МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Чиста яр" аксиясе / Акции "Чистый берег" 18.09.2023
Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да "Чиста яр" аксиясенә кушылдылар. Пакетлар, капчыклар һәм перчаткалар белән коралланып, балалар һәм тәрбиячеләр яр буен җентекләп җыештырдылар, хезмәт тәрбиясенә өйрәтү күнекмәләрен ныгыттылар. Табигатьне сакларга, чиста тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Балалар бу эшне бик теләп башкардылар. Акция "Без авылны яратабыз, аның тарихы белән горурланабыз һәм аның һәрвакыт чиста , матур булуын телибез» дигән сүзләр белән тәмамланды.
К акции "Чистый берег" присоединились и воспитанники Новоалимовского детского сада. Вооружившись пакетами, мешками и перчатками, дети и воспитатели тщательно убирали, закрепляли навыки трудового воспитания. Завершилась акция со словами “ Мы любим деревню , гордимся ее историей и хотим, чтобы она всегда была чистой, красивой".
-
Россиякүләм йөгерешчеләр көне - "Милләтләр кроссы"/Всероссийский День бега – "Кросс нации" 18.09.2023
«Умырзая» балалар бакчасында спорт һәм сәламәтлек көне узды. Россиякүләм йөгерешчеләр көне - "Милләтләр кроссы" уңаеннан балалар бакчасыныж иң җитез малай һәм кызлары ачыкланды. Физкультура инструкторы Резеда Ильясовна 1,2,3 урын алган малай һәм кызларны җиңүче грамоталары һәм медальләр белән бүләкләде.
В детском саду «Умырзая» прошёл праздник спорта и здоровья посвященный Всероссийскому Дню бега – "Кросс нации". Инструктор по физической культуре Резеда Ильясовна наградила медалями и грамотами мальчиков и девочек, занявших 1,2,3 места.
-
Линейка 18.09.2023
18 нче сентябрь көнне Уразай мәктәбендә традицион иртәнге линейка үтте. Анда узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага дежурныйлар билгеләнде. Үткән мероприятие, конкурсларга нәтиҗә ясалды. Мәктәп директоры Валиева Гөлназ Сагитзяновна «Бөтенрәсәй йөгерү көне- 2023» ярышында җиңүчеләрне котлап китте, мәктәп су буенда урнашу сәбәпле, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юлда һәм велосипедта йөрү кагыйдәләрен тагын бер искәртеп китте.
18 сентября в МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла традиционная утренняя линейка. Дежурные подвели итоги прошлой недели. Директор школы Валиева Гульназ Сагитзяновна наградила победителеи в массовом забеге «Кросс Нации 2023» и еще раз предупредил о правилах безопасности поведения у водоемов,так как наша школа находиться рядом с водоемом.
-
Актаныш үзәк китапханәсенә экскурсия / Экскурсия в Актанышскую центральную библиотеку 18.09.2023
2023 нче елның 18 сентябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Укучылар китапханә тарихы һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар, китапханәнең мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар. Үз-үзеңне тоту һәм китап белән эш итү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук алар энциклопедияләр, белешмәләр, энциклопедик характердагы басмалар кергән белешмәләрне һәм әдәби китапларга багышланган буктрейлерларны зур кызыксыну белән карадылар. Укучылар китапханәчеләр тарафыннан әзерләгән табышмакларны бик теләп чиштеләр һәм викторинада катнаштылар. Китап укуга карата фикерләрен әйттеләр, укыган китапларының иң ошаган өлешләрен сөйләделәр һәм патриотик шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Бу очрашу эшлекле һәм укучылар өчен аеруча да файдалы булды.
18 сентября 2023 года учащиеся 5-9 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” совершили экскурсию в Актанышскую центральную библиотеку. Учащиеся ознакомились с историей библиотеки и книжными выставками, узнали о возможностях библиотеки, посетили ее отделы. Вспомнили правила поведения и обращения с книгами. Также они с большим интересом рассматривали энциклопедии, справочники, издания энциклопедического характера и буктрейлеры, посвященные литературным книгам. Учащиеся с удовольствием решали подготовленные библиотекарями загадки и участвовали в викторине. Они высказали свое отношение к чтению, рассказали о самых любимых частях прочитанных книг и рассказали наизусть стихи патриотических поэтов. Эта встреча была деловой и особенно полезной для учащихся.
-
«Мөһим сөйләшү» / «Разговоры о важном» 18.09.2023
18 нче сентябрьдә Уразаи мәктәбендә дәресләр «Мөһим сөйләшү» дәресеннән башланды. Төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Бүген мәктәпнең 1-9 нчы классларында класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : «Зоя . Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулу уңаеннан»
18 сентября в МБОУ “Уразаевская ООШ” классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводится на тему: «ЗОЯ. К 100-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ ЗОИ КОСМОДЕМЬЯНСКОЙ»
-
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне / День работников леса 18.09.2023
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме. Быел ул - 17 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан, Яңа Әлем балалар бакчасында, күп еллар урманнарда хезмәт куйган шәхесебез Әхмәтгалиев Әгъзап Абугали улы белән очрашу узды. Балалар урманчы һөнәре белән якыннан таныштылар.Әгъзап Абугали улы урманчы һөнәренең кирәклеге , аларның нәрсә белән шөгылләнүләре турында җентекләп сөйләде, балаларның сорауларына жавап бирде. Үскәч балаларның да урманчы һөнәрен сайлап, табигатькә файдалы шәхесләр булып үсүләрен теләде.
В России в 2023 году День работников леса отмечается в третье воскресенье сентября и выпадает на 17 сентября. В связи с этим в Новоалимовском детском саду прошла встреча с лесником Ахметгалиевым Агзапом Абугалиевичем, много лет проработавшим в лесах. Он подробно рассказал о необходимости профессии лесника , чем они занимаются, ответил на вопросы детей.
-
Көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәме / Праздник «Золотая осень» на осенней лесной поляне 16.09.2023
2023 нче елның 16 сентябре көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмне “Милләтләр кроссы” ярышы белән башлап җибәрделәр. Һәр укучы һәм һәр укытучы билгеле бер аралыкны йөгереп килде. Соңыннан һәр класс үзенең команда исеме, девизы һәм әлбәттә инде җыры белән таныштырды. Алдагы биремнәрдә алар көзге урман букетлары, агач яфракларыннан картиналар ясадылар һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар табигатьне күзәттеләр һәм агач яфракларының төрләре белән таныштылар. Бу мәктәптә елда үткәрелә торган «Алтын көз» бәйрәменен урман аланында үткәрелүе укучылар өчен аеруча да кызыклы булып исләрендә калачак.
16 сентября 2023 года учащиеся и учителя МБОУ «Аккузовская ООШ» провели праздник «Золотая осень» на осенней лесной поляне. Этот праздник начали с соревнования «Кросс наций». Каждый ученик и каждый учитель пробежали определенное расстояние. Затем каждый класс представил свое название команды, девиз и, конечно же, песню. На предыдущих заданиях они сделали осенние лесные букеты, картины из листьев деревьев и играли в подвижные игры. Учащиеся наблюдали за природой и знакомились с видами листвы деревьев. Особенно интересным для учащихся запомнится проведение праздника «Золотая осень» в этой школе на лесной поляне.
-
“Милләтләр кроссы” / “Кросс наций” 16.09.2023
Һәр елны сентябрь аенда илкүләм “Милләтләр кроссы” уза. Теләкәй мәктәбе укучылары да бик теләп катнашалар. Җиңүчеләрнең барысы да грамота белән бүләкләнделәр. Ярыш аларга бик ошады. Һәркем үзен сынап карады. Киләчәктә дә аларга зур уңышлар!
Ежегодно в сентябре проходит “Кросс наций”. С удовольствием принимают участие и учащиеся Тлякеевской школы. Все победители были награждены грамотами. Соревнование им очень понравилось.
-
Сәламәтлек көне кысаларында Милләтләр кроссы / Кросс наций в рамках Дня здоровья 15.09.2023
Бүген Сәламәтлек көне кысаларында Такталачык коррекцион мәктәбендә Милләтләр кроссы оештырылды. Шулай ук саф һавада үткәрелгән спорт уеннары балаларның күңеленә хуш килде. Уеннар бердәмлек, активлык, ярыш атмосферасында үтте.
Сегодня в рамках Дня здоровья в Такталачукской коррекционной школе был организован кросс наций. Детям понравились спортивные игры на свежем воздухе. Игры прошли в атмосфере единства, активности, гонки.
-
Балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел / 115 лет со дня рождения детского писателя Абдуллы Алиша. 15.09.2023
Бүген яраткан балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан “Умырзая” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актанышбаш китапханәсенә бардылар. Китапханәче Эльвира Хәләф кызы балаларны җылы итеп каршы алды. Абдулла Алишның китапларыннан бик матур күргәзмә ясалган иде. Шулай ук балалар үзләре яраткан “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятләрен үз эченә алган кызыклы викторинада катнаштылар. Балалар әлеге очрашуга буш кул белән бармадылар, А.Алишның әкиятләренә үз куллары белән ясаган матур рәсемнәрен китапханәчегә бүләк иттеләр.
Сегодня день рождения любимого детского писателя Абдуллы Алиша. В связи с этим дети подготовительной к школе группы детского сада “Умырзая” посетили Актанышбашевскую библиотеку. Библиотекарь Эльвира Халяфовна тепло встретила ребят. Из книг Абдуллы Алиша была сделана интересная выставка. Также ребята приняли участие в увлекательной викторине, включающей в себя любимые сказки “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”. На эту встречу ребята пришли не с пустыми руками, а подарили библиотекарю свои красивые рисунки к сказкам А. Алиша, нарисованные своими руками.