МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Укучылар өчен адвент – календарь / Адвент - календарь для школьников 01.12.2023
2023 нче елның 1 нче декабреннән алып Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары биология укытучысы Гилванова Наилә Хөсәен кызы белән адвент - календарь эшләделәр. Көн саен укучылар яңа бирем алып үтәп баралар. Адвент календаре – укучылар өчен могҗиза хисе тою өчен бик яхшы мөмкинлек.
С 1 декабря 2023 года учащиеся МБОУ “Аккузовская ООШ” совместно с учителем биологии Гилвановой Наилей Хусаиновной разработали адвент - календарь. Каждый день учащиеся выполняют новое задание. Адвент-календарь-отличная возможность для учащихся почувствовать чудо.
-
Безнең укытучылар “Казан халыкара лингвистик саммит-2023” тә / Наши учителя на «Международном лингвистическом саммите -2023» 01.12.2023
Казан шәһәрендә 30 нчы ноябрь - 1 нче декабрь көннәрендә «Халыкара лингвистик саммит -2023» уздырылды.Әтәс мәктәбе укытучылары Галиева Л.И., Сәетгәрәева Ә.Ф., Мусаяпова С.Ф. әлеге чарада катнашып, үзләре өчен яңа мәгълумат туплап кайттылар. Саммит хәзерге заманда белем бирүнең актуаль сорауларына багышланган иде . Әлеге саммитның максатлары хәзерге көндә заман таләпләренә туры китереп белем бирү , лингвистика тенденцияләре турында аралашу торды. Чараны оештыручылар - КФУ, Россия Фәннәр академиясенең тел гыйлемен өйрәнү институты , Россия белем бирү академиясе һәм башкалар. 30 нчы ноябрь көнне форум үзенә рус теле һәм әдәбияты укытучыларын җыйды. Бу көнне кунаклар каршында “ Мәктәптә әдәбият “ журналы мөхәррире Чертов В.Ф., Мәскәү Дәүләт Педагогик Университеты профессоры Григорьев А. В. чыгышлары , шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган укытучылар һәм җитәкчеләр чыгышлары тыңланды. 1 нче декабрьдә инглиз теле укытучылары белән ИФМК КФУ вәкилләре аралашты.
В Казани с 30 ноября по 2 декабря прошел «Международный лингвистический саммит- 2023». Учителя Атясевской школы Галиева Л.И., Саетгараева А.Ф. , Мусаяпова С.Ф. приняти участие в данном мероприятии и получили много новых знании и информации. Саммит был посвящен самым актуальным вопросам современного обучения в школе . Целью данного мероприятия являлись :представление, обсуждение и продвижение актуальных лингвистических исследований в эпоху трансформаций, выбора и вызовов; обсуждение последних тенденций в лингвистике, вызовов, которые ставят перед учеными-лингвистами и педагогами-языковедами события последнего времени. Организаторами саммита выступали : Казанский (Приволжский) федеральный университет, Институт языкознания Российской академии наук, Институт лингвистических исследований Российской академии наук, Центр родных языков и культур народов Российской Федерации Российской академии образования (РАО). 30 ноября саммит собрал учителей русского языка и литературы. В этот день и состоялось открытие торжества. Участников приветствовала заместитель председателя Комиссии по сохранению и укреплению традиционных российских духовно- нравственных ценностей Александровская И. А. Гостями этого дня саммита являлись представители журналов «Литература в школе», издательство «Просвещение», преподаватели Московских университетов , учителя из разных уголков России. 1 декабря на мероприятии чествовали учителей английского языка и главными гостями были преподаватели ИФМК КФУ.
-
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләре балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләште 30.11.2023
Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортстан районнары ЮХИДИләренең пропаганда бүлеге җитәкчеләре катнашында төбәкара семинар киңәшмә узды. Киңәшмә өч өлештән торды. «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре» темасына узган семинар-киңәшмә балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләшү белән тәмамлана. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне, куркынычсызлыкка омтылуны балага кечкенәдән, гаиләдә үк өйрәтергә кирәклегенә басым ясады.
-
Инвалидлар декадасы / В рамках Декады инвалидов 30.11.2023
Инвалидлар декадасы кысаларында, 30 ноябрь көнне Татар Суыксу урта гомүми белем бирү мәктәбе укучылары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә бардылар. Хәлләрен белешеп, йорт яннарын кардан чистартырга булыштылар. Якты киләчәккә өметләрен югалтмасыннары өчен, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итергә кирәк. Киткәндә, укучылар җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, гаиләләренә сәламәтлек, игелек һәм озын гомер теләделәр!
В рамках Декады инвалидов 30 ноября ученики МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” посетили дома людей с ограниченными возможностями. Они помогли убрать снег возле домов. Людей с ограниченными возможностями необходимо посещать для того, чтобы они не теряли надежду на светлое будущее. Уходя, ученики поблагодарили за тёплый приём, пожелали их семьям здоровья, добра и долгих лет жизни!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! / Поздравляем! 29.11.2023
“Яшьлек” яшьләр үзәге оештырган "Әниләргә бүләк" рәсем конкурсында катнашып, гимназиянең 5Б сыйныф укучысы Хәкимов Самат 1 урын яулады. Җитәкчесе - Алия Вил кызы Шәрифуллина.
Ученик 5 Б класса Гуманитарной гимназии-интернат Хакимов Булат занял 1 место в конкурсе рисунков,посвящённой дню матери, организованным молодёжным центром "Яшьлек". Руководитель Шарифуллина А.В.
-
Матур уңышларыгыз белән, кадетлар! 29.11.2023
Кадет мәктәпләрнең 7-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды. Биредә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбеннән Никита Зименков җиңүче булды, Никитаны, укытучысы Авзалов Р. А., коллективны, кадет мәктәбе җитәкчесе Илсур Индусовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Рәхмәт! / Спасибо! 29.11.2023
Халыкта, никадәр савап, игелек эшләсәң, әҗере үзеңә меңе белән кайта, дигән матур сүз бар. Бакоян Армен һәм Жанна гаиләсе Такталачык мәктәп- интернаты балаларына даими рәвештә ярдәм итәләр, иганәчелек ярдәме күрсәтеп балаларны тагын бер кат шатландырып, үзләренә күпме ихлас матур теләкләр кабул иттеләр. Мәктәп коллективы, ата- аналар, укучылар исеменнән аларга зур рәхмәтләребезне белдереп, саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләренең һәрчак гөрләп баруын, хезмәт җимешләренең бәрәкәтен күреп яшәүләрен телибез.
Семья Бакояна Армена и Жанны регулярно помогают детям Такталачукской школы-интернат, еще раз порадовали детей спонсорской помощью, принимали самые искренние пожелания. От имени родителей и учеников коллектив школы выражает им огромную благодарность, желаем здоровья, семейного счастья, благополучия.
-
Экологик квест – уен / Экологический квест – игра 29.11.2023
29 ноябрь - Россиядә табигатьне саклау җәмгыяте оешкан көн. Шул уңайдан 30 ноябрь көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Без – табигать дуслары” дигән темага экологик квест-уен үткәрелде. Экологик квест -уенны химия-биология укытучысы Гөлназ Файз кызы Мәгъдәнурова әзерләде һәм алып барды. 4 - 9 класс укучылары группаларга бүленеп төрле тукталышларда үзләренең экологик белемнәрен сынадылар. Тукталышлардагы биремнәр үз эченә Кызыл китап серләрен, данлыклы Игем урманы һәм Көләгеш сазлыгының бүгенге көндәге экологик торышын, халык сынамышларын,табигать дуслары кагыйдәләрен, экологик календарь даталарын, экологик терминнар җыелмасын туплаган иде. Группаларда киңәшеп, фикерләрен туплап укучылар биремнәрне төгәл үтәргә тырыштылар. Сорауларга тулы җавап бирделәр. Квест - уенны башлангыч класс укучылары зур кызыксыну белән күзәттеләр, үзләре дә экологик биремнәр чиштеләр. Экологик чарада Пучы Балалар иҗат үзәгеннән экология методисты Загирова Алсу Миңнулла кызы да катнашты. Ул укучылар белән дустанә аралашып мәктәпнең экологик эшчәнлеге белән танышты, аларга үзенең киңәшләрен бирде, төрле яңа конкурслар белән таныштырды. Хөрмәтле жюри әгъзалары - директор урынбасарлары Лилия Хәниф кызы һәм Рәзинә Зиннур кызы балаларның эшчәнлеген гадел бәяләделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Табигатьне саклауга багышланган әлеге чараның әһәмияте киләчәк эшчәнлекләрдә дә чагылыш табар дип ышанабыз. Табигатьне саклау - безнең бурыч.
29 ноября - День образования Российского общества охраны природы. В связи с этим 30 ноября в Кузякинской ООШ была проведена экологическая квест – игра “Мы-друзья природы”. Экологический квест-игра подготовила и провела учитель химии и биологии Гульназ Файзовна Магданурова. Учащиеся 4-9 классов в группах на разных остановках проверяли свои экологические знания. Задания на остановках включали в себя секреты Красной книги, современное экологическое состояние знаменитого Игемовского леса и Кулегушевского болота, народные приметы, правила друзей природы, даты экологического календаря, набор экологических терминов. Посоветовавшись в группах, собравшись с мыслями, учащиеся старались четко выполнять задания. На вопросы дали исчерпывающие ответы. За Квест - игрой с большим интересом наблюдали ученики начальных классов, которые сами решали экологические задания. В экологическом мероприятии приняла участие методист по экологии Загирова Алсу Миннулловна из Центра детского творчества. Она дружески пообщалась с учениками, ознакомилась с экологической деятельностью школы, дала им свои советы, ознакомила с новыми конкурсами. Уважаемые члены жюри - заместители директора Лилия Ханифовна и Разина Зиннуровна справедливо оценили деятельность ребят. В итоге победила дружба. Надеемся, что значимость этого природоохранного мероприятия будет отражена и в дальнейшей деятельности. Охрана природы - наш долг.
-
"Макулатура тапшыр - агачны коткар" дип исемләнгән экологик акция \ Экологическая акция "Дай макулатуру - спаси дерево" 28.11.2023
Макулатура җыю - агач гомерен саклау ул. Байсар мәктәп укучылары да "Маклатура бир - агачны коткар" дип исемләнгән акциядә бик актив катнаштылар. Бу акциядә балалар бакчасы да читтә калмады, алар да үз өлешләрен керттеләр. Барлыгы 800 кг га якын макулатура җыелды. Класслар арасында урыннар чыгарылды. 1 нче урында -1 һәм 3 нче класс, 7 нче класс, 2 нче урында - 5 һәм 6 нчы класс, 3 нче урында 2 һәм 4 нче, 8 нче класс. Шулай ук шәхси беренчелекне дә билгеләдек. 1 нче урында 66,4 кг макулатура алып килгән 1 нче класс укучысы Газетдинов Илдан, 2 нче урында 48,2 кг белән 7 нче сыйныф укучысы Фәрдиева Лияна, 3 нче урында 34,8 кг белән 3 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Самат.
Сбор макулатуры-это сохранение жизни дерева.Ученики Байсаровской школы также приняли активное участие в акции" Дай маклатуру - спаси дерево". В этой акции не остался в стороне и детский сад, они тоже внесли свой вклад. Всего было собрано около 800 кг макулатуры. Места между классами распределялись следующим образом. На 1 - м месте-1-й и 3-й классы, 7-й класс, на 2-м месте 5-й и 6-й классы, на 3-м-2-й и 4-й, 8-й классы. Также было определено личное первенство. На 1-м месте ученик 1-го класса Газетдинов Ильдан с 66,4 кг макулатуры, на 2-м месте ученица 7-го класса Фардиева Лияна с 48,2 кг, на 3-м месте ученик 3-го класса Рахматуллин Самат с 34,8 кг макулатуры.
-
Юл хәрәкәте имимнлеге буенча төбәкара семинар/Межрегиональный семинар по безопасности дорожного движения 28.11.2023
“Умырзая” балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтүдә традицияләр һәм инновацияләр" темасы астында төбәкара семинар-киңәшмә узды. Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга, шәһәрләренән ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдирләре һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Кунаклар юл хәрәкәте иминлеге буенча ата-аналар һәм педагоглар ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар. Чарада балалар катнашында рус һәм инглиз телендә әзерләнгән театраль эшчәнлекләр, спорт ярышы тәкъдим ителде. Семинарның пленар өлешендә Минзәлә, Тукай, Түбән Камадан килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Балалар бакчасында балаларның юл хәрәкәте иминлегегенә өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова балалар бакчасы эшчәнлегенә югары бәя бирде.
В детском саду “Умырзая" прошел межрегиональный семинар-совещание по теме “Традиции и инновации в обучении дошкольников и школьников безопасности дорожного движения". Опыт обучения правилам дорожного движения был предложен заведующим отделами пропаганды ГИБДД и воспитателям детских садов городов Тукай, Мензелинск, Нижнекамск, Агрыз, Елабуга. Гости ознакомились с выставкой поделок родителей и педагогов по безопасности дорожного движения. На мероприятии были представлены театральные постановки на русском и английском языках с участием детей и спортивный досуг. На пленарной части семинара выступили гости из Мензелинска, Тукая, Нижнекамска. В детском саду состоялся обмен опытом по обучению детей безопасности дорожного движения. Руководитель территориального управления государственного бюджетного учреждения безопасности дорожного движения в г. Набережные Челны Резеда Гильмутдинова дала высокую оценку деятельности детского сада.