МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Методик эшләнмәләре конкурсы / Конкурс методических разработок 30.06.2023
“Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе тарафыннан уздырылган педагогларның сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча эшчәнлекләрнең һәм материалларның методик эшләнмәләре конкурсында Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Ф.Ө 3 урын алды.
ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан» проводил конкурс методических разработок занятий и материалов по обобщению опыта работы педагогов с одаренными детьми « Взращиваем незаурядных!» . В этом конкурсе воспитатель МБДОУ «Новоалимовский детский сад” Закирова Ф.У. заняла 3 место в номинации «Лучшая методическая разработка материалов по обобщению опыта о системе работы педагогов с одаренными детьми».
-
Туган як музее / Краеведческий музей 30.06.2023
Актаныш авылының гомуми үсеш бирүче №5 балалар бакчасының балалары Актаныш районы туган як музеенда булдылар. Музей кунакчыл рәвештә балалар өчен ишекләрен ачты. Анда аларны экскурсовод каршы ала, ул балаларга барысын да аңлаешлы формада сөйләде. Музейда төбәк флорасы һәм фаунасы тәкъдим ителгән, халкыбызның элекке көнкүрешен чагылдырган экспозицияләр, төрле чорларда безнең төбәк тарихын чагылдырган экспонатлар, костюмнар, хайваннар, кошлар, археологик табылдыклар бар. Балаларга экскурсия бик ошады.
Воспитанники МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш» посетили Актанышский районный краеведческий музей. Музей гостеприимно распахнул двери для ребят. Там их встретил приветливый экскурсовод, который рассказал детям обо всём в доступной форме. В музее представлена флора и фауна края, есть экспозиции, отражающие быт нашего народа в прошлом, экспонаты, отражающие историю нашего края в разные периоды, костюмы, звери, птицы, есть археологические находки. Детям очень понравилась экскурсия.
-
БДИда 100 балл! 30.06.2023
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның унберенче сыйныф укучысы Булат Камалов информатика фәненнән БДИда 100 балл җыйган. Укытучысы- Ленар Хөсәенов. Әлеге зур уңышка ирешкән яшь райондашыбыз Булат Камаловны, аның остазы Ленар Хөсәеновны, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанованы чын күңелдән котлыйбыз. Тырыш хезмәт, үҗәтлек һәм сынауларны югары дәрәҗәдә үтүегез белән сез башкаларга үрнәк!
-
Өч күзле светофор үз иленә дәшә 29.06.2023
Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында, балаларны кече яшьтән юлда хәвефсез йөрергә өйрәтү максатыннан , “Өч күзле светофор үз иленә дәшә” дип исемләнгән импровизацион чара үткәрелде. Патшалыкта сәяхәт итү барышында нәниләр төрле ситуатив уеннарда катнашып, юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кинәт кенә түбәдән килеп төшкән Карлсон да, юлда йөрергә өйрәнергә мәҗбүр булды. Балалар Карлсон белән бергәләшеп уйнадылар, самокат, велосипедта йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр, героебыз исә хаталарын төзәтеп, башка чараларга да катнашырга сүз бирде. Әлеге күркәм чарада ЮХИДИнең Актаныштагы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Разифовна Мухаметова, ЮХИДИ хезмәткәре Гүзәл Александровна Хисамова катнашып, соклануларын белдерделәр, изге теләкләрен юлладылар, төркемнәргә - төрле кызыклы уеннар, ата- аналарга- эчтәлекле буклет, тәрбиячеләргә- уку кирәк ярагы, һәр балага- яктылыкны кире кайтарткыч элементлар тараттылар.
С целью обучения детей с раннего возраста безопасному поведению на дорогах, сегодня в детском саду “Алтынчэч” прошло импровизационное мероприятие “Өч күзле светофор үз иленә дәшә ". Во время путешествия по королевству, малыши принимали участие в различных ситуационных играх по правилам безопасного поведения на дорогах. Внезапно сошедший с крыши Карлсон, тоже был вынужден научиться безопасным поведениям на дорогах. Дети играли вместе с Карлсоном, осваивали правила езды на велосипеде, на самокате, а наш герой исправлял ошибки и обещал участвовать и в других мероприятиях. В торжественном мероприятии приняли участие начальник Актанышского отдела ГИБДД Лейсан Разифовна Мухаметова, сотрудник ГИБДД Гузель Александровна Хисамова, которые выразили свое восхищение, выразили добрые пожелания, раздали группам различные интересные игры, родителям- буклет, воспитателям- учебные пособия, каждому ребенку- световозвращающие элементы.
-
"Әхлак көне" /"День нравственности" 27.06.2023
Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында балаларда әхлакый сыйфатларны формалаштыру һәм тәрбияләү, игелекле гамәлләр кылуга этәрү максатыннан "Әхлак көне" булып узды. Ветеран укытучы Тәхия апа Усманова балалар бакчасына кунакка килеп балаларга тәрбияле, намуслы акыллы булу серләренә төшендерде. Тәрбияче, Нурмианова Илүзә Флүс кызы , кызларга матур итеп яулыклар бәйләргә өйрәтеп мастер-класс уздырды.
Сегодня в Новоалимовском детском саду прошел "День нравственности" с целью формирования и воспитания у детей нравственных качеств, мотивации к совершению добрых дел. Ветеран-учитель Усманова Тахия Ахтямовна , поделилась с детьми секретами воспитания, добросовестного поведения. Воспитатель Илюза Флусовна провела мастер-класс, научив девочек красиво завязывать платки.
-
103 нче янгын сүндерү бүлегендә кунакта / В гостях в пожарной части №103 26.06.2023
20 июньдә «Атаныш авылының 5нче гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы» балалары 103нче янгын сүндерү бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясе оештырдылар. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән әңгәмә үткәрделәр, янгын сүндерү машинасының нинди булуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар куллана икәнен күрсәттеләр. Янгын сүндерү җиңнәре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди, аларның билгеләнеше турында сөйләде. Бу кызыклы очрашулар барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә үз белемнәрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Бу геройлык белгечлеге кешеләре белән аралашу балаларның үз-үзләрен тотышына җитди мөнәсәбәтен үстерүгә ярдәм итә, ут белән саксыз уеннар өчен киртә була.
20 июня дети МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Атаныш» побывали в гостях в пожарной части №103. Сотрудники радушно приняли ребят и организовали познавательную экскурсию. Сотрудники пожарной части провели беседу с детьми, показали, как выглядит пожарная машина, какими приспособлениями пользуются пожарные. Как выглядят пожарные рукава и другие, столь нужные спасателям инструменты, необходимые при пожаре, рассказал об их назначении. В ходе этих интересных встреч ребята получили массу полезных сведений о профессии пожарного и особенностях этой важной работы. Повторили и закрепили свои знания и умения в области пожарной безопасности. Общение с людьми этой героической специальности способствует развитию серьезного отношения детей к собственному поведению, становится препятствием для беспечных игр с огнём.
-
Чыгаралыш - 2023 / Выпускной -2023 26.06.2023
Быел районыбызның мәктәпләрен барлыгы 76 укучы тәмамлады. Алар һәркайсы бик актив һәм төрле яклап талантлы. Иң-иңнәр хөрмәтләнделәр. Яшь райондашларыбызны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов котладылар, изге теләкләр җиткерделәр, бүләкләделәр.
-
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады! / Никто не забыт, ничто не забыто! 22.06.2023
1941 елның 22 июне – иң кайгылы даталарның берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата уңаеннан "Ромашка" 2 нче балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган чаралар уздырылды. Бу көнне тәрбиячеләр балаларны сугыш вакыты фрагментлары белән таныштырдылар, фотолар карадылар, хикәяләр укыдылар. Балалар белән "Без хәтерлибез, без горурланабыз" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар башкаруында хәрби җырлар һәм шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Балалар белән Җиңү паркына экскурсия оештырылды. Шулай ук районда уздырылган хәтер көненә багышланган чарада катнаштылар. Без бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Безнең бурычыбыз-геройларыбыз турында истәлекне саклау һәм ныгыту! Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!
22 июня 1941 года – одна из самых скорбных дат. Это день начала Великой Отечественной войны. В нашем детском саду № 2 “Ромашка” 22 июня прошел день, посвящённый началу ВОВ. В этот день воспитатели с детьми смотрели фотографии, читали рассказы про войну. Была проведена беседа с детьми на тему: "Мы помним- мы гордимся". В исполнении детей звучали военные песни и стихи. С детьми организовали экскурсию в парк Победы. Также приняли участие в мероприятии, посвященном Дню памяти. Мы всегда будем помнить те горестные и страшные события. Наш долг сохранить и закрепить память о наших героях! Никто не забыт, ничто не забыто!
-
"Игелекле эшләр” көне / день "Добрых дел" 19.06.2023
19 июнь көнне 'Умырзая" балалар бакчасында "Игелекле эшләр көне” уңаеннан балалар белән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар өйдә һәм балалар бакчасында нинди игелекле эшләр башкарулары, әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында бергәләп фикер алыштык. «Әгәр син яхшы булсаң» ситуацияле сөйләшүләр алып барылды. Теге яки бу ситуациядә ничек эш итәчәкләре турында фикер уртаклаштылар.
19 июня в детском саду "Умырзая" прошёл день "Добрых дел". С детьми были проведены: беседа «Добрые дела», где ребята рассказывали о том, какие добрые дела они совершают дома и в детском саду, как помогают своим родителям, игровые и обучающие ситуации, ситуативные разговоры «Если ты добрый»: делились мнением, как они поступили бы в той или иной ситуации.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" / "Твердо знай правила дорожного движения" 16.06.2023
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү, бигрәк тә җәйге вакытларда юл хәрәкәте активлашкан чорда - бүгенге көн таләбе булып тора. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башла. Шул максаттан, Яңа әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла: җәйге чорда да бәла-казага юлыкмас өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез, төрле чаралар уздырабыз. Бүген катнаш төркем балалары белән юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" темасы астында уен-ярыш узды. Чара барышында балалар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды һәм балалар өчен бик файдалы булды. Бакчабыз кунагы Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова балаларга, педагогларга юлларда иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды, кагыйдәләрне үтәү буенча киңәшләрен дә бирде.
Знание правил дорожного движения, их освоение, особенно в летнее время, когда дорожное движение активизируется, является требованием сегодняшнего дня. Деятельность с детьми начинается еще в дошкольном возрасте, в детских садах. С этой целью в Новоалимовском детском саду ведется постоянная работа: обучаем детей правилам дорожного движения, распознаванию дорожных знаков, проводим различные мероприятия, чтобы и в летний период не попасть в беду. Сегодня в целях профилактики дорожно-транспортного травматизма с детьми из смешанной группы была проведена игра-соревнование на тему: "Твердо знай правила дорожного движения". В ходе мероприятия дети находили выходы из различных ситуаций, запоминали правила дорожного движения, приводили в порядок дорожные знаки. Некоторые пробовали себя и в качестве водителей автомобилей. Традиционно мероприятие сопровождалось детскими песнями, стихами и было очень полезным для детей. Гость нашего детского сада начальник отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Лейсан Разифовна Мухаметова пожелала детям и педагогам безопасности на дорогах, вручила памятные подарки, дала советы по соблюдению правил.