нуретдиновлар катнашында «Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында юлда йөрүчеләрне кагыйдәләрне истә тотып, юлларда имин йөрергә әйдәделәр, буклетлар тараттылар. Плакатларны балалар тәрбиячеләре Илүзә Флүс кызы Нуриманова белән алдан әзерләделәр.
В новоалимовском детском саду обучение правилам дорожного движения ведется по годовому плану от младшей группы. Дети подготовительной группы детского сада с участием начальника отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району и инспекторов приняли участие в акции «Внимание, дети! "
-
Кызыклы очрашулар / Интересные встречи 09.09.2023
Бүгенгесе көндә җәмгыять өчен иң куркыныч афәтләрнең берсе-терроризм.Шул уңайдан 9 сентябрь көнне Чөгәнә башлангыч мәктәп - бакчасы укучылары белән игелек үзәге белгечләре килеп , аннан ничек сакланырга,аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.Шул темага видеороликлар карап,әлеге афәтнең никадәр куркыныч икәнлеге турында тагын бер кат кисәтеп ,укучыларга буклетлар тараттылар.
Терроризм сегодня является одним из самых опасных бедствий для общества, в связи с чем специалисты благотворительного центра 9 сентября провели с учащимися Чуганаковской начальной школы и детского сада беседу о том, как его избежать и как с ним бороться. Учащиеся посмотрели видеоролики на эту тему и убедились, насколько опасна эта катастрофа. Учащимся были розданы специальные буклеты.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча укучылар белән профилактик әңгәмә/ Профилактическая беседа с учащимися по пожарной безопасности 08.09.2023
Ут белән саксыз эш итү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу янгын барлыкка килүгә китерә. Балаларның ут белән шаяруы янгыннарга гына түгел, ә еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерә. Шуңа күрә укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында даими рәвештә профилактик әңгәмәләр алып барырга, аларга янгынның куркынычлыгын аңлатырга кирәк. 2023 елның 08 сентябрендә, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Аккүз мәктәбе укучыларының Иске Байсар авылында урнашкан янгын сагы бүлекчәсе хезмәткәре А.А. Галиев белән очрашуы узды. Алмир Айдар улы укучыларга янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген сөйләде, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлатты, янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте. Ул укучылар белән янгын очрагында мәктәп бинасыннан эвакуацияләү буенча уку дәресе үткәрде.
Неосторожное, неумелое обращение с огнем и огнеопасными предметами– это причины пожаров в результате случайного нарушения правил пожарной безопасности. Шалость детей с огнем приводит не только к пожарам, но и нередко заканчивается трагическими последствиями. Именно поэтому необходимо регулярно проводить профилактические беседы с учениками о правилах пожарной безопасности, объяснять им всю опасность игр с огнем, рассказывать о возможных последствиях пожара. 08 сентября 2023 года, в рамках мероприятий Месячника безопасности, МБОУ «Аккузовская ООШ» прошла встреча учеников сотрудникам ОП Старое Байсарово Набережночелнинского отряда ППС РТ А.А. Галиевым. Альмир Айдарович рассказал ученикам, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара и чрезвычайной ситуации, и как следует себя вести в случае пожара и ЧС. А также продемонстрировал и показал, как пользоваться средствами пожаротушения. Он провел с учениками учебное занятие по эвакуации из здания школы в случае пожара.
-
Халыкара укый-яза белү көне / Международный день распространения грамотности 08.09.2023
8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә "Гадәти булмаганны гадәти итеп" дип исемләнгән чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары кыска метражлы мультфильмнар карады һәм үзләренең уй-фикерләре, алган тәэсирләре белән уртаклашты.
8 сентября отмечается Международный день распространения грамотности. В честь этого дня в Актанышской средней школе №1 прошло мероприятие под названием "Необычно об обычном". Ученикам начальных классов был организован кинопросмотр таких короткометражных мультфильмов, как «В стране невыученных уроков» (1969 г.), «Как верблюжонок и ослик в школу ходили» (1975 г.), «Приключения запятой и точки» (1965 г.). После просмотра мультфильмов ученики поделились своими впечатлениями.
-
Кызыклы һәм файдалы очрашу/ Интересная и полезная встреча 07.09.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының Милли музей филиалының җитәкчесе, Казан федераль университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы ассистенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр парламенты әгъзасы Айдар Шәйхин белән очрашу булды. Айдар Рәсим улы үзенең мәктәптә укыган чорындагы истәлекләр белән уртаклашты, укучылар биргән сорауларга җаваплар бирде. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" состоялась встреча с руководителем филиала Национального музея Республики Татарстан, ассистентом кафедры религиоведения Казанского федерального университета, членом Молодежного парламента Государственного Совета Республики Татарстан Айдаром Шайхиным. Айдар Расимович поделился своими воспоминаниями о школьных годах, ответил на вопросы учеников. Встреча была очень полезной и интересной.
-
"Тылсым" балалар бакчасы нәниләрне кабул итте / Детский сад "Тылсым" принял малышей 06.09.2023
"Тылсым" балалар бакчасы нәниләрне кабул итте. 1 августтан бакчабыз яна уку елына нәниләрне кабул итә башлады. Сабыйлар өчен яңа тормыш башлана: яңа бина, яңа кешеләр, таныш түгел иптәшләр, режим моментына ияләшеп китүләр. Нәниләребез бакчабызга бик теләп йөрерләр дип ышанып калабыз.
Детский сад "Тылсым" принял малышей. С 1 августа сад вновь начал принимать малышей на новый учебный год. Для малышей начинается новая жизнь: новое здание, новые люди, незнакомые товарищи, привыкание к режимному моменту. Надеемся, что наши малыши с удовольствием будут посещать наш детский сад.
-
"Без беренче" /"Мы первые" 06.09.2023
Балаларда спортка карата кызыксынучанлык, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортның әһәмиятлелеген төшендерү максатыннан Пучы балалар бакчасында ”Без беренче" дип аталган бик күңелле чара узды.
В целях воспитания у детей интереса к спорту, укрепления их здоровья, осознания значимости спорта в нашем Поисевском детском саду прошло веселое мероприятие под названием ”Мы первые".
-
Олы ихтирамга лаек остазыбыз, ветеран укытучыбыз Әлфинур Нәҗметдин кызының олуг юбилее!/Круглый юбилей нашего уважаемого наставника, учителя-ветерана Альфинур Назметдиновны! 06.09.2023
2023 елның 6 сентябрендә, педагог һәм остаз елы кысаларында, Аккүз мәктәбе коллективы педагогик хезмәт ветераны Әлфинур Нәҗметдин кызы Авзалованы 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Әлфинур Нәҗметдин кызы үз тормышын йөзләгән балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим. Киләчәктә дә остаз укытучыбызга якыннарының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичерүен телибез.
6 сентября 2023 года, в рамках Года педагога и наставника, коллектив МБОУ «Аккузовская ООШ» поздравили с 80-летнием юбилеем ветерана педагогического труда Авзалову. Альфинур Назметдиновну. Альфинур Назметдиновна посвятила свою жизнь воспитанию и любви сотен ребят. Желаем нашему учителю-наставнику и впредь жить в мире и здоровье, пользуясь добротой близких.