МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Җанлы очрашу /Душевная встреча 05.09.2023
"Умырзая" балалар бакчасы, бүгенгесе көндә Украинада, махсус хәрби операциядә катнашучы, Такталачык егете Илзар Идрис улы Сәрвәретдинов белән очрашу үткәрде. Гади генә очрашу түгел, балалар концерт номерлары күрсәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәсемнәр ясап бүләк иттеләр. Илзар абыйларына жиңеп кайтып, тагын да күрешергә язсын, дип матур теләкләр теләделәр. Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган чараны тәрбияче Энҗе Фәнис кызы Шәйдуллина оештырды.
Детский сад "Умырзая" провел встречу с Ильзаром Идрисовичем Сарваретдиновым, участником специальной военной операции на Украине. Дети показали концертные номера, задавали интересующие их вопросы, дарили свои подарки, сделанные своими руками. Дети пожелали солдату удачи, мирного неба и всего самого наилучшего, чтобы он поскорее вернулся домой с победой. Мероприятие, наполненное патриотическими чувствами, организовала воспитатель Энже Фанисовна Шайдуллина.
-
Куркынычсызлык айлыгы / Месячник безопасности 05.09.2023
2023 нче елның 05 сентябрь көнне, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм педагогик коллектив белән берлектә өйрәнү эвакуациясе буенча укулар оештырылды.
05 сентября 2023 года в рамках месячника безопасности в МБОУ «Аккузовская ООШ» была организована учебная эвакуация.
-
«Нихәл, укытучым?» видеобәйге / Видеоконкурс «Как Вы, мой учитель?» 05.09.2023
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Шәйдуллина Ильвина һәм Әхмәтова Айзилә «Көмеш кыңгырау» газетасы тарафыннан уздырылучы «Нихәл, укытучым?» дип исемләнгән видеобәйгедә 3 урын алдылар. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
Ученицы 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина и Ахметова Айзиля заняли 3 место в видеоконкурсе «Как Вы, мой учитель?», организованной редакции газеты «Көмеш кыңгырау»! Победители были награждены дипломами и ценными подарками. Поздравляем!
-
“Тынычлык дәресе” / “Урок Мира” 04.09.2023
Мәктәпләрдә шаулап – гөрләп яңа уку елы башланды. Теләкәй мәктәбендә дә 1 нче сыйныфларны кабул итү, чыгарылыш сыйныф укучыларын котлау – бәйрәмнең дулкынландыргыч бер мизгеле булды. Соңыннан һәр сыйныф җитәкчесе укучылары белән “Тынычлык дәресе” уздырдылар. Укучыларның мәктәпне сагынып килүләре күзгә чалынды. Имин уку еллары барыбызга да! В школах весело и счастливо начался новый учебный год.
Одним из волнующих моментов праздника стал прием в 1 класс и поздравление выпускников в Тлякеевской школе. Затем каждый классный руководитель проводил с учениками “Урок Мира”. Было видно, что ученики рады, увидев друг друга и учителей. Пусть в новом учебном году все будут живы, здоровы!
-
Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт / Увлекательная поездка в г. Ижевск Удмуртской Республики 04.09.2023
2023 нче елның 29 нчы августында Аккүз мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Укучылар сәяхәттән шатланып, онытылмас тәэсирләр белән кайттылар. Алар өчен тырышып, гел яхшы билгеләренә укыр өчен шәп кызыксындыру чарасы булды. Шушындый сәяхәтне оештыруда ярдәм итүче Актаныш “Ак Барс Банк” җитәкчесе Хамидуллин Рубин Фәнис улына укучылардан, ата-аналардан һәм Аккүз мәктәбе коллективыннан зур рәхмәт.
29 августа 2023 года учащиеся МБОУ “Аккузовская ООШ” совместно с классными руководителями совершили увлекательное путешествие в город Ижевск Удмуртской Республики. Учащиеся вернулись из путешествия с радостью и незабываемыми впечатлениями. Для них это было отличным стимулом учиться на хорошие оценки. Большое спасибо от учащихся, родителей и коллектива МБОУ “Аккузовская ООШ” руководителю Актанышского “Ак Барс Банка” Хамидуллину Рубину Фанисовичу за помощь в организации такого путешествия.
-
Кызыклы һәм файдалы очрашу / Интересная и полезная встреча 04.09.2023
4 сентябрь көнне Әтәс мәктәбендә "Татар китабы йорты" директоры һәм Казан Федераль Университеты ассистенты Айдар Шәйхин белән җылы очрашу уздырылды. Ул безнең мәктәптә белем алган һәм күңелендә мәктәп турында бары җылы хисләр генә йөртә. Айдар Шайхин укучыларга "Татар китабы йортының" эшчәнлеге һәм тарихны өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук балаларга тарихи тәңкәләрнең кыйммәте һәм музей экспонатлары турында мәгълумат алу бик кызыклы булды.
4 сентября в Атясевской школе прошла встреча с директором "Дома татарской книги" ("Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой писателя Ш.Камала") и ассистентом Казанского Федерального Университета Айдаром Шайхиным. Он учился в нашей школе и с теплотой в душе вспоминает школьные годы. Айдар Шайхин рассказал ученикам о деятельности "Дома татарской книги", о важности изучения истории. Так же ученикам было очень интересно узнать про ценность исторических монет и про музейные экспонаты.
-
Куркынычсызлык айлыгы / Месячник безопасности 02.09.2023
2023 нче елның 02 сентябрь көнне, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм педагогик коллектив белән берлектә өйрәнү эвакуациясе буенча укулар оештырылды. Тренировка барышында бинадан чыгу, баскычлар буенча төшү, куркынычсыз территориядә төзелешнең уртак гамәлләре эшкәртелә. Тренировка эвакуациясе график һәм эшләнгән план буенча искәрмәсез узды. Эвакуациянең норматив вакыты үтәлде.
02 сентября 2023 года в рамках месячника безопасности в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» была организована учебная эвакуация. В ходе тренировки были отработаны совместные действия выхода из помещения, спуска по лестничным пролетам, построения на безопасной территории. Тренировочная эвакуация прошла согласно графику и разработанному плану без замечаний. Нормативное время эвакуации выдержано.
-
Август педагогик конференциясе - Августовская конференция педагогических работников 31.08.2023
Август кинэшмэсе кысаларында “Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белэн Актанышның 1 нче санлы мәктәбеннән Хуззятов Илназ Наил улы; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгынын Мактау грамотасы белэн Амирова Алсу Ансаф кызы; Муниципаль Район Башлыгынын Рәхмәт хатлары белэн Ахметханова Голусэ Эхтэм кызы хэм Хисамова Нурсия Мулланур кызы; «Яшь могаллим» кукрэк билгесе белэн Хажиев Равил Фагитжан улы; Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премия белэн Сафиуллин Руслан Наил улы булэклэнделэр! Котлыйбыз! Исламов Зиннур Альберт улына эшендэ унышлар телибез! Унышлы уку еллары барыбызга да! Шулай ук, август кинэшмэсе кысаларында мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге буенча бүләкләндек! Әлеге уңыш коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе!
В рамках Августовской конференции педагогических работников из АСОШ №1 были награждены нагрудным знаком “За заслуги в образовании Республики Татарстан” Хуззятов Ильназ Наилевич; Почетной грамотой Министерства образования и науки Республики Татарстан Амирова Алсу Ансафовна; благодарственными письмами Главы муниципального района - Ахметханова Голуса Ахтямовна и Хисамова Нурсия Муллануровна; нагрудным знаком «Молодой учитель» Хазиев Равиль Фагитзянович; Премией имени Шакирова Ахсана Шакировича был награжден учитель истории и обществознания Сафиуллин Руслан Наильевич! Поздравляем! Молодому педагогу по информатике Исламову Зиннуру Альбертовичу желаем успехов в работе! Также, в рамках августовской конференции педагогических работников школа была награждена за подготовку школы к новому учебному году! Этот успех-результат совместной работы коллектива! Большое спасибо всем!
-
Юбилей! 26.08.2023
26 августта лаеклы ялдагы зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз Миркасыймов Мәхәсим Миркасыйм улының 80 яшьлек юбилее булып узды.Профсоюз коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы,озын гомер телибез!
26 августа исполнилось 80 лет нашему ветерану-учителю Миркасимову Махасиму Миркасимовичу. Искренние поздравления от имени профсоюзного коллектива! Желаем крепкого здоровья, душевного спокойствия, долгих лет жизни!
-
«Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе 25.08.2023
25 нче август көнне «Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе узды. Аның эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, район башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, әлеге өлкә ветераннары катнашты.